Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

Елмаеп алыйк

Әй, сиңа өйләнеп дивана булдым мин. Акыллы кеше авылыгыздан сарык та алмый бит.

Укытучы укучының өй эшен тикшергәннән соң:

- Бер генә хата да юк. Әйт дөресен, бу юлы әтиеңә кем булышты?

***

- Иптәш курсант, нәрсә әйтмәкче идегез? Басыгыз! Ябыгыз авызыгызны! Утырыгыз!

***

Суд бара.

- Югары белем дипломын сез кайдан сатып алдыгыз?

- Таптым. Юлдан.

- Ничек инде таптыгыз? Анда бит сезнең исем-фамилиягез язылган?!

- Язылса ни!

- Алай туры килүе мөмкин түгел!

- Ә кем әйтә мөмкин дип? Паспортны мин диплом тапканнан соң сатып алдым.

***

Бер туташ радиога шалтырата:

- Кичә мин урамда акча янчыгы таптым. Аның эчендә 5 мең сум акча һәм Гали Вәлиев исеменә визит карточкасы бар иде.

- Нәрсә әйтмәкче идегез?

- Аның өчен берәр матур җыр куя алмассызмы икән?

***

Китәргә исәбендә дә булмаган кунак – хуҗага:

- Карале, сәгать ничәләр бар икән инде хәзер?

Хуҗа, пулеметтан аткан кебек:

- 23 сәгать 25 минут 8 секунд булып китте!

***

Тегүче – заказ бирүчегә:

- Сез өйләнгәнме?

- Әйе, өйләнгән.

- Ул чагында язып куябыз: пиджак аслыгына яшерен кесә тегәргә кирәк.

***

Оныгы:

- Бабай, пенсиягә кадәр 1000 сум акча биреп тор әле. - Нинди пенсиягә кадәр? Сиңа бит әле 12 яшь тә тулмаган!

- Әбинең пенсиясенә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев