Әтнә таңы

Әниемә

Ясминә Шакирова, Күшәр авылы

Рәхмәт, әни мине тапкансың,

Ак биләүгә төреп япкансың,

Бәхетле бул балам дия-дия

Төн йокламый мине баккансың.

Күзләремә карап «Кызым», диеп,

Күкрәк сөтең миңа имездең.

Кочагыңа алып, күз яшемне сөртеп,

Тезләреңә алып, сикерттең.

Миңа кылган синең догаларың

Сүндермәде тормыш учагым.

Рәхмәт әни, авыр вакытларда

Саклап калды синең кочагың.

Алдашмадым, ялгышмадым әни,

Үрнәк алдым синнән яшәргә.

Насыйп булса иде, гомерем буе

«Әнием» дип сиңа дәшәргә.

Син янымда булмасаң да инде,

Әнием, бәгърем, гел син исемдә.

Һәр көн саен, сөенеп уянам мин,

Күреп, әни, сине төшемдә.

Җир йөзендә кояш берәү генә.

Әнием дә минем бер генә.

Тормыш матурлыгын күрер өчен

Гомер бүләк иткән ул миңа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: