Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

Елмаеп алыйк әле

Мәзәкләр интернет челтәрләреннән алынган

Мәхәббәт ул – акча...

– Синең белән танышкан көннән бирле юньләп ашый да, эчә дә, хәтта йоклый да алмыйм.

– Шул дәрәҗәдә гашыйк булдыңмы миңа, кадерлем?

– Гашыйк-машыйкларга акча да җитми башлады хәзер.

* * *

Тиеш булырсың... 

Берничә көнгә биш мең сум акча биреп тор әле.

– Миндә биш мең сум юк, өч мең генә.

– Ярый, өч мең булсын. Тагын ике мең тиеш булырсың.

* * *

Ярамый!

Бала мәктәптән кайтып керә дә:

– Җитте! Моннан соң мәктәпкә ике аягымның берсен дә атламыйм

! – Ни булды?

– Укый белмим, яза белмим, сөйләшеп утырырга ярамый...

* * *

Сыер бәласы.

Автомагистральдә кара-каршы ике машина килә... Берсендә – хатын-кыз, икенчесендә – ир-ат. Ара якынайгач, ир-ат тәрәзәдән башын тыгып кычкыра:

– Сыер!

Хатын-кыз, әлбәттә, җавапсыз калмый. Тәрәзәдән башын сузып, артка таба каерылакаерыла кычкыра:

– Син үзең хайван! ...

Һәм шул вакыт юл уртасында яткан сыерга килеп бәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев