Әбием чынаяклары
Яз җитүгә көннәр җылына башлый. Шул чагында әбием өй алдындагы почмак якта торган сиртмәле тимер караватка чыгып салкынча саф һавада төннәрен йокларга яратты.
Урын-җире башка вакытларда да шунда булды. Кара көзләргә кадәр өйгә кермәде.
– Төннәрен суык була, өйгә кер, – дип әйтсәләр дә тыңламады: – Миңа монда рәхәт, – ди торган иде.
Көннең төрле вакытларында шул караватына ятып черем итеп үткәрде. Чөнки монда бер генә тәрәзә булгач яктылык та артыгын төшми, рәхәтләнеп йоклап була иде. Әмма бу елында әбиемә шул рәхәтлекне күрергә язмаган икән. Көннәрнең берендә ул өй алдында, бөтенләй уйламаганда -нитмәгәндә, караваты янында торалмаслык булып егылды да китте. Шул егылуыннан соң бөтенләй йөри алмады, ятып кына тора башлады. Бу көннән башлап әбине карарга бер кеше кирәк булды, шунлыктан хәзер әни дә колхоз эшенә бармый иде инде. Әби телдән калды, бер сүз дә әйтә алмый башлады, су эчәсе булса да, бары исән кулы белән өстәл өстендәге әйберләргә төртеп күрсәткәләп аңлаткалады. Үзүзен белештермичә, күзләрен әчәле-йомалы көенчә акрын гына сулыш алып ятты. Хәле бик шәптән түгел идеме, кайвакыт ыңгырашып-ыңгырашып та алгалады.
Өй алдыбызда борынгыдан калган шактый зур шкаф та карават янындагы почмакта янәшә тора иде. Ул ике якка ачылып китә торган пыяла капкачлы. Аның эчендә савыт-сабалар, конфет, җимешләр дә бик еш булгалады. Мин тәм-томнарны ярата идем. Шул исемә төшкән саен шкафка үрмәләп җимеш яки конфет булса да алып капкалап йөрдем. Шулай бер көнне, җимеш алырга дип, шкафның югары башына кулым белән үрелгән генә идем, ул шунда ук селкенеп куйды да миңа таба авышкандай итте.
Шулчак капкачы ачылып шкаф эчендәге чынаякчокырлар берәмберәм коела башламасынмы!
Ни булганын да абайлап өлгермәдем, шул мизгелдә шактый тәлинкә чокырлар идәнгә шуып төшеп челперәмә килеп өлгергән иде инде. Шкаф алгы якка таба бераз авыша башлаганда булды бит бу хәл. Куркуымнан шкафның үз урынына кабат кире кайтканын дa сизмәгәмен. Әле ярый ничек минем өскә төшмәгән диген, Аллаһ саклаган. Шунысына бик нык куандым, әлбәттә. Шкаф янында гына әби караватында авырып ята. Ул акрын гына: «Һай!» – дип эндәшеп куйгандай булды. Мин шул арада елап җибәрдем. Әни дә озак көттермәде, чылтыраган тавышны ишеткән...
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев