Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

САЛКЫН ДИМӘ!

Гөлүсә Батталова иҗаты.

Салкын димә!
Яратусыз яшәп,
Ялгыз учак тергезәлми
Пыскып сүнгәннәр бар...
Олы мичкә сыңар чыра тапмый,
Поста йорты кебек үлгәннәр бар.

Салкын димә!
Бозлы баскыч төбен
Яланаяк таптап
Үксез тәкъдир кичкәннәр бар...
Эчендәге утны басар өчен
Ачы әрем суы эчкәннәр бар.

Салкын димә!
Чынлап туңганнарның
Кутырлаган җан ярасын
Кузгатырсың ялгыш...
Бүрәнәләр шартлап ярылырлык
Кышлар безгә, исеңдәме, таныш?

Салкын димә!
Бүген кояш үзе
Йөрәкләрдә посып яткан
Җылыбызны көтә.
Онытылган сабыйлыкны уят -
Юешләнгән борын астын сөрт тә.

Салкын димә!
Салкын димә әле!
Исәрләник көртләр ерып,
Пар чыгарып "түбәләрдән".
Тәмен татыйк тел очында карның -
Без үзгәргән, ә ул үзгәрмәгән...
Үзгәрмәгән...

23.12.2021.
Гөлүсә Батталова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев