Галиевләр: агрономлыктан медицинага адым
Тормыш шундый ул: еш кына үзең теләгәнне икенче планга куеп, язмыш язганны башкарырга туры килә.
Борын-борыннан ук ата-бабайларыбыз ниндидер бер хезмәтне якын күреп башканы сайласалар да, аны намус белән башкарганнар. Әмма күп еллар узгач, хәтта күп буыннар алышынгач, балалары, оныклары алар якын иткән теге эшне сайлаган очраклар бар. Районыбызның Түбән Шашы авылында да әнә шуңа охшаш хәл белән таныштырдылар.
Биредә яшәүче Галиевлар гаиләсе турында ишетмәүчеләр, белмәүчеләр сирәктер. Гаилә башлыгы Зөлфәт Фирдәвес улын һәм аның җәмәгате Хәмдия Җәүдәт кызын җитәкче һәм укытучы буларак күпләр белә. Ә бит, беренче чиратта, агрономнар алар. Әтиләре, мәрхүм Фирдәвес абый исә, республиканың данлыклы агрономы иде, урыны җәннәттә булсын.
Зөлфәт
– Әти “Искра” күмәк хуҗалыгында 49 ел агроном булып эшләде. Үз эшенең чын фанаты булды. Хәтерлим әле, заманында ул җигеп йөргән ат та “Агроном” кушаматын йөртте. “Икмәкле булыйм дисәң, басу серен, туфрак серен өйрән син, улым. Һәр басуның үз үзенчәлеге бар”, диеп, сынап карый торган серле урыннарны, хәтта басуның кайсы өлешенә карап уңыш чыгышын билгеләргә мөмкин булуын өйрәтте ул. Гади колхозчы булып, төрле эшләрдә эшләгән әнием Илбираның ярдәме зур булганга күрә, әтинең эше гел уң барды, – дип саный Зөлфәт Галиев.
“Апам да, сеңлем дә – педагоглар. Ә мин үзем, баштарак, медицина өлкәсенә укырга керергә теләдем”, – ди. Кечкенәдән әтисе белән басу-кырларга чыгып, сокланып, хозурланып йөргән, шунда беренче хезмәт чыныгулары алырга өлгергән егет, акрынлап фикерен үзгәртә – мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Ике ел армия хезмәтен үтәп кайткач, укуын шунда ук дәвам итә, булачак җәмәгате Хәмдия Җәүдәт кызы белән таныша. Институтны тәмамлап кайткан яшь белгеч башта “Искра” күмәк хуҗалыгына бухгалтер итеп эшкә алына, 22 ел “Күңгәр” күмәк хуҗалыгын җитәкли, бүгенге көндә Әтнә районы пенсия фонды җитәкчесе. Кайда гына эшләсә дә, Зөлфәт Фирдәвес улы кеше факторын алгы планга куя, үзенең эш принципларына тугры кала: эшләгән кешеләргә, мөрәҗәгать белән килүчеләргә уңайлыклар тудыру мөһим дигән фикердә ул.
Хәмдия
– Мин дә медицина юлыннан китә яздым, – ди Хәмдия Галиева. Мәктәптә укыган чорда миң бабаемның шәфкать туташы вазифаларын башкара идем. “Кулларың йомшак синең, бик шифалы, табиб булырсың әле, кызым”, – дия иде ул. Әмма үзем кечкенәдән үк агроном булырга хыялландым һәм шуны сайладым да.
Күңгәр урта мәктәбендә укытучы Хәмдия Галиеваның 20 укучысы медицина университетына, 50дән артыгы медицина һәм фармацевтика көллиятләренә укырга кергән. Йөрәгендә яшеренгән медицина өлкәсендәге осталыгын шулай укучыларына сеңдерә, күрәсең. 25 ел мәктәптә эшләү дәверендә укучылары ирешкән нәтиҗәләр соклангыч: химия, биология, экология фәннәреннән Татарстанда гына түгел, Идел буе, Бөтенроссия олимпиадаларында һәм конференцияләрендә күркәм күрсәткечләргә ирешәләр. Нәтиҗәләре укытучының портфолиосында саклана.
Илфат, Сәрия,
Инсаф
Ә менә балалары әти-әниләренең башлангыч теләкләрен тормышка ашырганнар – бүгенге көндә ике уллары һәм кызлары медицина өлкәсендә көч куялар. Агрономнарны һәм табибларны нәрсә бәйли, әлеге шәфкатьле һөнәр ияләренең фикер уртаклыгы нәрсәдә? Әллә ни зур сер юк: табиблар кешеләрне дәваласа, агрономнар җирне, үсемлекләрне дәвалый.
– Туганнары – Фәйзи абыйның (автордан –данлыклы Фәйзи абый Галиев ) оныклары – Олы Әтнә шифаханәсендә Ринат Мәхмүт улы танылган табиб-терапевт, МКДЦда Гөлшат Тәлгать кызы билгеле кардиолог булып эшлиләр. Безнең балаларның медицинаны сайлавында аларның да тәэсирләре зур булды. Кечкенәдән бик аралашып үстеләр, хәзер дә үзара киңәшләшеп эшлиләр, – диләр әти-әниләре.
Белемгә сусаган уллары Илфат хирург, хирург-уролог сертификатлары ала. Казан Федераль Университеты клиникасының хирургия бүлегендә табиб-хирург булып эшли, КФУның хирургия кафедрасында укыта. Бабасы Фирдәвеснең хыялын тормышка ашырырга тели: фәнни эш белән шөгыльләнә – калкансыман бизгә операцияләрне камилләштерү өстендә эшли.
– Әни, авырып, урын өстендә ятканда, мин әле мәктәпкә укырга да кермәгән идем, тик аның сызланулары минем бүгенгедәй күз алдымда. Беренче укытучым Җәүһәрия апаның, кем булырга хыялланасың, дигән соравына: “Мин табиб булам, әнине аякка бастырам”, дип язган язмам әлегәчә саклана, – дип балачак хатирәләре белән уртаклаша уртанчылары – Казан шәһәренең 7нче санлы шифаханәсендә эшләүче табиб-терапевт Сәрия. Шифаханә җитәкчелеге тәкъдиме белән функциональ диагност белгечлеге алган, хәзерге вакытта аллерголог-иммунолог белгечлегенә укый.
Кечесе Инсаф мәктәптә укыганда медицина күзәтүе узарга дип, Әтнә шифаханәсенә китә. “Булды, әни, мин төгәл хәл иттем, Ринат абый кебек табиб булам”, – дип ишектән өйгә кайтып кергәндә кичке сәгать 6 була. Инсаф абыйсы юлыннан атлый, Казан шәһәренең 18нче санлы шифаханәсендә хирургия буенча ординатура тәмамлап ята. Үзе белән бергә укыган кызга өйләнергә дә өлгергән, җәмәгате Айгөл дә табиб, булачак эндокринолог.
Уникаль гаилә
– Дүртесенең бер өстәл артында медицина турында бәхәсләшеп сөйләшүләрен күрү шулкадәр рәхәт икән ул, - дип шатлана бәхетле ата-ана.
Тагын бер кызыклы факт – уникаль гаилә бу: биредә өч алтын медаль, өч кызыл диплом иясе яши, киленнәре дә шундый ук дәрәҗәләргә ирешкән. Мәктәптә укыган чорда ук Бөтенроссия фән олимпиадаларында призлы урыннар алып, районыбыз данын республикага таныткан балалар югары уку йортларында да үзләрен сынатмыйлар. Идел буе медицина университетлары студентлары арасында ел саен уздырыла торган олимпиадаларда 2 һәм 3 урыннарны яулауларын, Халыкара МедСкилл олимпиадасында “Көмеш МедСкилл”га ия булуларын ата-бабадан килгән зирәк акыл, белемгә омтылыш, фидакарь хезмәт нәтиҗәсе дип карарга кирәктер, мөгаен.
Моннан тыш, гаиләдә өч кеше “Атказанган” исеменә лаек: Фирдәвес абый – РСФСРның атказанган агрономы, Зөлфәт Галиев – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре һәм Хәмдия Галиева – Татарстанның атказанган укытучысы.
Менә шундый гаилә яши Түбән Шашыда. Гадел, тырыш, ярдәмчел һәм зирәк акыллы гаиләне күршеләре, туганнары, авылдашлары хөрмәт итә.
Фотолар гаилә
архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев