Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Гөлүсә Батталовадан матур шигырь

Көтелгән бураным

Юлымны кистең дә йөз чөйдем үзеңнән,
Юкса, син - һаман да көтелгән бураным!
Беләсең, юк минем бүтәннәр каршында
Тырышып-тырмашып акыллы булганым.

Мин - юләр! Мин - тиле! Канатлы бу ләззәт
Йөрәкне кытыклап табанга йөгерә.
Бүгенге буранның аклыгын салыйммы
Соң чиккә алҗыган сабырым төбенә?

Кирегә борылу - бураннан качумы?
Үзеңнән качумы? - Аңлаучы табылмас...
Кар өзгән юллардан эземне эзләмә -
Кисәүгә әйләнгән кабаттан кабынмас.

Юлымны кистең дә... ахрысы, коткардың...
Нишлим соң - гомергә чуалчык уйларым.
Адашкан дөньямнан куеныңа тартып ал -
Син минем һаман да көтелгән бураным!
10.01.2021.
Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев