Хуҗа Насретдин мәзәкләре
ХУҖА ИШӘКНЕ УКЫРГА ӨЙРӘТКӘН
Патшага бик шәп ишәк бүләк иткәннәр. Патша сараенда ул ишәккә сокланмаган кеше калмаган, һәрберсе аны мактаган. Бу вакыт Хуҗа Насретдин да патша сараенда икән. Сөйләргә аңа чират җиткәч, ул патшага болай дигән:
– Бу ишәкнең сәләтлелеге шулкадәр зур ки, мин аны укырга өйрәтә алам. Бу эш өчен миңа нибары өч ай вакыт кирәк булачак, – дигән.
Патша, моңа бик гаҗәпләнеп:
– Яхшы, әгәр дә өч ай эчендә син аны укырга өйрәтсәң, мин сиңа мең сум бирәм. Әгәр дә өйрәтә алмасаң, сине суга батыртып үтертәчәкмен, – дигән.
Казна тарафыннан ишәкне укытырга бирелгән акчага Хуҗа Насретдин өч ай буе рәхәтләнеп көн иткән. Айлар үткән, тикшерү көне килеп җиткән. Әлегә кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән хикмәтне карарга дип, шәһәрдәге барлык халык сарайга җыелган. Хуҗа Насретдин үзенең «укучысын» түгәрәкнең уртасына алып кереп, өстәл янына бәйләгән дә ишәкнең борыны төбенә генә бер Коръән куйган. Бар да тын калганнар.
Шунда көтелмәгән бер гаҗәп эш булган: ишәк Коръәннең тышын тешләгән дә ачып җибәргән. Үзе китапның бите буенча борынын йөртә һәм иреннәрен селкетә икән. Шулай бер битне укып бетергәч, ишәк икенче битне ачкан һәм «укырга» тотынган.
Барысы да утырган урыннарында шаккатып калганнар. Ә ишәк һаман үзенең «укуын» дәвам иткән...
Ниһаять, патша түзмәгән, урыныннан торган да:
– Хуҗа әфәнде, син үз өстеңә алган бурычыңны тулысы белән үтәп чыккансың, ишәгем укырга өйрәнгән икән – дигән дә Хуҗага тагын мең сум акча биргән.
Хуҗа үз урынына утыргач, аңар берьюлы дөнья кадәр сорау яудыра башлаганнар:
– Әйтегез әле, Хуҗа, бу авыр эшне сез ничек башкарып чыктыгыз?
– Аны укытканда сез нинди юллар кулландыгыз?
– Ишәкнең ялкаулыгы аркасында сезгә күп җәфа чигәргә туры килмәдеме?
Хуҗа Насретдин никтер берни дә эндәшми икән. Шулчак муллаларның иң зурысы:
– Менә, җәмәгать, күрәсезме Коръәннең изгелеген! Хәтта аңгыра хайванга да аның кодрәте җитә. Алла сүзләре аны да буйсындыра, – дигән.
Аңа каршы Хуҗа:
– Бу эш бик гади. Алла сүзләренең монда бер тиенлек тә ярдәме тимәде. Мин китап битләре арасына солы салдым, ишәк шуны ашады, – дигән.
ХУҖА ИЯРГӘ АТЛАНГАН
Патша Хуҗага:
– Менә шушы атка атланып, ияреңнән төшмичә генә, вәзирне чакырып китер, – дип боерган.
Хуҗа: «Яхшы», – дип, атка атланып, вәзирнең өенә барып койма аша караса, аның бакчада ике кунак белән пылау ашап, күңел ачып утырганын күргән. Патшаның боерыгын истә тотып, Хуҗа тиз генә атыннан төшкән дә, ияргә атланып, вәзир янына кергән.
Вәзир Хуҗаның коры ияргә атланып килүен күргәч, аннан көлеп:
– Бу ни эшең, Хуҗа? – дип сораган.
– Патшаның боерыгы шундый иде, – дигән Хуҗа.
Вәзир Хуҗага, пылау ашарга утыр, дигәч, Хуҗа ияргә
атланган килеш кенә пылау ашаган. Шуннан соң гына патшаның боерыгын вәзиргә белдергән. Вәзир Хуҗаны шелтәләп:
– Аны пылау ашамас борын ук әйтсәң ни була! Соңга калып баргач, патша ачуланыр бит! – дигән.
Хуҗа аңа: «Патша ачуланса ачуланыр, ашалмый калган пылау ачуланмасын, дидем. Патшага аның боерыгын бозмыйча сезгә белдерүемне үзең әйтерсең инде», – дигән.
ЙӘ ПАТША, ЙӘ МИН
Хуҗа Насретдин патшаның яраткан ишәген укырга-язарга өйрәтергә керешкән.
– Ун елдан соң бу ишәк безнең мулладан да акыллырак булыр, – дигән Хуҗа.
– Яхшы-яхшы, – дигән патша. – Мин сиңа бу хезмәтең өчен аена йөз алтын түләрмен. Әгәр дә ун елдан соң ишәк укый белмәсә, башыңны өздерермен.
– Бир кулыңны, – дигән Хуҗа.
Хуҗаның дуслары аңа:
– Син нишләдең? Бер дә юкка һәлак буласың бит. Ишәкнең укырга-язарга өйрәнгәнен кайда күргәнең бар? – дигәннәр.
– Ахмаклар! – дип көлгән Насретдин. – Ай саен йөз алтын, шуның өстенә хуҗалыгыңда менә дигән ишәк. Ул күпләрнең төшенә дә керми бит. Минем башым әрәм була дип бер дә кайгырмагыз.. Ун ел эчендә йә патша, йә мин, йә ишәк – өчебезнең беребез үлгән булыр, – дигән.
(tazbash.ru)дан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев