Тиң түгел... (хикәя)
1 өзек
Авылга эшкә кайтырга направление биргәч, кәефе төште Язиләнең.
-Пединститут тәмамлаган укытучылар авылга да кирәк бит. Ул авылның мәктәп директоры мәктәпкә татар теле һәм әдәбияты укытучысы кирәк, дип ничә тапкыр заявка биргән. Ике ел эшләргә туры килә, аннан инде үзеңә кара. Каласыңмы, юкмы, теләсәң нишләрсең, - диде деканда утыручы абзый.
Кайберәүләргә төрле шәһәрләргә направление бирделәр. Әнә дус кызы Гүзәл шушы шәһәрдә генә кала. Ә Язиләгә авылга. Нинди гаделсезлек? Өйгә дә кәефсез кайтты кыз. Әтисе яраткан кызының авызы салынганлыгын тиз сизде. Хәлне белгәч, тынычландырды.
-Ике елга гына бит кызым. Түз инде. Аннан монда килеп эшләрсең. Ә Рәфил белән сөйләштеңме соң? - диде әтисе Илдус.
-Рәфил ачуланыр инде. Бер елдан соң өйләнешербез дигән идек. Ә монда ике елга. Кирәк бит ә! - дип еларга җитеште.
Егете килгәнче кәефсез утырды Язилә. Ниһаять, Рәфиле янына чыкты, аны кысып-кысып кочаклады.
-Мине направление белән ике елга авылга эшкә җибәрәләр, - диде гаепле кеше сыман.
-Ярар инде елама, нишлисең. Атна саен кайтып йөрерсең, очрашырбыз. Ике ел тиз үтеп китәр. Аннан өйләнешербез, - дип юатты кызны, кочаклады үпте...
Икенче көнне әтисе белән направлениедә язылган авылга, кайтып киттеләр. Көчкә эзләп таптылар. Җитмәсә яңгыр да ява, әтисенең машинасы бармады, батты.
-Хәерлегә түгел бу әти. Нинди Ходай оныткан авыл бу? Төссез, пычрак, ерак. Ничек мин бу джунглида ике ел түзеп бетәм, белмим. Җәһәннәмгә җибәргәннәр, диярсең. Квартирага кертүче Әсма әбине каян табабыз инде? - диде борчылып кыз.
Яңгырда, караңгыда машина эчендә утырып торгач, ерактан трактор уты күренде. Аны әтисе белән туктаттылар. Кабинадан... мәһабәт буйлы егет төште. Юештә тычкан баласы кебек юешләнгән кызны күрде.
-Бар машина эченә кер матурым. Бу яңгыр бар чибәрлегеңне юып бетерә, хәзер тарттырып чыгарам, - диде егет.
-Безгә Әсма апа өе кирәк. Кайда икәнен беләсезме? - дип сорады кыз.
-Мин бу авылның күселәренә кадәр беләм. Монда тудым, үстем. Исемем Илшат. Утырыгыз, тизрәк. Я иртәгә авырырсыз, - диде дә трактор кабинасына утырып машинаны тарттырып чыгарды.
Ун минут тирәсе узгандыр, әтисенең машинасын Әсма апа капка төбенә китереп туктатты...
Әтисе дә, Язилә дә рәхмәт тә әйтергә өлгермәделәр, китте дә барды егет. "Бу авыл җирендә бигрәк кешеләр әллә нинди икән" - дип уйлап куйды кыз. Ишек шакыдылар.
-Кем анда? - дип сорады карлыккан тавыш.
-Әсма апа! Мин бу, яңа укытучы яшәргә сезгә җибәрделәр иде. Әтием белән мин, - диде Язилә.
Ишек келәсе шакылдады, каршыда чал чәчле ябык кына хатын пәйда булды.
-Керегез, кер, - дип кодалады ул аларны. Кабалана-кабалана чәен куйды, иске холодильнигыннан өстәлгә ризыклар чыгарды.
-Тәмамланган уку елында берничә ай буе татар теле укытучысы булмады. Нәсимә яшьли үлеп китте бит. Әйбәт укытучы иде. Мин үзем дә мәктәптә идән юучы булып эшләп пенсиягә чыктым бит. Мескен директорыбыз Илсур аптырады инде. РОНОГА күпме барды. Авылга берсенең дә кайтасы килми шул. Хәерле сәгатьтә инде кызым, - диде Язиләнең аркасыннан сөеп.
Авыл турында озак сөйләде Әсма апа. Шундый ярату белән сөйләде ки ул аны, әйтерсең лә шушы караңгы, пычрак юллы авылдан да гүзәл җир юк. Гаҗәпләнеп тыңлады кыз.
-Апа безнең машинаны трактор белән бер егет сөйрәтеп чыкты да китеп барды. Илшат исемле диме. Рәхмәт тә әйтеп кала алмадык, - диде Язилә.
-Әәә Гөлфизә малае. Чая, матур, мут егет. Яхшы тракторчы ул. Эшләсә, җен кебек эшли. Район гәҗитләре күпме язды үзен. Мәктәпне бетергән елны әтисен урманда агач басып үтерде. Автотранспортныйга кереп укырга хыялланды иде егет. Белеме дә бар. Тик кая инде уку, авыру әнисе, йорт-җирне дә ремонтлыйсы бар. Шулай итеп монда калды, - диде хуҗабикә.
Тагын озак сөйләштеләр. Аннан Әсма апа алдан кызның әтисенә, аннары Язиләгә урын җәеп бирде. Юлда арган кыз тиз арада йокыга талды.
Иртәгәсен әтисен шәһәргә озатты. Моңсу булды Язиләгә. Ике ел түзәргә! Документларын барлап, мәктәпкә, директор янына барырга, эшкә урнашырга җыенды.
Иртән иртүк торып чәй эчкәч, Әсма апа Язиләгә эш кушты.
-Бар Машаны ашатырга алып кит әле кызым, - диде.
-Маша кем соң ул? - дип сорады кыз.
-Минем кәҗәм. Телевизордан күргән идем, бер марҗа хатыны ягымлы итеп кәҗәсенә Маша, дип эндәшә, шуңа куштым. Син кара аны ул иреккә чыкса, тәртип бозарга ярата, бауны ычкындырма, бакча башында бер казык булыр шунда яхшы итеп бәйлә. Бавын да кыскарак чорна, бәрәңге бакчасына кермәсен, - дип кызның кулына баулы кәҗә тоттырды. Кыз үз гомерендә дә кәҗә тотып йөрмәгән булса да яхшысынмады, берсүзсез ризалашты.
Бакчага чыкты гына иде, кәҗә китте дулап. Язилә куркуыннан кычкырып җибәрде. Шунда күрше бакчадан җирән чәчле кыз чыкты да кәҗәне белән Язиләне икесен куып җитеп, кәҗәнең мөгезеннән тотып туктатты.
-Маша уйнарга ярата ул, Әсма апа аны әнә теге казыкка бәйли, - дип кәҗәне алып барып үзе бәйләде.
Шуннан күрше кызлар сөйләшеп киттеләр.
-Мин Гөлнур, Әсма апаның күршесе. Авылда почтальон булып эшлим. Син кем? - диде кыз.
- Исемем Язилә, педагогия институтын бетергәч, направление биреп, сезнең авылга җибәрделәр, - диде ул.
-Син матур бит, шәһәрдә егетең дә бардыр, - дип сорады күрше кызы.
-Бар Рәфил исемле. Монда ике ел эшлим дә өйләнешәбез, - диде Язилә.
-Ә минем артымнан беркем йөрми. Җирән, сипкелле генә, диләр. Әйдә, бүген клубка чыгабыз. Мин сине кызлар-егетләр белән таныштырам. Мондый чибәр шәһәр кызы ияртеп барганны күргәч, подружкалар көнләшерләр әле, - диде Гөлнур.
-Белмим инде, - дип иңбашын сикертте Язилә...
Кичкә киенеп кереп тә җитте Гөлнур.
-Мин бит барам, димәдем, - дип кырт кисте кыз.
Бу сүзләрне Әсма апа да ишетте.
-Бар бераз укуларың башланганчы безнең клубны күреп кайт, тик 12дән соңга калмагыз. Сәгатьне карап торам, - диде.
Алай дигәч киенде инде Язилә. Гөлнур бер шкаф тулы матур киемнәрне күргәч "ах" итте.
-Соң мә теләсә кайсын алып ки, - диде укытучы кыз.
-Минем бит синең кебек фигурам юк. Миңа ярамыйлар болар, - диде Гөлнур өметен өзеп.
Чыгып киткәндә Әсма аптый:
-Гөлнур сиңа ышанып җибәрәм Язиләне, ул авылны, кешеләрне белми, алып бар, алып кайт, - диде хатын.
-Алып баруын алып барырмын, тик кайтканда егетләр озатырлар, - дип көлде Гөлнур.
-Кирәге бар авыл мужланнарының, минем шәһәрдә Рәфилем көтә, - диде Язилә.
Клубы да агач икән. Бер көтү егетләр басып тора. Язилә күтәрелеп карарга да курыкты. Кирәкләре юк, диде эченнән. Эчкә үттеләр. Клуб уртасында 4-5 кыз сикереп-сикереп бииләр. Монысы да кыргый тыелды кызга, сәер бииләр, диде ул. Гөлнур дус кызлары белән таныштыра башлады: Гөлшат, Сиринә, Әлфия... Язилә әкрен генә "Исәнмесез' - диде.
Бергә торганда Илшат килде дә көчле куллары белән барлык кызларны кочагына алды. Язилә дә эләкте, яратмады кыз, нинди зоопаркка килеп кердем соң, дип ачуланды. Шәһәрдә болай кыланмыйлар бит.
-Исәнмесез кызлар! Ял итәбезме? Менә шәһәр кызы да чыккан. Их, ник кенә бишенче класста укыймыйм икән? Шушы чибәр укытучының дәресләрен көнен-төнен тыңлар идем, - диде егет кызның күзләренә карап.
-Мин сезнең тәртибегезгә кичекмәстән икеле куяр идем. Үзегезне зоопарктагы маймыл кебек тотасыз. Кагылмагыз, өстегез, кулларыгыз пычрак, - дип аны этеп үк җибәрде.
-Шәһәр кызлары кәттә бит алар. Мазутка баткан егетне кочаклаталармы соң? Шәһәрдә ялтырап торган ботинкалы бардыр әле, - диде Илшат.
-Анысы сезнең эшегез түгел. Әйдә киттек Гөлнур, - диде Язилә.
-Юк, юк китмәгез. Рәхәтләнеп күңел ачыгыз. Беренче көннән үк авылыбыз клубы турында начар тәэсирләр калмасын инде. Мин китәм, - диде дә чыгып китте.
- Алсуы кайда соң? - диде бер кыз.
-Әйтәм аның белән серьезно йөри инде, - диде икенчесе.
-Их, минем белән йөрсен иде. Үзе чибәр, эшчән. Сиздегезме куллары нинди көчле, - диде Сиринә.
Өйгә кайткач йөрәге әрнеде Илшатның. Бөтен кеше алдында кулларың пычрак, киемең начар, диде шәһәр кызы. Өй ремонтларга акча күбрәк булмасмы дип подработка алган иде егет, кичкә кадәр эшләде. Юынып тормады инде, Алсу булса берсүз әйтми, егетне ярты сүздән аңлый.
Илшатның аяк тавышларына әнисе Гөлфизә дә уянды.
-Әни, иртәгә мин районга барып бераз үземә өс киеме алып кайтам, әле. Алайса кияргә дә кием калмады, - диде егет.
-Теге тактага дигән акчаны аласыңмы? Икенче елга ремонт башлыйм, дисең бит. Өйлән улым Алсуга, стройканы бергә күтәрерсез, җиңелрәк булыр, - диде әнисе.
-Әлегә юк әле, йортны кеше рәтенә кертәсе бар, - дип бүлмәсенә чыгып китте егет.
-Яратмый, яратса әллә кайчан өйләнер иде, - диде ана сыкрап.
Егет йокларга ятты. Күз алдына укытучының турсайган авызы, шомырт кебек кара күзләре килде. Матур бит ә! Күпме авыл кызлары белән йөреп тә шундый матурны күргән юк иде. Зур бавырлы, өстән аска карый торган кыз...
Уйлама нәрсәгә кирәк ул? - диде үз-үзенә егет.
Иртәгәсен әнисенең сеңлесе улы Илнур керде.
-Әйдә район үзәгенә барып кайтыйк әле. Бераз киемнәр алмакчы идем, - диде егет.
-Нәрсә Алсуга өйләнәсеңме әллә? - дип шаяртты туганы.
Эндәшмәде. Кичен район үзәгеннән алып кайткан киемнәрне киеп клубка төште. Аннан карады, моннан күзәтте. Юк шәһәр кызы. Әнә җирән Гөлнур үзе генә басып тора. Шунда Алсу килеп кочаклады.
-Мин сине эзлим. Кемне карыйсың? - диде кыз.
-Илнурны карыйм. Кеше алдында миңа алай асылынма, - дип ачуланды Илшат...
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев