Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

Елмаеп алыйк

Илсур Шакиров, Олы Мәңгәр авылы

Ялгыз юлаучы чүл буенча бара. Хәле юк, үлеп эчәсе килә, әйләнә-тирәдә эссе ком, кайнар һава. Кинәт каяндыр дөягә атланган гарәп килеп чыга.

Сусаудан үләр дәрәҗәгә җиткән юлаучы янына килеп, ул:

– Пиво эчәсеңме?

Мужик бераз уйлап торгач:

– М-м-м... Ә пиво салкынмы?

*** – Улым, син тиздән мәктәпне тәмамлыйсың, профессия сайларга вакыт. Әниең белән безнең сине табиб итеп күрәсе килә.

– Син нәрсә, әти! Мин бит чебенне дә үтерә алмыйм!

*** – Узган атнада мин: «Хатын эзлим», – дип гәҗиткә белдерү биргән идем. Инде бер капчык хат алдым.

– Нәрсә язалар соң?

– Барысы да: «Минекен ал!» – дип.

*** – О! Синең кардиограммаң менә дигән! Ритмы әйбәт, тигез.

– Бу кардиограмма түгел, ә врачның рецепт язуы...

*** Әгәр иргә начар булса – ул хатынын эзли. Әгәр иргә яхшы булса – аны хатыны эзли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Маладис,Илсур дус!!!