Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

Елмаеп алыйк әле

Күтәренке күңел, көлү гомерне озайта, диләр.

“Башка бармыйм!”

Бала мәктәптән кайтып керә дә:

– Җитте! Моннан соң мәктәпкә ике аягымның берсен дә атламыйм!

– Ни булды?

– Укый белмим, яза белмим, сөйләшеп утырырга ярамый...

* * *

Хәтта су кимегән

Арттырып сөйләүнең төрлесе бар. Әнә бер балыкчы сөйли:

- Мин ул балыкны судан тартып чыгаргач, су ярты метрга кимеде!!!

* * *

Җавапсыз калмау бәласы

Автомагистральдә каракаршы ике машина килә...

Берсендә – хатын-кыз, икенчесендә – ир-ат. Ара якынайгач, ир-ат тәрәзәдән башын тыгып кычкыра:

– Сыер!

Хатын-кыз, әлбәттә, җавапсыз калмый. Тәрәзәдән башын сузып, артка таба каерыла-каерыла кычкыра:

– Син үзең хайван! ...

Һәм шул вакыт юл уртасында яткан сыерга килеп бәрелә.

* * *

Бер гамәлгә – ике төрле җавап

Прапорщик взводны тезеп куйганнан соң:

– Кайсыгызның кесәсендә пычак бар – бер адым алга!

Бер солдат чыгып баса.

– Афәрин, сиңа моның өчен ун көн ял!

Шул ук көнне солдат туган якларына кайтып китә.

Өч көннән прапорщик тагын взводка мөрәҗәгать итә:

– Кемнең кесәсендә пычак бар – бер адым алга. Елмаеп алыйк әле Бөтен взвод бер кеше кебек гөрс итеп алга атлый.

– Афәрин, хәзер барыгыз да бәрәңге әрчергә барасыз.

* * *

Күңелсезлек

Ир белән хатын тәрәзәдән лотереягә машина откан күршеләрен күзәтәләр.

Ире: – Болай да тормышта күңелсезлекләр муеннан иде. Җитмәсә, монысы да машина откан!

* * *

Китаптагы хата

Химия укытучысын реанимация палатасына китереп салалар.

– Автомобиль авариясенә эләктеңме? – дип сорый аннан күршесе.

– Юк ла... Китапта хата киткән...– дип җаваплый укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев