Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Районыбызның үрнәк гаиләсе

«Изгелек» социаль үзәге күп бала тәрбияләүче, үрнәк гаиләләрне үзенең сайты битләрендә яктыртуны дәвам итә. Бу юлы фотода районыбызның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәтне һәм аның гаиләсен күрәсез.

"Балага туганнан соң дөрес тәрбия бирелсә, ата-ана үз бурычын намус белән үтәсә, һичшиксез, тормыш матур булыр. Балаларны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә Ислам диненең әһәмияте зур. Яхшыны – яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Балачакта барлыкка килгән әхлак кагый­дәләре кешене гомер буена озата бара. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, дигән бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин.
Олы Өшкәтә авылыннан Сәгъдиевлар балаларын әнә шуларны истә тотып тәрбияләргә тырышалар. Инсафлы, тырыш, дини гаиләдә 4 бала үсә", - дип хәбәр итә "Изгелек" үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев