Әтнә таңы

мәзәкләр

"Чаян" журналыннан алынды.

Яңа елга каршы төндә әнисе кечкенә улына йокларга ятырга куша:
– Әнә, күр әле, телевизордагы апа да чишенеп бетте инде...
***
Бик тә ябык акционерлык җәмгыятендә мондый белдерү элгәннәр: "Кыш бабайны өегезгә чакырырга теләсәгез, безгә телефоннан шалтыратыгыз: сезгә җылылык бирү шул мәлдә үк туктатылачак".
***
– Яңа ел уңаеннан Фәридә белән нишләргә уйлыйсыз?
– Килә бирсен, дип килештек.
***
Бер агайга 31 декабрьда телефоннан шалтыраттылар. Ул төребкәне ала.
– Әйе. Рәхмәт, сезне дә шулай ук. Рәхмәт, сезгә дә шул ук. Рәхмәт, сезне дә шунда ук!..
***
Ишек шакыйлар. Башта бик тә кәефле Кыш бабай, аннары таза тәнле өч Кар кызы килеп керә.
– О-о, Кыш бабайны озата йөрүчеләр менә нинди дәү гәүдәле икән хәзер! – дип гаҗәпләнә хуҗа.
Бер Кар кызы болай җавап бирә:
– Ә син, унлап йортта булганнан соң, бу албастыны үзең генә җилкәңә салып йөреп кара әле!..
***
– Яңа елны ничек каршыладың?
– Бүләк кебек...
– Моны ничек аңларга инде?
– Төн буе чыршы төбендә аунаганмын...
***
Утыз минуттан сәгать уникене сугачак. Тулы сумкалар күтәргән ир белән хатын буш урамнан кайтып баралар. Аларның каршына янәшәдәге йорттан йөзе җимерелгән бер абзый килеп чыга.
– Менә күрдеңме инде, – ди ир хатынына, – кешеләр инде күңел ачалар, ә син бөтенесен соңгы минутка калдырасың!
***
Германиядәге һәм Япониядәге әфәнделәр! Машиналарыгызны саклабрак йөртә күрегез! Аларда безнең дә йөрисе бар ич әле!
***
Ике яңа байгура сөйләшә.
– Синең соңгы сәүдә килешүеңнең нәтиҗәсе ничек булды?
– Шәп-шәрә ди­гән­дәй кал­дыр­ды­лар. Әйтеп тордым ич мин сиңа, бан­дитлар алар, дидем, ә син "Юридик зат­лар, юридик зат­лар..." дип якладың.
***
Яшьләр җыр-инструменталь ансамбле аулакта­гы бер авылга ял итәргә бара. Йорт хуҗабикәсе оялып кына:
– Ой, сез музыкантлармы? – дип сорый.
– М-да, – ди егетләрнең берсе, – музыкантлар.
– Ой, сез Мәскәүнең үзеннән үкме?
– М-да, без Ма-асквадан!
Хуҗабикәнең төсе-йөзе кинәт үзгәрә:
– Юынгычка чәптер итмәгез!
***
Чит ил кешесе, Россиягә килгәч, бер хәлгә аптырап кала: "Нигә монда коймаларны тактадан коралар да йорт җиһазын пычкы чүбеннән ясыйлар икән?"
***
Бомж икенчесенә кунакка килә. Ә тегесе күгәргән икмәк сыныгына сып-свижий сыр куя.
– Син нәрсә кыланасың? Буржуй, мондый сырны каян алдың?
– Бушка килде ул миңа.
– Маташтырма! Түләүсез сыр тәбедә генә була.
– Соң, тычканга куйган тәбедән алдым да инде мин аны.
***
– Нигә соң миңа гел тинтәкләр дә юньсезләр белән аралашырга туры килә икән?
– Адәм рәтлесе сине биш чакрымнан урап узганга күрә инде...
***
Түләүле поликлиникадагы белдерү. "Без сезнең барлык авыруларыгызны "эх" дигәнче дәвалыйбыз. Сез шушы ике счетны "эх" тә итмичә түләргә генә тиеш".
***
Җирдән җибәрелгән чираттагы аппарат Марс өстенә барып төшә. Марстагы кабул итү пунктла­рын­да металл вакытларына бәяләр коточкыч кими.
***
Саран бәндәнең куен дәфтәреннән: "Яңа елны шәп каршыладым, берәүгә дә бер нәрсә дә бүләк итмәдем".
***
Бер буйдак агай картаймыш көнендә төш табибына күренергә бара. Хатын-кыз табибә аны бик игътибар белән, мәрхәмәт күрсәтеп карый, агайның сөенеченнән хәтта яшьләре атылып чыга.
– Ни булды? Нигә елыйсыз? – дип сорый күңеле нечкәргән табибә.
– Менә хәзер генә гүзәл-ягымлы хатын белән таныштым, тик авызда тешләрем калмады шул...
***
Кибеттә сакал-мыек баскан бер абзый касса тирәсендә болгана һәм, һәр сатып алучы хатынны туктатып:
– Кызым, илле тиен генә бир... ярдәм итче... – дип теләнә.
– И-и туйдырдың да соң! – дип кычкыра аңа сатучы. – Көн саен шушында болганасың-тулганасың бит син!
– Көн саен түгел, – дип каршы килә абзый. – Пенсия беткәч кенә...

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: