Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Кышны яратам...

Бик күңелсез булды бу декабрь. Чөнки халык арасында, Чыршы бәйрәмен клубта уздырмаска дигән сүз йөрде.

Карт булсак та, күңелләр шарт бит әле. Бала-чагалар да бар, аларга да бернинди дә күңеллелек юк. Узган гомерләрне сагынып сөйләргә генә кала. Сугыш арты елларында да болай ук күңелсез булмады. Кәгазьдән уенчык ясап булса да, чыршы бизәдек.

Көзге айда тусам да, кышны яратам,

Бөтен дөнья, мөгаен, ап-ак булганга.

Кыш бик якын минем күңелемә,

Бер көенчә йөреп торганда.

Яратамын аеруча,

Кышның аклыгын.

Хәер, матур ул елның,

Һәрбер фасылы.

Яңа елны кирәк безгә

Шатлык белән каршылау.

Шул вакытта бәхетебез

Булыр безнең мең олау.

Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Каенсар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев