Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Бергә барыбер җиңелрәк...

8 июль, бүгенге көн - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп утелә.

Менә шушы уңай белән  Яңа Әтнә мәдәният хезмәткәрләре Олы Әтнәдә һәркемгә үрнәк булырлык гаилә -  Зиннәтов Мингазиз Зиннәт улы белән Зиннәтова Зәмзәмия Хашим кызы белән очрашып, аларның яшәү рәвешләре белән танышып, гаилә ныклыгының  сере нидә икәнлеген сораштылар.

     Зиннәтовлар 1968 елның 8 апрелендә гаилә  корып, 51 ел бергә тату гомер итәләр. "Ярты гасырдан артык яшәгәнбез икән инде, әле кичә генә гаилә корган күк. Аның авырлыклары да аз булмады инде, бергә булгач сизелмәгән, шатлыклары күбрәк, " - дип гомер юлларын искә алдылар ир белән хатын икәүләп.

  Ике бала устереп, 4 онык, 6 оныкчыгының куанычын куреп, алар шатлыгына сөенеп  яшәп ята алар.  Җәмагать эшләрендә дә бик теләп катнашалар,  бик активлар. Бер карасаң  - китапханәдә, икенчесендә - урам бәйрәмендә, күрше авыл мәдәният йортларын да ят итмиләр... 

   Район тормышына да, тарихыбызга да битараф түгел. Әнә   ике як нәселләрен  дә кертеп,  310 кешедән торган шәҗәрә төзегән Мингазиз Зиннәт улы.

Тормыш юлында күп кенә дәрәжәле кешеләр белән очрашкан, куп санлы буләкләр белән буләкләнгән. Гади дә, кунакчыл да әлеге гаилә. Капка алдыннан  ук үскән төрле агачлар, үсемлекләр, чәчәкләр әлеге гаиләнең тырышлыгын  курсәтә.  Заманында бик оста урманчы да булган  Мингазиз Зиннәт улы. Зәмзәмия апаның гаиләдәге урыны да бәхәссез. "Гел җәмәгатемнең кайгыртуын тоеп яшим, бик сабыр ул", -ди Миңгазиз абый хатынын мактап. Балалары да үзләре кебек итәгатьле.
     - Киләчәктә дә гаиләгезнең кадерен белеп, аны тагын да ныгытып, балаларыгызнын, оныкларыгызнын куанычын куреп яшәргә насыйп булсын,- дип котлап кайттык ди  Яңа Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева. 

 Гаилә көне белән сезне! Тигезлектә яшәргә насыйп булсын.

Алсу Гыйлаҗева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев