Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Киләчәк буын көндәлеге

Айрат Корбанов, Яңа Шашы мәктәбенең 3 сыйныф укучысы

Мин замана баласы

Яшь булуга карамастан,

Бик күп уйлар уйлаучы,

Дөньяны яратучы.

Укулар да үзгәрде,

Яшәүләр дә башкача.

Кешеләр дә үзенчә

– Нидер кылып йөрүче.

Киләчәктә ни көтәдер?

Замана бит башкача.

Телефоннар, компьютерлар

Безгә юл күрсәтүче.

Безнең буын яшьләре

Спортны үз итсә дә.

Китаплар укымый шул,

Доганы да белми шул.

Шөкер итә белмибез,

Зур сынаулар көтәдер,

Аңа ничек түзәрбез?

Аллаһ кына беләдер.

Инде хәзер башкача,

Яшәүләр дә үзгәчә.

Киләчәк буынны да

Ни көткәнен белмәссең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев