Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

Хуҗа Насретдин мәзәкләре16+

(tazbash.ru)дан алынды

БЕРЕНЧЕ АҢГЫРА
Бервакыт сәүдәгәрләр патшага яхшы юртак атлар китергәннәр. Бу атлар патшага бик ошагач, аларны ул сатып алган да, сәүдәгәрләргә тагын да ике йөз мең сум акча биреп, тагын шулхәтле юртак атлар китерергә кушкан. Ә сәүдәгәрләр, акчаны алгач, патшага башларын иеп, эчтән генә көлешеп, чыгып киткәннәр. Моңа бик күп вакыт үткән, инде сәүдәгәрләр кире килмәгәч, патша Хуҗаны чакыртып алган да аңа:
– Миңа илемдәге барлык аңгыра кешеләрнең исемнәрен язып бирсәңче, – дигән.
Хуҗа, озак уйлап тормыйча, эчтән көлеп:
– Мин инде, падишаһым аны яздым да, –  дигән.
Патша, моңа шаккатып:
– Шулай ук тизме? Алайса, шуны әйт син миңа, бездә беренче аңгыра кем була соң? –  дип сораган.
– Син үзең буласың, падишаһым, – дигән Хуҗа. Патшаның моңа ачуы килеп, Хуҗадан:
– Нигә мин булыйм, ди? – дип сорагач, Хуҗа аңа:
– Сәүдәгәрләрдән бер нәрсә алмыйча, аларга ике йөз мең сум акча биреп җибәрдең, шулай түгелме?
– Шулай, – дигән патша.
– Алар сиңа атлар китерер дип уйлыйсыңмы? – дип сораган Хужа.
– Ә китерсәләр ни эшләрсең? – диген патша.
– Бу исемлектән синең исемеңне сызып, сәү­дә­гәрләрнең исемнәрен язачакмын, – дигән Хуҗа.
ШӘҺӘР БАШЛЫГЫ ҺӘМ ХУҖА
Борын заманда бер бик усал шәһәр башлыгы булган. Ул үзенең каты хөкеме белән шәһәр халкын бик газап­лаган. Бу кеше бер көнне Хуҗа Насретдинны чакырган да: «Мин сине яхшы аучы дип ишеттем, Хуҗа. Син ау этләрен дә яхшы таныйсың икән. Миңа бик яхшы йөгерек эт табып китер, аның җиңеллеге – җил кебек, ә гәүдәсе –  ук кебек нечкә булсын», – дигән.
Икенче көнне Хуҗа бу кешегә бик юан, көчкә-көчкә генә атлап йөри торган бер эт алып килгән.
– Син нәрсә, миннән көлмәкче буласыңмы? Мин сиңа җиңел, йөгерек эт китерергә куштым бит, – дип ачуланган шәһәр башлыгы.
– Борчылма. Синең кулда бу эт бер атнадан мамыктан җиңел, тал чыбыгыннан нечкә булып калыр, – дигән Хуҗа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев