Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гомер буе сиңа гашыйкмын

Сездән фотолар һәм танышу тарихын көтеп калабыз

14 февраль – гашыйклар көне якынлаша.

Бәйрәм мени инде, бу дип каршы килергә ашыкмагыз. Төп максатыбыз, районыбызның күркәм гаиләләрен барлау, гаилә мөнәсәбәтләрен, горефгадәтләребезне буыннан буынга җиткерү. 

Шул уңайдан «Әтнә таңы» газетасы яңа бәйге игълан итә. Бәйгенең шарты гади. Сезгә үзегезнең туй яки никах фотосын безнең 89046737776 ватсап номерына җибәрергә һәм тиң ярыгыз белән ничек танышуыгыз турында бер ничә җөмлә язып салырга гына кирәк булачак. Җиңүчегә бездән бүләк һәм иң кызык дип табылган танышу тарихын без газетага бастырып чыгарачакбыз. Әйдәгез башлап җибәрәбез, сездән фотолар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев