Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Детдом баласы арадагы бозны эретерме?... (Кәрим Кара)

Сабит чоланга аяк баскач та, борынына тәмле аш исләре килеп бәрелде. «Юллары уңган боларның», – дип күңеле күтәрелеп китте аның.

Бер дәрт белән ишекне иңенә ачып, эчкә үтте ул. Авыр фуфайкасын салып элде, киез итеген мич җылысына терәде. Зур яктан битләре алланып чыккан Зәлифәсе үрелеп карады да иренең каршысына атлады. Хатынның кулында тулы битле, зур кара күзләре белән тирә-якны айкаган, гәүдәгә нык күренгән малай чәбәләнә иде.

– Кара әле, улым, кем кайткан? Әтисе кайтканмы ... әтисе шул, әйе-е… – дип кулындагы сабыйны тыярга тырышты хатыны. Сабитны кисәтеп куярга да өлгерде:

– Кулларың салкындыр әле тыштан кергәч, кагылмый тор.

Зәлифә артыннан кайнана күренде.

– Кулларыңны чайка, кияү, ашарга пешкән. Бабаң да кереп җитәргә тиеш иде, нәрсә озаклый инде? Син юл кешесе, аны көтеп торма,-дип аш бүлмәсенә таба атлады. Ә Сабитның күзләре сабыйда иде. Учларын бер-берсенә ышкып җылыткандай иткәч, тыгыз тәнле малайны үз кулларына алды ул, шул җан иясен күкрәгенә кыскандай итте. Йөрәге чыгардай булып леп-леп тибә иде аның.

– Я, улым, танышыйк инде синең белән, – дип игътибарлап малайны күз уңыннан үткәрде ул. Баланы баш өстенә күтәреп сикерткәндәй итте.

– Очты, очты, торналар очты… Курыкмыйсың да икән син. Ныкча булырга ошагансың. Әтиең төсле, әйе бит, улым?

Зәлифәсе борчылып кулларын балага таба сузды:

– Ипләп кылан, ычкындырып җибәрә күрмә, Аллаһ сакласын...

Баланы хатыны кулына биргәч, Сабит тагын фуфайкасына үрелде.

– Башта терлекләрне карап куйыйм әле. Кичкелеген бирмәгәнсеңдер? – дип хатынына бакты.

– Соң кайттык бит. Эчерергә өлгердем барысын, – дип акланды Зәлифә. – Онытып торам, теге мөгезе сынык сарык бәрәнләп куйган. Аерып яптым да , күз салырсың әле шулай да.

Бар вөҗүден Сабитның ниндидер әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек биләп алган иде. Кышкы салкын һаваны күкрәк тутырып сулады ул, күккә сибелгән гәрәбә йолдызларга карап күз кысты.

– Менә шулай ул, – дип кычкырып әйтеп куйды. – Шулай булырга тиеш тә...

Терлекләрне туйдыргач, кайсыларын җылы лапаска япкач, арандагы бәрәнле сарык янына кереп басты. Ә сарык Сабитны күргәч бер почмакка посты, бөдрә йонлы бәрәнен гәүдәсе белән ышыклап, алгы аякларын так та ток такта идәнгә бәргәләде. Шулай куркыта иде, янәсе, кагыласы булма минем бәрәнемә, дип кисәтә иде. Аның ачуланганыннан көлеп, ир сак кына почмакка якынлады, теге йон йомгагын алдына алып, кибеп тә бетмәгән башыннан сыйпалады. Әнисе дә тынычланып якынрак тартылды, Сабитның кулларын кытыршы теле белән ялагандай итте. «Менә бит, шул мәхлук та баласы өчен җанын бирергә әзер», – дип ачынып уйлап куйды Сабит. Кулындагы бәрәнне саклык белән генә әнисе алдына куйды.

Сабит өйгә кергәндә, бабасы килгән иде инде. Өйдәгеләр барысы идәндә мүкәләргә тырышкан сабыйга карап, дөньяларын онытканнар иде. Исәнлек-саулык сорашкач, бабай кеше кыскача гына ничек йөреп кайтканнары хакында сөйләп алды:

– Ара ерак булса да, барысы җайлы килеп торды. Безнең килүне белеп торгач ни, кәгазьләр язу әллә ни күп вакыт алмады. Шәһәр кибетенә сугылдык инде башта. Әнә Зәлифә Ниязга кием-салым алып тутырды шунда. Анысы ни бала кешегә кирәк инде.

Нияз исеме колагына салынгач, сагаеп калды башта Сабит. Ниязмыни? Аның бабасы Шәүкәт исемен йөрткән. Нигәдер шулай юрый иде Сабит. Ярар соң, Нияз да бик матур яңгырый, документлары да шул исемгә эшләнгәндер баланың...

Шуннан барысы бергә өстәл тирәли утырдылар. Зәлифә кулыннан Ниязны төшермәде. Кайнана үзе җитез кыланып ризыклар ташыды. Башта каз итеннән токмачлы аш ашадылар, шуннан өстәлгә гөбәдия бәлеше килде. Иркенләп, озаклап чәй эчтеләр. Бүген тупса аша башлап үткән сабыйга матур-матур теләкләр телделәр.

– Акыллы, тәүфыйклы бала булсын...

– Әтине әти, әнине әни дип белсен...

– Сау-сәламәт, озын гомерле булсын… – диештеләр. Бар сөйләшүләр шул бала тирәсендә бөтерелде. Асрамага алынган бала иде Нияз. Моңа кадәр Сабит белән Зәлифә балалар йортына барып малайны сайлап куйганнар иде инде. Бик теречә, бераз Сабитка тартып калган малай беренче күрүдән ук ошады икесенә дә. Менә бүген тәвәкәлләп алып та кайттылар өйгә. Җәл, Сабит үзе бара алмады, эшеннән җибәрмәделәр.

Ничә еллар кушылганнарына, әмма балалары булмады. Зәлифә әфсен укыган әбиләргә йөреп бетте, багучыларга барды, икәүләшеп врачларга күренделәр, юк, файдасы булмады. Менә хәзер килеп детдомнан бала алып үстерергә булдылар. Теләгән теләкләр тормышка ашсын иде инде дигән уйларда иде барысы.

Әби белән бабай соң гына өстәл артыннан кузгалдылар. Малайны сөеп, хәерле, тыныч төннәр теләп, кайтырга юлландылар. Бу вакытта инде Ниязның күзләре йомыла башлаган иде. Баланы кадерләп алдан әзерләнгән караватына урнаштырдылар, атлас юрганнар белән яптылар. Аерылып китә алмый икәүләшеп борын сызгырткан малайга сокланып карап тордылар.

– Сиңа охшаган, иреннәрен кымылдатуы да нәкъ син инде, – дип иренә сыенды Зәлифә.

– Кайсы ягы беләндер сиңа да тарткан, керфекләре озын синеке төсле, – диде Сабит пышылдап кына.

Шуннан Зәлифә өстәл җыештырырга алынды. Сабит чыгып, йорт тирәсенә күз-колак булып керде дә:

– Арыткан бүген, иртәрәк ятам әле, – дип уртак түшәккә юнәлде. Аларның киң караватлары малайныкы белән янәшә тора иде. Баланың тигез тын алышына колак салып яткан Сабит моннан күп еллар элек булып үткән хәлләрне хәтерендә яңартты.

Армиягә Зәлифәгә өйләнеп китте ул. Туй үткәреп, әти-әниләре кулына тапшырып куйды киленне. Зәлифә авырлы булып калды. Баштагы хатларында булачак сабый турында шатлыклы хәбәрләре булса, бераздан шып хат язудан туктады яшь кәләш. Шуннан әниләре хат аша белгертеп яздылар Сабитка. Зәлифәне әти-әнисе килеп, төяп алып кайтып киткән икән. «Армиядәге кешегә ничек ышанып ятсын кызыбыз? Кайткач борылып та карамас әле ул егет. Бала табып ятарга шуннан...» – дип сөйләп йөргәннәр авыл буйлап. Туганнары бер булып Зәлифәне больницага салганнар, авырын алдырганнар. Әллә балалыктан чак чыккан кыз бик аңлап та җитмәгәндер нинди адымга барганын...

Хезмәт итеп кайтты Сабит исән-сау. Авылга кайткан көнне үк Зәлифәне барып алып кайтты. Ул чакта әби-бабай каршы сүз әйтмәделәр, «кияү» дип кенә тордылар. Атна эчендә чакырып алып бар нәсел-нәсәпләрен, зур кунак уздырдылар әле. Кияүләре исән-сау йөреп кайткан шатлыктан, янәсе.

Зәлифә элеккечә ярата иде ирен, алар арасында мәхәббәт сүрелмәде. Әйтерсең, ай да үтмәгән аерылышып торганнарына.

Яңа гаиләгә тернәкләнеп китәргә нык булыштылар Зәлифәнең әти-әнисе. Яңа өй салуда башлап йөрделәр, акчалата ярдәм иттеләр, яңа лапаска бурадай сыер кертеп бәйләделәр.

Яшәргә дә яшәргә иде яшьләргә шатланып. Әмма бала булмаганлыгы икесен дә утка салды. Зәлифә үзен гаепле санады, елый-елый кичерүен сорады Сабиттан. Инде эш үткән, кире кайтарып булмый. Зәлифәдән башка кызны янында күзаллый алмый иде егет. Ләкин арада боз салкынлыгы сакланды. Еш кузгала иде Сабитның күңелендә рәнҗү хисләре сөйгәненә, әби-бабасына карата. Менә сосып йоклап яткан малай араларны якынайтыр, тормышларын ямьләр аларның. Шулай булсын иде инде, аларның икесенең дә тулы, бәхетле тормышта яшиселәре килә, бик килә...

Сабит шыпырт кына кузгалып, уятмаска тырышып, Ниязны күтәреп алды да үзе янына караватка күчерде. Бала янына ятып, онытылып, аннан килгән берни белән дә чагыштырырлык булмаган, исерткеч тәмле бала исен ләззәтләнеп иснәде. Менә ул да әти булды инде. Бу бала аның ярдәменә мохтаҗ. Теле чыккач  «әти» дип эндәшер, килеп сыеныр, өметләнеп күзләренә карар. Сабит менә шушы малайны акыллы, тәүфыйклы, батыр, мәрхәмәтле итеп тәрбияләргә тиеш. Җитәкләп тормышның олы юлына чыгарырга. Шулай булмаса, аның бәясе сукыр бер тиен...

Зәлифә эшләрен бетереп йокы бүлмәсенә кергәндә әти белән ул, башларын башка терәп, рәхәтләнеп йоклыйлар иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев