Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

Елмаеп алыйк әле

Интернеттан алынган мәзәкләр.

* * * Бер кыз дәваханәгә егетенең хәлен белергә килә. Палата төбендә ак халатлы хатынны шәфкать туташы дип уйлап:

– Мин авыруны күрә аламмы?

– Ә сез аның кеме буласыз?

– Сеңлесе.

– Сезнең белән танышуыма шатмын, ә мин – аның әнисе.

* * * Химия дәресе. Укытучы:

– Мәйсәрә, синең сыекчаң нинди төстә килеп чыкты?

– Кызыл.

– Дөрес. Утыр, бишле.

– Сания, ә синеке?

– Алсу төстә.

– Бик үк дөрес түгел. Утыр, дүртле куям.

– Вәли, ә синеке нинди төстә?

– Кара. – Икеле. Балалар, тизрәк идәнгә капланып ятыгыз!

* * * Бер ир хатынына зарлана:

– Безнең малай тагын минем акча янчыгыннан акча урлаган...

– Нигә гел аны гаеплисең? Бәлки ул акчаны мин алганмындыр?!

– Анысы мөмкин түгел. Чөнки акча янчыгы бөтенләй буш калмаган...

* * * Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы:

– Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем?

– Кем?

– Укытучы.

– Каян белдең?

– Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев