Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

Елмаеп алыйк әле

Әйдәгез елмаеп алыйк әле.

Язып барыгыз!

Командирлары солдатларны бер рәткә тезә дә, әйтә:

– Әгәр сез боерыкны истә калдыра алмаслык дәрәҗәдә аңгыра булсагыз, минем кебек блокнот сатып алыгыз да, язып барыгыз.

Борчылма, үләрсең генә...

Ике хатын-кыз сөйләшә. Берсе:

– Кичә көзгене ваттым. Дөрес булса, хәзер бөтен эшем кирегә китә инде.

– Борчылма, ахирәтем, дөрес ырым түгел ул. Минем күрше дә көзге ваткан иде, эшләре бер дә артка китмәде, үзе генә трамвайга тапталып үлде.

Тор, хайван!

– Әгәр эшләпәгезгә утырсалар, ул кешегә ни дияр идегез?

– Күзең чыкмагандыр ич, тор, хайван, дип кычкырасың инде.

– Алайса тор, хайван! Минем эшләпәгә утырдың.

Мәхәббәт ул – акча...

– Синең белән танышкан көннән бирле юньләп ашый да, эчә дә, хәтта йоклый да алмыйм.

– Шул дәрәҗәдә гашыйк булдыңмы миңа, кадерлем?

– Гашыйк-машыйкларга акча җитми башлады хәзер.

Тиеш булырсың...

– Берничә көнгә 5 мең сум акча биреп тор әле.

– Миндә 5 мең сум юк, 3 мең генә.

– Ярый, 3 мең булсын, 2 мең тиеш булырсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев