Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Апа-сеңел (Зөләйха Солтанова)

Фәнзилә белән Зилия – бертуган апа-сеңел, яшь аралары да ел ярым гына.

Әниләре аларны ялгызы гына үстерде. Әтиләрен бер тапкыр да күргәннәре юк.

Гаҗәп – бер карасаң, бер үк төрле тәрбия, әмма кызлары ак һәм кара кебек. Төпчек Зилия – бик йомшак, сөйкемле кыз, әнисенең уң кулы, иң зур булышчысы. Бөтен өй эшләре аның җилкәсендә. Бу эшләр аңа бер дә авыр булмады. Мәктәптән кайтуга ук, өйдәге тавык чүпләп тә бетмәслек эшләргә тотына иде Зилия. Идән себерү, юу, чәчәкләргә су сибү, шулпа пешерү, бакчада чүп утау, су сибү – күпме эшләсәң дә бетә торган түгел. Зилиянең кулыннан эш килә, җитезлеге дә сөбханалла гына. Күз ачып йомганчы эшләп тә куя уңган кыз.

Фәнзилә – мәктәптәге иң чибәр кыз, мәктәптән кайтуга сумкасын ераккарак тотып томыра да, киемнәрен дә салып тормыйча, караватка менеп ята.

«Апа, ап-ак җәймәләргә нигә кием белән ятасың инде? Әни баштан сыйпамас!» – ди Зилия апасына.

«Уф, бәйләнмә әле, арыдым мин. Куркыныч түгел, су агып тора, юар да куяр әле!» – дип йөзен чыта Фәнзилә.

Һәм, шулай тиеш кебек, ятуын дәвам итә. Ятып ял итә дә урамга дуслары янына җыена башлый.

«Ә кичке аш? Хәзер әни эштән кайтып җитә бит», – дип, Зилия апасын туктатырга тырыша.

«Сезнең белән ашап утырырга вакыт юк әле, дуслар көтә мине», – ди Фәнзилә, исе дә китмичә.

Шулай итеп Фәнзилә урамга чыгып китә. Кайвакыт төн ката гына кайтып керә. Ул вакытларда әнисе йокламыйча кызын көтеп утыра, Фәнзилә кайткач, аны орыша. Зилия исә әнисенең пышылдап кына апасын ачуланганын, җилбәзәк Фәнзиләне Зилия белән чагыштырганын тыңлап ята. Ә Фәнзиләгә барыбер, икенче көнне тагын шул ук хәлләр кабатлана.

Берничә елдан соң Зилия Рәмзил исемле егет белән танышты. Гадәттә яшьләр танцыда таныша инде, алар да шунда танышып-сөйләшеп китте. Шулай итеп, Зилия башын югалтып гашыйк булды. Чын-чынлап һәм бик нык яратты ул Рәмзилне. Хәтта аны гаиләсе белән таныштырырга булды. Шимбә көнне барысы бергә табын янына җыелды. Ләкин Зилия алда үзен ниләр көткәнен белсә, өйгә Рәмзилнең аягын да атлатмас иде. Соңыннан күпме шулай дип үкенде ул.

Фәнзилә исә шундук Рәмзилне үз кармагына каптырырга тырышты. Әле чәй сала, әле печенье бирә. Ә Зилия белән әнисе кухняга бәлеш алып чыгарга кереп киткәч, бөтенләй оятсызланды – Рәмзилне очрашуга чакырды.

Тыйнак Зилиягә караганда, җилбәзәк, җиңел холыклы Фәнзилә егеткә кызыклырак тоелды, һәм ул йөргән кызының апасы белән очраша башлады.

Ярты елдан соң туй уздырдылар. Өч айдан Рәмзил белән Фәнзиләнең уллары Айдаш туды.

Бу вакыт эчендә Зилия үз эченә бикләнде, йомылды. Апасы белән сөйләшмәде, өеннән дә мәктәпкә, кибеткә генә чыкты. 11 сыйныфны укып бетергәч, башка шәһәргә укырга китәргә теләде. Әнисе күпме генә калырга, азгын апасын кичерергә кыстаса да – Зилия үз фикереннән кире кайтмады.

***

Биш ел эчендә ул туган йортына нибары бер тапкыр – әнисенең юбилеена гына кайтты. Анда апасын, инде үсеп беткән Айдашны күрде. Ә Рәмзилнең эзе күптән суынган... Аңа Фәнзилә белән күңелсез була башлаган икән, хәтта бала да тотып кала алмаган. Моннан гына Зилиягә бер дә җиңел булмады. Башка ул өенә кайтып йөрмәде, әнисенә акча җибәреп торды. Ул беренче курста ук акча эшли башлаган иде, бюджет бүлегендә укыды, тулай торакта яшәде. Укып бетергәч, Зилия шушы шәһәрдә эшләп калды.

Зилия озак вакыт үз йөрәген беркемгә дә ачарга кыймады, үзенә беркемне дә якын җибәрмәде. Ләкин язмыштан качып була димени?! Эшендә коллегасы үзенең энесе белән таныштырды. Айсаф кызга бер күрүдә гашыйк булды. Зилия генә егетне төрлечә тикшереп, сынап карап озак газаплады, ләкин үзе үк биреште һәм хисләренә юл куйды. Бер елдан соң Айсаф Зилиягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Зилиянең гаиләсе белән бик танышасы килде егетнең. Зилия ризалашты, әмма бик борчыла башлады.

Хәтере кабат үткәннәргә алып кайтты: әнисенең йорты, беренче мәхәббәте Рәмзил белән танышу, йөзенә каһкаһәле елмаю кунган апасы...

«Юк, мин сине үз гаиләм белән таныштыра алмыйм, Айсаф!» – диде дә, Зилия егетнең иңенә башын салып үрсәләнеп елап җибәрде.

Егетнең сораштыруларына җавап бирүдән баш тартты кыз.

«Әгәр сиңа вакыт кирәк булса, мин көтәм, кадерлем. Әмма минем тизрәк синең ирең буласым килә», – дип кызны сак кына кочагына алды.

Ә Зилия Айсаф белән туган йортына кайтуын бөтен ваклыкларына кадәр күз алдына китерде. Бизәнгән-көязләнгән апасы Айсафның башын әйләндерә башлавын һәм егетнең апасы өчен үзен ташлавын күз алдыннан үткәрде кыз. Зилия төннәрен уянып, йоклап китә алмыйча азапланды – хәтта төшләрендә дә теге бәйләнчек уй тынгы бирмәде аңа.

Шимбә көнне телефон шалтыраганда, Зилия кичке аш әзерли иде. Әнисенең күршесе Сәгыйдә түти шалтырата икән. Зилия шуны гына аңлады – апасы Фәнзилә һәм әнисе башка юк... Икесе дә вафат... Зилиянең аяклары мамыкка әйләнде, көч-хәлгә урындыкка барып утыра алды, ә телефон трубкасы өстәлгә бәрелде дә, пружиналы чыбыкта чайкала-чайкала, идәнгә төшеп китте.

Тавышка Айсаф йөгереп чыкты.

«Зилия, кадерлем, нәрсә булды?» – диде куркып.

«Әни һәм апа мунчада ис тиеп үлгән... Күрше апа шалтыратты. Энем Айдаш урамда уйнап йөри булган. Ул бит үзе генә калды...» – дияргә генә көч тапты Зилия.

Зилия әнисе белән апасын ничек җирләгәннәрен хәтерләми дә диярлек. Барысы белән дә Айсаф шөгыльләнде. Әмма, нәни энесен күреп, Зилия айнып киткәндәй булды. Бала әтисенә кирәкми, шулай булгач, аның бердәнбер туганы – Зилия булып чыга.

«Апа, апа? Ә әбекәй белән әни күктәме? Шулай бит, әйеме, миңа күрше апа шулай дип әйтте. Нигә алар мине дә үзләре белән алмады икән?» – диде берни аңламаган сабый.

«И сабыем... Сиңа күккә китәргә иртәрәк бит әле. Шулай сирәк кайтып йөргәнем өчен гафу ит мине, балакаем. Хәзер без гел бергә булырбыз, яме», – дип, Айдашны кысып-кысып кочаклады, чәчләреннән сыйпады Зилия.

Айсаф Зилия белән Айдаш янына килде, аларның икесен дә кочаклап алды.

«Менә хәзер без гаиләдә өчәү булачакбыз инде», – дип елмайды Айсаф.

Зилия яшь аралаш елмаеп куйды. Ә Айсаф аларның гаиләсендә хәзер дүрт кеше булачагын әле белми иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев