Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Өмет 2 өлеше

Дәвамы

– Нинди, кара син бу малайны, бәлки бәлешне дә үзен пешерерсең?

– Әбием башла инде.

– Егет белән кыз бер-берсен үлеп яраталар, тик өйләнешергә вакыт җиткәч алар арасында зур тау хасил була. Ул тауга менеп җитә торган түгел, менсәң төшәргә кыен. Тау исеме байлык, әйе, байлык. Шул байлык ике яшь гашыйкның гомерен чәлпәрәмә китерә. Бер үк авылда яшәсәләр дә, ике гаилә арасында зур тау була. Егетнең әтисе бик бай кеше, ә ар яктагы кыз Гөлчәчәк ярлы гаиләдән. Шул тау алар арасындагы мәхәббәт җепләрен өзә дә инде.

– Әби, бик яратсаң да өзелә микәнни? Алар бит яратышкан, нигә соң мәхәббәтләре өчен көрәшмәгән?

— Көрәштеләр улым, ничек көрәшмәсен, ул вакытларда әти сүзеннән чыгарга куркалар иде яшьләр, тыңлама гына – башың бетә.

– Соң, үз баласын җәлләгән булыр иде, кара, әти мине ничек ярата. Бөтен шуклыкларымны да кабул итә.

–Тыңлыйсыңмы син? бүлдермә, аннары хәзер дөньялар башка бит. Ул вакытларда әти сүзе закон иде. «Хәерче кызына өйләнергә теләсәң, өйдән куып чыгарам, минем улым бүтән юк дип саныйм» дигән. Егет ничек кенә әтисен күндерергә тырышса да барып чыкмый. Ахыр чиктә күрше авыл мулласы белән сөйләшә дә кыз белән качып барып никах укыта. Кыз ягы бәйрәм ашы уздыра. Никах укылгач, бернәрсә дә комачаулый алмый дип уйлыйлар, әтисе дә аңлар һәм күнәр диләр. Икенче көнне егетнең әтисе белеп ала да Гөлчәчәкләргә ачудан ярсып килеп керә. Үзенең әзмәвердәй ияреп йөрүче ялагайлары белән егетне дә, кызны да, әти-әнисен дә үтергәнче кыйныйлар. Аннары малаен ат арбасына салып хезмәтчеләре белән урманчы йортына алып китә.

– Әби, нигә елыйсың, тагын кан басымын күтәрелә бит. Кыен булса сөйләмә, мин теге кызны гына җәлләгән идем бит.

– Сөйлим балам, бер бушатырга иде бит инде бу башны.

– Сиңа искә төшерергә авыр булса, сөйләмә.

– Түзәрмен, бәлки йөрәгемдәге таш төшәр.

– Нигә алай әйтәсең?

– Ахырдан аңларсың улым, тыңла. Егетне урманчы йортында бик озак тоталар, каты кыйналган, кабыргалары да сынган булган. Дүрт ай дигәндә өйгә кайта. Өйгә керүгә иң беренче әнисеннән Гөлчәчәк турында сорый.

– Әни, син бит минем аны яратуым турында беләсең, ул бит минем никахлы хатыным. Киләчәгемне аннан башка күрмим. Нишлим икән, ярдәм ит, үтенәм. Синең аны күргәнең бармы? Хәлләре ничек икән?

– Аңлыйм улым, ләкин булыша алмыйм. Гөлчәчәкне шул көннән әтисе урамга чыгармады. Ә күреп сорашканны белсә, әтиең мине дә ике дә уйламый бәреп үтерә.

– Нишлим соң инде әни, нишлим?

– Нәрсә монда маңкаларыңны агызып утырасың? Бет кызының бай малаена кияүгә чыкканын ишеткәнем юк иде әле, булмас та. – Ишектән керүгә усалланып бер улына, бер хатынына карады. – Тагын нәрсә эшләргә уйлыйсыз?

– Әти без бит......

– Булды, без юк, син һәм синең булачак хатының. Мин Казандагы бер дустымның кызының кулын сорап кайттым, кызы бик гүзәл, әтисе дә зур урында утыра. — Ул тагын егеткә карады. — Син тиле кайчан аңлыйсың соң? Хәзер акча заманы, акчасы булган кеше югалмый, мин ике әйтмим, бер атнадан никах укытабыз. –

Әти, мин бит аны яратмыйм, аннары минем никахлы хатыным бар, Аллаһтан курык бераз.

– Телеңне тый, яратам, яратмыйм, тагын нәрсә? Әнә әниеңне мин дә яратмадым, Аллаһка шөкер итеп яшибез. Хатын-кызны яратырга кирәкми, үзеңне хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк.

– Үзең яратмагач, гел үзеңне яраткан кешедән көлгәч, нинди хөрмәт турында әйтәсең әти, син үзең кешене хөрмәт итә беләсеңме?

– Телеңне тый дидем мин сиңа.

–Ә нигә? Тагын кыйныйсыңмы? Нәрсә өчен, дөресен әйткән өченме? Син беркайчан да безне яратмадың, нәрсә өчен сине хөрмәт итик? Гел әнине кыерсыткан өченме? Син ярата белмисең, әйе, бай дусларың күп, тик синең иң мөһим булган бер әйберең юк, сине беркем дә яратмый, синнән бары тик куркалар, мин... – Егет сүзен дә әйтеп бетермәде, әтисе килеп сугып җибәрде.

– Күп сөйли башладың, бәхетең, бердәнбер улым, абыйларың үлде, шулай булгач син алар өчен дә мине тыңларга тиеш...

– Әби, элек бит байларны кулак дип Себергә куганнар, нигә аларны кумаганнар?

– Кудылар улым, кудылар, тик элек тә акчаң булса , кешең булса, анда да калып булган. Бай бик хәйләкәр кеше, бөтен түрәләрне ашатып, төрлечә булышып торган, шуңа да аңа тимәгәннәр.

Беркөн шулай бай киткәч егет Гөлчәчәк янына бара, өйгә керә алмый, тәрәзәдән кызның эчен тотып елап утырганын күрә. Ул акрын гына тәрәзәгә шакый. Гөлчәчәкнең әти-әнисе: «Зинһар, әгәр дә әтиең белсә, безнең яшәрлегебезне дә калдырмый, безне дә, булачак баланы да үтерәчәк!»– дип егетне кире боралар.

Егет кайтып әнисенә сөйли: «Нишли инде ул хәзер? Гөлчәчәк карынындагы бала минеке, мин аңа булышырга тиеш».

– Без әлегә берни дә эшли алмыйбыз, атаң белсә, белмим нәрсә була?

– Мин нәрсә белергә тиеш? Тагын нәрсә яшерәсез миннән? Бай янә ишектән килеп керә: «Алай начар нәрсә түгел, улың һич югында булачак кәләшне күрергә телим дигән иде, сөйләнмә, әтиең белсә яратмас дидем».

– Син тагын улыңны яклыйсыңмы, иртәгә үк никах укытабыз, и вон моннан, Казанда яшиячәксең. Бу өйдә эзең дә булмасын.

– Әти, аңла инде, син дә ир кеше бит, заманалар үзгәрә.

– Җитте, тагын бер сүз әйтсәң, үпкәләмә...

Сүзгә әнисе кушылды, аңа бик авыр булса да ул теләмәгән сүзләрен әйтте. Ничек булсада иренең ачуын бастырырга кирәк, кем белә ахыры нәрсә белән бетәсен.

– Улым тыңла, әтиең синең киләчәгең турында уйлый, каршы килмә.

Ике, өч көн эчендә, бай малаена никах укытып Казанга алып китә. Анда да тик тотмый эшкә урнаштыру ягын карый. Әйе бигрәкләр дә авыр була егеткә, сөйгәне бала көтә, җитмәсә әнисен дә күрә алмый. Ике айдан бай бер дустына ияреп Мәскәү якларына китә, янәсе шул яктагы кешеләр белән эшләрен берләштерә дә тагын да баерга мөмкинлек туа. Шул арада Гөлчәчәк кояштай балкып торган, күктәй янып торган күзле кыз бала алып кайта. Балага Назлыгөл исеме бирәләр. Ләкин бала бик елак була, гел борчыла, көйсезләнә, моны Гөлчәчәк баланы карынында йөрткәндә бик борчылып йөрде, шуңа да бала елак дип уйлыйлар. –

Димәк су буендагы кыз Назлыгөл, үзенә күрә исеме дә бик матур икән, әбием аннары нәрсә булды, сөйлә инде.?

– Егетнең әнисе кача-поса кереп Гөлчәчәккә булыша, ашарга да әйберләр ала, балага кирәк әйберләрне дә юнәтә.

Беркөн шулай әйберләр җыйганда бай кайтып керә.

– Кая ташыйсың әйберләрне?

– Күршеләр бәби чәе үткәрә, мине дә дәшкәннәр иде, — дип ычкындыра хатыны.

Тегеңә исә җитә кала, хатынын җәлләп тә тормый, кыйный. Ике көн үткәч: «Нәрсә, йөри аласыңмы ? Хәзер тыңла, йортны, өй эчендәге җиһазлар, терлек-туар, бөтен әйбер сиңа кала, мин синнән китәм, шәһәрдә яши башлыйм. Анда синең кебек тинтәкләр кирәкми. Сиңа үзеңә көн күрергә бераз акча да калдырам. Балаларым анасы булган өчен, син начар хатын булмадың, рәхмәт, усал булсам да түздең, шуңа күрә мин сине ташламам, булышып торырмын, ай саен акча җибәрермен, чамалап тотарсың. Этенәбетенә бирсәң, үзеңә үпкәлә, акчасыз калсаң үзең гаепле буласын, уйнаштан туган оныгыңны да кабул итмим. Сау бул» – дип чыгып китә.

Әби мескен бер яктан шатлана, икенче яктан кайгыра, гомер иткән ире бит. Нишлисең, гомер үтә. Әби хәленнән килгәнчә оныгына ярдәм итә, тик Назлыгөл генә аягына басмый. Бала тапкан вакытта нәрсәгәдер зыян тигән була, менә шулай яшиләр, хастаханәдә яталар, тик үзгәреш юк.

– Әби, ә әтисе бер дә кайтмадымы? Бабасы нишли? Кая соң хәзер алар?

– Назлыгөлгә биш яшь тулганда бабай үлә, ул байлык артыннан чабып йөргәндә дуслары алдаган. Берничә ел эшләгәч, ялган документларга кул куйдырып акчасыз калдырганнар. Шуннан йөрәк өянәге тотып үлгән. Ә күмәргә авылга алып кайталар, инде бабаң үлгәнгә дә ничә ел.

– Бабай?

– Әйе бабаң, мин әйтергә теләмәгән идем, унсигезеңне тутыргач сөйләргә уйлаган идем.

– Ничек инде, аңламыйм, ә әти, әти теге егетме? Ышанмыйм, ул шундый эчкерсез, мине дә ярата, юк, минем әти алай эшли алмас иде.

– Тукта, аңлатам, әтиең ташламады, ул гел кача-поса кайтып булыша иде. Ләкин бабаң каяндыр белгән. «Әгәр дә тагын шунда йөргәнеңне ишетсәм берсен дә исән калдырмыйм», – дигән. Ә авылга кайтып Гөлчәчәкне дә шулай куркыткан. Шуңа күрә әтиең кайткач Гөлчәчәкләр аның булышуыннан баш тартканнар. Әтиең бик борчылды. Ничә мәртәбә йөрәк өянәгеннән хастаханәдә ятты.

– Әйе, минем истә, ничә тапкыр үлемнән калды.

– Әйе, әтиең барыбер булышты, ул миңа, мин Гөлчәчәккә бирә идем, әтиең дә күп күрде балам.

Шул вакыт әбисе йөткерә башлады. Нәфис тиз генә су алып килде.

– Әбием әйдә ятыйк, инде таң ата, иртәгә сөйләрсең, сиңа ял итәргә кирәк.

Нәфис әле байтак йоклый алмыйча ятты. Ул ишеткән һәрбер сүзне яңадан барлап, уйлап чыкты. Ниләр генә булмаган бит, кино төшереп була дип уйлады ул. Тик әтисенең генә кылган гамәле башына сыймый. Әти, әти син мине дөреслек өчен көрәшергә өйрәттең бит, нигә үзен ялгыштың соң? Бабасының явыз адәм булуы бөтенләй дә аптырашта калдырды. Ничек итеп үз балаңны үтергәнче кыйнап була? Әйтерсең, әбисе бөтенләй дә башка кешеләр турында сөйләгән.

Нәфис йокыдан торганда көн уртасы җитә иде инде. Ул киенеп битләрен юды да, әбисенә кычкырды, ләкин әбисе генә җавап бирмәде. Өйгә кереп әбисе әзерләп калдырган ризыклар белән чәй эчте дә бакчага чыкты. Көн шундый матур, кояш кыздыра, бераз гына талгын җил исә. Нәфис түтәлләр янына килеп чүгәләде дә кишер араларын чүптән арындыра башлады. Анысын бетергәч чөгендер түтәленә кереште. Ләкин ул иелеп эшли башлауга ниндидер елан кура җиләге арасына кереп китте. Нәфис башта куркып калды, аннары таяк белән җиләк арасына төртеп карады, теге тагын селкенә. Нәрсә инде бу, Нәфис яңадан еланга төртте, елан усалланып Нәфискә таба борылып ысылдый башлады. Кырыйдан күзәтеп торган Зөбәйдә апа:

– Нәрсә, тия мәллә? Ул бит сиңа тими, син дә тимә, китсен үз юлыннан.

– Әби, бездә еланнар бар икән, каян киләләр алар?

– Быел су күп булды, ташу вакытында кереп калдылар ахры, бу төр еланнар дымлы җирләрне ярата, шуңа да монда төпләнгәннәр. Бу еланнар кешегә тими, күрәсеңме муенына балдак кигән? Без бит күлгә якын яшибез, менә безгә кунакка кереп чыгалар.

дәвамы икече ялларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев