Өмет
–Егет, син кайтмыйсыңмы әллә? Автобус йөртүче тәрәзәгә башын куеп йоклап кайтучы малайга карап.
– Рәхмәт, кайтам абый, ничек кайтмыйсың ди, әби иртәгә үк зур таягын күтәреп килә алайса нигә кайтмадың дип, миңа эләгә. Автобустагы халык көлеп җибәрде.
– Ярый бар чап, әнә бакча башында таякка таянып берәү баскан инде, — дип көлде автобус йөртүче. Егет автобустан төшкәч кулын селтәп елмаеп китеп барды. Нәфис баскан җирдән авылга карап сокланып басып торды. Нинди гүзәллек, чәчәккә күмелгән кырлар, зәп-зәңгәр сулы кечкенә күлләр, камышлары ни тора. Үрдәкләр каз бәбкәләре белән уйнаган кебек бер яктан икенче якка узыштан йөзәләр. Күл буенда бәбкәләрен саклап бер кыз утыра. Ерак түгел генә аларның йортлары.
Нәфис әбисен күрде дә: «Әбием, мин кайттым». Ул әбисе каршысына чабып китте. «Әбием белсәң иде ничек сагындым сине, авылны. Нигә әниләр моннан киткәндер инде? Кешеләр яши бит, без дә яшәгән булыр идек».
– Сорауларыңа соңрак җавап бирермен, ә хәзергә әйдә чәй эчәргә.
Зөбәйдә әбинең инде чәе кайнаган, коймагы пешкән иде.
– Йә, әби, сөйлә, ничек хәлләрең, нинди яңалыкларын бар? Мин быел бөтен җәй буена кайттым, син бит безгә киләсең дә бер, ике көн торасың да китәсең. Минем авылда торасым килә, үзең беләсең, нигәдер әти белән әни монда кайтырга яратмыйлар.
– Ярый күп сөйлисең, әйдә чәен суына, коймак та суынды инде, тел бистәсе.
– Минем шундый сорауларым күп....
– Тукта, тукта дим, җәй буе бөтен сорауларыңа җавап бирермен, чәй эч. Аннары мунча ягып җибәрербез, сезнең ванна түгел инде. — Зөбәйдә әби Нәфиснең башыннан сыйпап алды да: «Бүген ял итәрсең, кичкә казларны алып кайтырга булышырсың, бер генә дә судан чыгасылары килми».
– Әбием, мин бөтен эшеңне дә эшлим, шуның өчен кайттым да. Чәй эчкәч бераз ятып торыйм дип, Нәфис йоклап китте. Ул уянганда инде дүрт тула иде. Ул үзенә сөйләнеп:
– Йә, Ходаем, әби бит миңа мунчага су ташырга кушкан иде, – дип урамга чыкты. Анда әбисе тавыкларга бодай сибеп йөри иде.
– Гафу ит әби, юлда ардырылган ахры, йоклап киткәнмен, хәзер су ташыйм да мунча ягып җибәрәм.
– Өлгерәсең, җәй көне көн озын бит.
Нәфис коедан су ташыды да мунчага тергезеп җибәрде. Аяк астында яткан тимер-томыр, такталарны җыйды, сына башлаган рәшәткәләрне җайларга кереште. Зөбәйдә әби шатланып акрын гына күзәтте.
– Җитәр улым бүгенгә, бөтен эшне бер көндә эшләп бетереп булмый, эшләп бетерсәң җәй буе нишләрсең? — ул елмаеп оныгына карады да: «Кич җитте, казларны алып кайтырга кирәк. Башларына зәңгәр буяу тидергәннәре безнеке, ике әнкә, бер ата, унике бәбкә каз, ашыкмыйча гына алып кайт».
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев