Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

Елмаеп алыйк әле

Елмаю, көлү, яхшы кәеф гомерне озайта

– Бетте баш!

– Ни булды?

– Кичә үземнең шоферым аша салым инспекциясенә бер кап конфет җибәрдем.

– Шуннан?

– Тышына шофер өчен “Тәрәзә янында утыручы симез хатынга бирерсең” дип язу кыстырып куйган идем. Шуны алмый гына тапшырган.

***

– Хәзрәт, сез үзегезне изге күңелле кеше дип саныйсызмы?

– Әлбәттә!

– Әгәр сез миллион сум акча белән тулы чемодан тапсагыз, аны иясенә кайтарып бирер идегезме?

– Әгәр ул чемодан фәкыйрь кешенеке булса, әлбәттә, кайтарып бирәм!

***

Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә алып кайта.

Әнисе, улын оялтмакчы булып:

– Әнә күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый, Фәнистән үрнәк ал! – дип тора икән.

Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайта.

Әнисе, гаҗәпләнеп:

– И улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит?

– Юк, әни, Фәнис икеле алды! – дигән малай.

***

Табиб авырыйм дип килгән бер ханымга телен чыгарырга кушкан да үзе рецептлар яза башлаган. Ахырда теге ханым:

– Духтыр әфәнде, ун минут буе телемне чыгарып торам, ә сез борылып та карамыйсыз, – дигән.

Табиб:

– Зыян юк, рецепт язган вакытта гына булса да сезнең сөйләшми торуыгыз кирәк, – дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев