Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

Елмаеп алыйк әле (16+)

мәзәкләр

Ире хатынына:
– Мин киләсе якшәмбегә театрга билет алдым. Бәлки сиңа, гомереңдә бер тапкыр булса да, соңга калмас өчен, бүген үк киенә башларгадыр?
***
Хатыны иренә:
– Күз алдына китерәсеңме, кичә чүп чыгардым, карасам, контейнер янында өр-яңа туфлиләр! Киеп карадым, минем үлчәм. Алып кердем. Бүген эштән кайтып киләм, подъездда чәшке тун эленеп тора, тагын киеп карадым, килешә, алып кердем.
Ире: «Син бигрәк "везучий" кеше. Мин мендәр астыннан трусик таптым, анысы да ике үлчәмгә зуррак!
***
– Россия студентларының стипендиясе нигә аз икәнен беләсеңме?
– Юк.
– Укып бетергәч, хезмәт хакы би-ик зур булып күренсен өчен!
***
Көз – шундый чор, син ваннага юыну өчен генә түгел, җылыну өчен дә кереп ятасың.
***
Пляжда маймыл тоткан фотограф басып тора. Моның янына бер ир килә: «Маймыл белән күпме тора?»
– Фотога төшүме?
***
Маршруткада әби бара. Аның каршында бер малай лач-лоч сагыз чәйни. Бераздан әби тегеңә иелә төшеп:
– Зерә син миңа боларны сөйлисең, улым, мин чукрак бит...
***
– Стюардесса, ник безнең самолет очыш вакытында дырык-дырык килә?
– Ә кем әйтте әле сезгә очабыз дип? Полоса җимерек, очып китә алмадык. Чиләбегә моннан нибары 10 чакрым, шулай гына барып җитәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев