Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Моңлы азан

Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Каенсар авылы

Әлһәмдүлилләһи, шөкер,

Котлы булсын Рамазан!

Аллаһыга шөкер, мәчетләрдә,

Яңгырар һәр көн азан.

Әй Рамазан, Рамазан,

Хөрмәтлибез без сине.

Ихлас мөселман буларак

Очраштырасың безне.

Аллаһ мөселманлык биргән,

Тотыйк әле ураза.

Гөнаһлардан арыныйк без

Аллаһ биргән шул айда.

Изге Рамазан аенда,

Сызылып таңнар атканда.

Бик тә күңелле бит ул

Сәхәрләргә торырга.

Фәрештәләр белән бергә

Сәхәргә без торабыз.

Бер Аллаһым кабул итсен,

Күп гыйбадәт кылабыз.

Мәчеткә мөселманнар

Азан тыңларга бара.

Язсын иде азан тавышын

Бездән соң да тыңларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев