Әтнә таңы

Хуҗа Насретдин мәзәкләре 2

(tazbash.ru)дан алынды

Реклама

КЕМ КАНӘГАТЬ
Берзаман Хуҗа Насретдин шундый игълан биргән: «Кем дә кем байлыгына канәгать-риза икәнлеген миңа килеп игълан итсә,  шуңарга ишәгемне бүләккә бирәм»,  –  дигән.
Бу хәбәрне губернаторга җиткерәләр. Ул Хуҗа янына килә дә:
– Якын тирәдә миннән бай, байлыгына канәгать кеше юк.  Шулай булгач, ишәк минеке, -  ди.
– Гафу ит, –  дип җавап бирә Хуҗа Насретдин. –  Байлыгыңа тулысынча рази булсаң, кеше ишәген алырга килмәс идең.
 ИКЕ ИШӘК ЙӨГЕ
Патша үзенең вәзире белән ауга чыккан икән. Көн эссе булганлыктан, икесе дә киемнәрен салып хезмәтчегә күтәрткәннәр. Боларга юлда Хуҗа Насретдин очраган.
– Кара әле, Хуҗа әфәнде, безнең хезмәтчебез нинди көчле! Ул җилкәсенә бер ишәк йөген күтәреп бара, – дигән вәзир Хуҗага.
Хуҗа исә:
– Юк, вәзир әфәнде, артыграк. Хезмәтчегез ике ишәк йөген күтәргән,  – дигән.
КАЗ ҺӘМ ХУҖА
Бер кичне, Хуҗа үзенең дусты белән эштән кайтып килгәндә, мулла өенең чардагында эленеп торган казны күргәннәр һәм баскыч куеп аны алырга маташканда, аларны пристав күреп:
– Сез монда нәрсә эшлисез? –  дип сораган.
Хуҗа аңа серне белдермәскә теләп:
– Менә бәйрәм хөрмәтенә мулланың чардагына бер каз элеп калдырырга булдык, –  дигән.
Пристав моңа гаҗәпләнеп:
– Әфәнде, туктагыз әле, иртәгә хәтле сезнең казыгызны караклар урлап китүе бар бит. Минемчә, төнгә каршы каз калдыру кирәкмәс иде, –  дигән.
Хуҗа, приставның мондый җылы сүзен ишеткәч, дустына карап:
– Чынлап та, төнгә каршы нигә без бу казны монда калдырабыз әле? Хәзер алып кайтыйк та, иртәгә китерербез, –  дип, мулланың казын алып киткәннәр.
МИНЕ ТЫҢЛАМАС УЛ
Хуҗа шәһәр башлыгы белән ачулы булган икән. Көннәрнең берендә шәһәр башлыгы үлеп киткәч, Хуҗага әйткәннәр:
– Йә әфәнде, безгә килеп мәрхүмгә җеназа укысана!
Хуҗа риза булмаган:
– Юк иңде, сез башка бер кешедән укытыгыз, мәрхүм миңа дошман иде, мине тыңламас ул, –  дигән.
АПТЫРАП КАЛМАГАН
Казый берәүне хөкем иткәндә, Хуҗаны шаһит итеп чакырганнар. Хуҗадан сорау алу вакыты җиткәч, гаепләнүче кеше мөрәҗәгать итеп:
– Казый әфәнде! Бу кешене шаһит итеп кабул итмәгез, чөнки аның җитәрлек малы була торып та, хаҗга барудан качып йөри,  –  дигән.
– Бу кеше ялган сөйли, –  дигән Хуҗа казыйга. -  Минем хаҗда булганым бар.
Казый, моның дөресме икәнен белмәкче булып:
– Яхшы, әгәр дә хаҗда булгансыз икән, әйтегез әле, Зәмзәм суы коесы кайсы җирдә казылган? -  дип сораган.
– Мин хаҗга барганда, бер төркем гарәпләр, зәмзәм суы коесын кайда казыйк икән дип, уңайлы урын эзләп кенә йөриләр иде әле,  –  дип җавап кайтарган Хуҗа.
ИШӘК КАЗЫЙ БУЛГАН
Беркөнне Хуҗа ишәген югалткан. Эзләп йөргәндә бер кешене очратып:
– Әфәндем, минем ишәгемне күрмәдеңме? – дип сорагач, теге кеше:
– Мин аны күрше шәһәрдә казый булган дип ишеттем, – дигән.
Хуҗа:
– Булыр, булыр, чөнки шәкертләргә дәрес биргәндә колакларын торгызып бик ихлас белән тыңлый, –  дигән.
НӘРСӘСЕН ЮГАЛТСЫН
Хуҗага:
– Синең күршеңдәге казый акылыннан язган, – дип әйткәннәр. Хуҗа уйга калган. Теге кешеләр:
– Нигә алай уйга калдың,  Хуҗа? -  дип сораганнар.
Хуҗа аларга:
– Минем күршедәге казый  тумыштан  ук акылсыз  иде, ул  нәрсәсеннән язды икән? Шул турыда уйлыйм,  – дигән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: