Хуҗа Насретдин мәзәкләре
ХАННЫҢ ЯВЫЗЛЫГЫНА ҖАВАП
Бервакыт явыз хан салым җыючысының эшен тикшерергә керешкән. Аның халыктан салымны аз җыюын, кенәгәгә дөрес язып бармавын белгәч, хан бик яман котырынган һәм салым җыючысын исәп-хисап кенәгәләрен ашап бетерергә мәҗбүр иткән. Үзен төрмәгә яптырган. Шуннан сон, хан салым җыючы итеп Хуҗа Насретдинны билгеләгән.
Бер кадәр вакыт үткәч, хан Хуҗаны да чакырткан һәм «исәп-хисап кенәгәләрен дә алып килсен», – дип әмер биргән. Хуҗаның, исәп-хисап эшләрен кенәгәгә язмыйча, юка гына итеп көлгә күмеп пешергән төче икмәккә язганын күргәч, ханның, бик ачуы килгән:
– Син нәрсәгә язгансың! Безнең, илдә кәгазь юкмыни? – дип кычкырган.
– Дан булсын ханга, мин синең ачуланачагыңны һәм миңа да кенәгәләр ашатачагыңны алдан ук белеп тордым. Бәхетсезлеккә каршы, мин синең элекке салым җыючың кебек кенәгәләр ашый алмыйм. Шуның өчен тиешле чараны алдан ук күреп килдем, – дигән Хуҗа.
БОЗАУ ВАКЫТТА УК
Беркөнне хан:
– Минем янга Хуҗа Насретдинны җибәрегез. Аның белән атка менеп бераз ярышып алырбыз, – дигән. Хуҗага бу хәбәрне ирештергәннәр.
Хуҗаның бер карт үгезе бар икән. Ул әлеге үгезне иярләп өстенә атланган да хан чакырган җиргә киткән. Җыйналган халык, Хуҗаның үгез белән килүен күреп, көлешә башлаган. Хан, Хуҗага карап:
– Әй, Хуҗа, ни өчен син үгезгә атландың? – дип сораган.
Хуҗа:
– Бу үгезнең бозау вакытта бик кызу чапканын күргәнем бар иде, аны ат та куып җитә алмый торган иде, – дигән.
ХУҖА ОСТА АТУЧЫ
Яз көне солдатлар атарга өйрәнү өчен далага чыкканнар. Аксак Тимер солдатлар белән бергә Хуҗаны да алып чыккан. Сүз уңаенда Хуҗа кайчандыр үзенең яхшы атуы турында әйткән. Тимер, моны ишеткәч, Хуҗага җәясеннән атарга кушкан.
Хуҗа, атарга теләмәсә дә, патша кушкач җәясен тартып укны атын җибәргән. Ләкин угының читкә тайпылуын күргәч, Хуҗа: «Сугыш башлыгы менә шушылай ата торган иде», – дигән. Аңа тагын бер ук биргәннәр, анысы да читкә киткән. Бу юлы Хуҗа: «Кала башлыгы менә шушылай ата торган иде», – дигән.
Өченче ук көтмәгәндә төзәгән җиргә барып кадалгач, ул, масаеп: «Хуҗа абзагыз менә шушылай ата», – дигән.
ХУҖА ҺӘМ ПАТША ХАТЫНЫ
Бер патша үзенең хатынын бик ярата икән. Шуннан файдаланып хатыны дәүләт эшләренә катнаша торган булган. Патша тирәсендәге түрәләр бу хәлдән ничек котылу турында Хуҗага мөрәҗәгать иткәннәр. Хуҗаның акыллы киңәшеннән соң патша хатыны дәүләт эшенә катнаша алмый башлаган. Патша хатыны бу эшнең Хуҗа Насретдин киңәше белән эшләнүен сизгән һәм Хуҗадан үч алырга булган. Иң элек Хуҗаның хатынын үз ягына аударган. Көннәрнең берсендә патша хатыны Хуҗаны хатыны белән парлап кунакка чакырган.
Ашап-эчеп, кәеф-сафа корып алгач, Хуҗаның хатыны иренә стенада эленеп торган иярне алып бирергә кушкан. Ул, патша хатыны белән алдан сөйләшеп кую буенча, Хуҗаны кызык итмәкче булган икән. Иярне китергәч, Хуҗаны иярләгән дә аның өстенә менеп атланган. Хуҗа, ишәк кебек, акыра-бакыра, тибешә-тибешә бүлмә буйлап чаба башлаган. Патша, үзенең хатыны белән бу кызыклы күренешне ишек ярыгыннан карап торган, эчләре катканчы көлгәннәр.
Бераздан патша белән хатыны бүлмәгә килеп кергәннәр. Патша: «Йә Хуҗа, бу ни эшләвең синең?» – дип сораган икән, Хуҗа бер дә аптырамыйча болай дигән: «Бу хәлне үз күзең белән күрүең бик яхшы булды әле, падишаһым. Мин бит сиңа дәүләт эшенә хатыныңны катнаштырма, хатын аркасында минем кебек түбәнлеккә төшмә, дип гел әйтеп киләм. Без ил башлыгы түгел. Без ни эшләсәк тә, аннан берәүгә дә зарар килми. Ә менә синең хатыныңның үзеңне иярләп, дәүләт эшенә тыкшынуы, ай-һай!»
Хуҗаның бу сүзләреннән соң патша идарә эшен саграк алып бара башлаган. Ә патша хатыны Хуҗадан үчен ала алмаган.
Интернет челтәреннән (tazbash.ru) алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев