Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Нурания һәм Хәлим Рәүповлар: 64 ел иңне-иңгә куеп

«Тавышланган чаклар бик аз булды, беркайчан да гауга белән урамга чыкмадык»

1955 елның 27 августында гаилә учагын тергезеп җибәрәләр алар. Шул көннән туган авылларында матур итеп гомер кичерәләр. Алты балага тормыш бүләк иткәннәр.
Алар икесе дә тумышлары белән Әйшияз авылыннан.Гаилә башлыгы бөтен гомерен туган колхозына багышлаган кеше. Тырыш хезмәте өчен күпсанлы  Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән ул. Нурания ханым да лаеклы ялга чыкканчы үзләренең “Игенче” колхозында хезмәт куйган. Алар икесе дә тыл ветераннары. Бүгенге көндә балаларының кадер- хөрмәтендә гомер кичерәләр, оныклар үстерешәләр.
Рауповлар тиздән үзләренең 65 еллык тимер туйларын билгеләп уза. Тимер – ул нык һәм чыдам, димәк, чын мәгънәсендә бу датага туры килеп тора. Күп еллар янәшә булып, бер- берсен хөрмәт итеп, сабырлык белән яшәгән мондый гаиләләр чын мәгънәсендә татар халкының горурлыгы һәм олы хәзинәсе. Уртак мәхәббәт, ышаныч, тугрылык билгесе булган бу гаилә күпләргә үрнәк тә.
Нурания апаның әнисе теш алучы була. Әнә шундый шартларда беренче тапкыр күрә егет кызны. Армиядән кайткач, кабат очрата. Кыз башта каршы булса да, тора бара егетне тиң күрә башлый. Бүген инде бик мөлаем, сөйкемле өлкәннәр алар. Уллары Илфар гаиләсе белән яшиләр. Бер-берсенә булган хөрмәтләре, яратулары күз карашларыннан ук сизелә. Матур итеп яшәгәннәр, әле дә шундыйлар. Хәлим абыйның тормыш иптәшенең кулларыннан тотып: ”Бик яраттым, гомер буе яраттым”, – дип дәшкәне һаман күз алдымда тора. Теләкләре дә изге – һәркемгә, һәр гаиләгә үзләренеке кебек тигезлек, татулык тели алар. Шулай булсын да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев