“Сәли чишмәсе”нең серләре
Җирне, тыгыз һәм җансыз туфракны дөньяда кеше һәм су гына хәрәкәткә китерә ала.
Суда көч-көдрәт, су булган җирдә хәрәкәт, сусыз дөньяда яшәеш юк... Әгәр гаҗәеп зур океан-диңгезләрне, киң елга-күлләрне тукландырып-тулыландырып тоган кечкенә, барлыгы-юклыгы да еш кына беленмәгән чишмәләр булмаса, дөньяда яшәеш тә, хәрәкәт тә бумас иде. Су- дөнья яратылышының башлангычы. Җир, туфрак шул Су дәрьясеннан шытып чыккан.
“Тамчы таш тишә”, диләр. Дөрестән дә, нәни генә, бер зыянсыз бихисап чишмәләр бергә җыелып шул тау-ташларны актару сәләтенә ия булган Су стихиясен барлыкка китерә түгелме?! Бу хакыйкатьне табигатьтән аерылмаган ата-бабаларыбыз бик яхшы аңлап яшәгән. “Чишмә”- фарсы сүзе. Бүгенеге телдә аның “чыгыанак”, “башлангыч”, “нигез” кебек мәгънәләре бар. Шул ук мәгънәне белдергән “кизләү” сүзе борынгы төрки телдән хәзерге татар теленә үзгәрешсез килеп җиткән сүзләрнең берсе. Димәк, кешеләр бик борынгы заманнарда чишмәләрнең дөнья корылышында саллы урын алып торуын тойганнар.
Кеше язмышын еш кына тау-ташларны тишеп, авыр-авыр җир катламнарын ертып якты дөньяга, кояш һәм ай йөзләрен күрергә, кешеләрне сокландырырга омтылган чишмә белән чагыштыралар. Чишмәнең җир өстенә тишеп чыгуы нинди могҗиза булса, һәр кешенең тормыш юлы серле йомгакка тиң. Чишмә барлыкка килү дә, адәм баласына җан иңү кебек үк, илаһи табигать көчләренең бөек сере. Кеше язмышы туган туфрактан башлана, бихисап каршылыкларны җимереп, борма-борма юллар үтә- нәкъ чишмә юлы кебек. Шул гомер эчендә чишмә күпме файда китерә, күңелләргә күпме илһам орлыклары салып өлгерә, үзе турында күпме матур истәлекләр калдыра!.. Кеше дә шулай бит!.. Җиһанга аваз салу белән бакый дөньяга китү арасындагы вакыт – мизгел генә булса да, кайберәүләр шул вакыт аралыгында халык хәтерендә мәңгелеккә уелып калырдай гамәлләр кылып өлгерә... Ә барысы да туган як чишмәләреннән башлана!
Безнең Күшәр авылы да чишмәләргә һәм коеларга байлыгы белән аерылып тора. Мин бу язмамда шуның берсе “Сәли чишмәсе” турында язып китәсем килә. Бу чишмәнең исеме килеп чыгышы белән бик тә кызыклы. “Сәли чишмәсе”нең килеп чыгу тарихы болайрак: авылда Сәли атлы бер кеше яшәгән, аның бер-бер артлы гел кыз балалары гына туып торган. Сәли ир баласы тууын бик көткән һәм –“Әгәр ир бала туса, чишмэ күзен ачып бурап куяр идем “ – дип нәзер әйткән булган. Сәли бәхетенә ир бала дөньяга аваз сала . “Әйт нәзер-тот хәзер” дигән әйтемне күздә тотып, Сәли әйткән нәзерен үти.
Иҗат итү- җир актарып алтын табу белән бер. Ләкин чишмәне табу да үзенә күрә бер иҗат бит!Җир катламнары, таш токымнар астында чишмә күзе барлыгын белеп, суны иреккә чыгарып, кешеләргә файда китерү һәркемнең кулыннан килми.Табигат кануннарын кечкенәдән яхшы аңлаган, әйләнә - тирәлектәге һәр хәрәкәтнен асылын тоемлаган гына булдыра ала бу гамәлне. Җир астындагы суның тибешен, чишмә сулышын күңел күзе белән генә күреп буладыр. Чишмә табып халыкны бәхетле иткән кешеләргә иң олы рәхмәт- шул чишмәдә аларның исемен мәңгеләштерүедер.
Нәзерен үтәүче Сәли абзый чишмәсе эле дә Сәли исеме белә аталып йөртелә. Тик хәзер чишмә юлына үләннәр үскән. Күп кеше үзе казыткан коедан файдалана. Ләкин Сәли чишмәсенең көмеш, шифалы суын кулланучылар да юк түгел.
Җырлый-җырлый ага салкын чишмә,
Үз-үзен әсала агар юл.
Ник ваемсыз кеше, ник карамый,
Ярдәм итәм диеп сузмый кул.
Бу чишмәләр авылым тарихы бит,
Горурлыгы безнең төбәкнең.
Без карарга тиеш,без сакларга,
Җылылыгын кушып йорэкнең.
Син югала күрмә, агар чишмәм,
Мин чаң сугып сорыйм, бер ярдәм,
Бер янына тагын берәү килер,
Изге җаннар табылыр меңнәрдән.
Авылыбызның тарихи мирасы булган чишмәләребезнең барысы да диярлек ташландык хәлдә, әле алай гына түгел коелар да мескен хәлдә калганнар. Бу авыл халкы өчен дә, авыл җирлеге советы өчен дә, күмәк хуҗалык өчен дэ борчылырлык мәсьәлә булып тора. Бер кеше генэ бер ни эшли алмый, ә менэ бөтен халык купса тау күчерә ала. Авыл җирлеге түрәләренә дә, авыл халкына да җиң сызганып эшкэ керешергә кирәк. Югыйсә тарихи мирасларыбыз акрынлап юкка чыгу алдында тора.
Табигатнең кадерен белегез!
Чишмәләргә килеп төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез,
Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын,-
Чишмәләрнең кадерен белегез!
(Илдар Юзеев.)
Гөлүсә Галимҗанова (Күшәр авылы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев