Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

мәзәкләр

– Ә минем интернет бушка һәм лимитсыз!

– Ничек алай?
– Минем әти оста бит. Интернет керткән вакытта ул өстә яшәүче күршеләр белән сөйләште: бергә кертәбез һәм җөп айларда – сез, так айларда без түлибез дип килеште.
– Ну?
– Аннары астагы күршеләр белән сөйләште: так айларда – сез, җөп айларда без түлибез дип...
***
– Әти, әйдә, циркка барыйк әле!
– Вакытым юк, эш күп.
– Малайлар әйтте, анда бер шәрә апа юлбарыс өстенә атланып йөри ди.
– Һм... Шулай дисеңме?.. Ярый, барыйк, күптән юлбарыс күргән юк алайса.
***
Кичке күктә самолет оча. Берзаман "шарт" иткән тавыш ишетелә. Стюардесса пассажирлар янына чыга:
– Бер дә борчылмагыз, безнең бер двигатель сафтан чыкты, хәзер калган икесе белән очабыз, ләкин 1 сәгатькә соңга калачакбыз.
Бераздан тагын шакылдаган тавыш. Стюардесса кабат чыга:
– Икенче двигатель дә сафтан чыкты, борчылмагыз, бер двигательдә очабыз, ләкин 2 сәгатькә соңга калачакбыз.
Тиздән тагын шакылдау. Стюардесса:
– Өченче двигатель дә сафтан чыкты...
Шулчак бер пассажирның канәгатьсез тавышы ишетелә:
– Нәрсә, төне буе очачакбызмыни инде хәзер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев