Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Тиң түгел... (хикәя 11)

11 өзек

Авылга кайткач, бу сөйләшүне Әсма апага сөйләде Гөлнур. Әсма апа озак уйланды һәм башына бер уй килде...

·        Иртән иртүк Әсма апа мәктәпнең яңа директоры, хәрендәше Зөбәйдә янына менеп төште. Беркемгә берсүз әйтмәде. Аннан Гөлнурны чакыртты.

-Син сөйләгәннән соң йөрәгем урыннан кузгалды. Жәллим мин ул баланы. Яшьлеге, чибәрлеге белән уйлап бетермәде. Хәзер киңәшергә кешесе дә юк, әнисе дә үлде. Буталган ул, бераз юл күрсәтергә кеше кирәк аңа. Яшьлектә кайсыбыз ялгышмаган? Әйдә иртәгә мине аның янына алып бар әле, сөйләшәсе бар, - диде Әсма апа.

Иртәгәсен ул капкасын бикләп, Гөлнур белән шәһәргә китте. Язилә аларны ишек төбендә күргәч, сөенеп туймады, Әсма апасын кысып-кысып кочаклагач, күзләренә яшьләр килде.

-Ничек сагынганнарымны белсәгез! Әсма апа Машага кадәр сагындым, - диде Язилә.

-Әйдә, сөйләмә әле, рәхәт тормыштан үзең качтың шәһәргә. Бу таш калада мин бер сәгатьтә тормас идем. Мин сиңа бер тәкъдим белән килдем. Гөлнур сөйләгәч йөрәгем әрнеде. Бу синең бәхетле булу өчен бердәнбер юл. Белмим барып чыгармы юкмы? Бәлки барып та чыкмас. Тик алдан сорыйм әле: сиңа Илшат кирәкме? Әгәр дә элеккеге кебек булсаң, авызымны да ачмыйм, - диде Әсма апа.

Язиләнең йөзләре яктырып китте, күзләре балкыды.

-Әлбәттә, мин аны кире кайтарасым килә. Бик килә Әсма апа! Күпме әрнеп еладым. Элеккеге кебек тормышымда ул булса, улымның әтисе булса, мин хәзер әллә нәрсәләр дә бирер идем. Зинһар әйт инде Әсма апа, берәр җылы хәбәр бар мәллә? Илшат минем хакта сорады әллә? - диде өметләнеп Язилә.

-Сорамаячак та. Ул ирдә горурлык көчле. Син салган яра тирән аның, көрәк белән батырып алган кебек, тирән казып алдың бит. Аның йортыннан болай гына, улыңны кочаклап үзең генә чыгып китсәң дә ярар иде, башка ирнең машинасына утырып киттең. Син киткәч Илшат юләрләнә башлады, дип сөйләгән Гөлфизә. Шуңа бернигә дә өметләнмә. Өмет юк. Тик омтылыш ясап карарга кирәк. Нәтиҗәсе булыр дип тә өметләнмә. Бу просто ятып калганчы атып кал дигән сүз генә, - диде Әсма апа хатынның йөрәген кисеп.

-Беләм Әсма апа, белмимме соң? Һәрбер ялгыш адымым өчен күңел өзгәләнә. Яратмаган ир, Илфатка үги әти белән яшәп бик яхшы аңладым мин. Үзәгемә үтте. Ходай элеккеге тормышымны кайтарып алырга бер кечкенә генә шанс бирсә дә мин аны гомердә дә ычкындырмас идем, - диде әрнеп Язилә.

-Күрәм, сүзләрең йөрәктән чыга. Элеккеге чыркылдавык кызның эзе дә калмаган. Ябыккансың, сулыккансың балакай. Шуңа сөйлим тыңла, - диде Әсма апа.

Сүзен дәвам итте Әсма апа.
-Мин сөйлим, син бүлдермичә генә тыңла. Мин Зөбәйдә апаң белән сөйләштем, ул хәзер безнең мәктәптә директор. Хәрендәш тиешле безгә. Ул сиңа ярты ставкага дәресләр бирәм диде. Авылга кайт, миндә тор, ярты ставка булса да, ярар, акчаң җитәр, әнә бакчада җиләк-җимеше күп, мин барыбер эшли алмыйм , эшләрсең, өчебезгә генә җитәр. Ачтан үлмәбез. Матур гына эшлә. Илшат шул авылда бит ул, беркая да китмәгән.
Сине шул авылда гади укытучы килеш яратты. Шуңа ышанмаслык булса да кечкенә генә өмет бар. Күз артында яшәгәнче, күз алдында яшә, диләр бит. Бер күрмәсә, бер күрер. Тик колагыңа кат-кат керт: бернинди кыска итәк, бернинди ирләр белән танышу булмасын. Илшат бер генә начар сүз ишетсә дә, теге кечкенә өмет тә бетәчәк. Болай да аның белән бернинди кушылу юлың юк, ә инде кырын сүзләр ишетелсә, бернигә дә өметләнмә. Өч ел гына шулай яшәп кара, аннан берни барып чыкмаса, үзеңә карарсың инде, - диде Әсма апа.

-Әгәр дә гафу үтенсәм Әсма апа? - дип сорады Язилә.

-Юууук, бара күрмә тагы, син аның ачуын гына китерәсең. Мин әйткәнне тыңлап тып-тын яшә, бәлки ни булса да килеп чыгар, - диде Әсма апа.

-Кайчанда булса Илшат кичерер дисеңме? - диде Язилә.

-Белмим, тик түзәргә, көрәшергә! Үзең ваклап җимергән мөнәсәбәтне менә шулай ваклап торгызырга кирәк булачак. Син шулкадәр катлаулы юл үтәсең киләме соң? - диде Әсма апа.

-Мине теге хатын борчый. Теге сары чәчле хатын, - диде Язилә.

-Син шәһәр егете белән йөргәндә Илшат түзде бит.

Синең ул хатыннан ике өстенлегең бар: берсе - Илшат сине чынлап яратты, икенчесе - улың. Шул ук вакытта теге хатынның да ике өстенлеге бар: берсе - ул бер Илшат белән генә очраша, икенчесе - шәһәр хатыны булса да рәхәтләнеп авылга кайтып йөри, синең кебек чирканмый. Шуңа уйла кызым. Җиңел булмас, тик башка юл да юк. Ашыгып карар кабул итмә, кат-кат уйла. Кирәкме ул сиңа? Түземлегең җитәрме?

Ярар без киттек, автобуска соңга калабыз, - дип Язиләне кочаклап, ашыгып чыгып киттеләр Әсма апа белән Гөлнур...

Кунаклары киткәч озак уйлады Язилә. Юк, аны авырлыклар куркытмый, ә Илшатның күз алдында өйләнеп кайтуы куркыта иде. Мондый вакытта ачы көнләшү, чарасызлык биләп ала. Әтисе белән киңәшләште.

-Кызым белмим, ирең кичермәсә тагын да авыр булмасмы? - диде Фәрит.

Тагын берничә көн уйларын үргән-сүткәннән соң, улын кочагына алып аңардан сорады.

-Улым әти янына кайтыйкмы? - диде малай. Илфат шатланып башын селкеде.

-Ярар без бергә булмасак та, ичмасам Илфат әтисе янында булыр, - дип әйберләрен җыйды.

-Әти син безне кайтарып киләсеңме? - диде Язилә.

Шулай итеп авылга кайтып җиттеләр. Беренчесендә ике ел укытам да китәм, дип кайткан булса, монысында "Я раббем, мине бәхетле ит!" - дип аяк басты җиргә...
Әсма апа бик шатланды. Яратып өлгергән кызы кебек иде ул аның. Язилә әтисен озаткач. ишегалдына чыкты. Шундый сагындырган, абзардан кәҗә тавышы ишетелә. Машаны барып карады.

-Әсма апа Илфатны карап тор әле мин Ләйлә янына барып киләм, бик сагындым үзен, - диде хатын.

Язилә апасын кысып кочаклаганда елады инвалид кыз.

-Я елама, мин озакка кайттым. Кимендә өч ел укытам әле монда. Аннары... белмим. Хәзер син минем класста түгел инде, тик барыбер мин сине ташламыйм. Ничек яшәп ятасың? Яныңа килүчеләр бармы? - дип юатты Язилә апасы.

-Сирәк кенә Илшат абый керә, күчтәнәчләр кертә, классташлар килә, - дип сөйләде Ләйлә.

Озак утырдылар кызлар. Аннан Язилә кайтырга чыкты. Артына каерылып карады, зур заманча йорт басып тора. Әйе, Язилә ак күлмәктән аяк баскан йорттан берни калмаган...

Икенче көнне иртән Язилә мәктәпкә менде. Зөбәйдә апасы белән танышты. Документларвн таныштырды. Классын җыештырды. Кыскасы көне буена эш җитте. Кайтканда ихтыярсыздан күз ерак түгел агачлыкка төште. Куркып китте. Яшьлеген харап иткән агачлык. Пычрак җанның алдап килүе, тәненә ябышуы... Ничә еллар куркыныч төшләрендә күрде ул аны. Йокыдан торгач тәне генә түгел, җаны да калтырый иде. Башка гомердә дә очратырга язмасын иде. Шөкер авылда башка участковый эшли диделәр.

Илшат бүген иртән үк эштә. Дилә башка шәһәрдә. Атна-ун көннән генә кайтам, диде. Шуңа иргә күңелсезрәк тә.

-Син хәбәрне ишеттеңме соң әле? Язилә авылга кайтып, яңадан укытучыга эшкә кергән, иреннән аерылган, дип сөйлиләр, - диде Илнур.

-Ишетмәдем, ишетәсем дә килми. Иреннән аерылса, тагын кияүгә чыгар әле, Язилә өчен проблема түгел ул, - диде Илшат исе дә китмичә.

-Шулкадәр күңелең кайттымы? - дип сорады Илнур.

-Үзем генә беләм. Ә менә улымның кайтуы яхшы хәбәр. Дилә командировкада вакытта мин дә аның белән бер атна ял итмәкче булам. Күптән күрмәгән Илфатны, бергә балыкка барырбыз, машинада йөртермен, шәһәрдә уйнатып кайтырмын. Аннары быел укырга керә ул, кирәк-яракларны алырга булыр. Бер атна эшләп торасыңмы? - диде Илшат. Илнур ризалашты.

Язилә мәктәптән кайткач, улы белән бакчага чыкты, чүп утады, җыйган үләннәрен кәҗәгә ташыды. Тиздән суганны да җыясы бар. Мәктәп эшләре башланганчы башкарырга кирәк. Тирләде-пеште, арды, башлагач утап бетерим инде, дип тырышты. Кичкә кадәр шулай.

Шунда бакча башыннан эштән кайтып барганда Илшат машинасы туктады....

Илшат машинадан улын чакырып кулын селтәде.
-Әни, әти килгән, әти! - дип йөгереп бөтен көченә Илшатка таба йөгерде. Илшат аны машинасына утыртты да китеп тә барды. Язилә эшләрен бетергәч, өйгә керде, юынды.

- Илфат кайда соң? - диде Әсма апа.

-Илшат бакча башына туктады да утыртып китте, - диде Язилә.

-Сиңа берсүз әйтмәдеме? - дип сорады карчык.

-Юк, исәнләшмәде дә, баланы алып китәм, дип тә әйтмәде. Утыртты да китте, - диде Язилә.

-Ярар, борчылма үз әтисе сагынгандыр. Китерер әле, - диде Әсма апа.

Ул көнне бала кайтмады. Икенче көнне иртән Илнур килде.

-Язилә исәнме! Илшат җибәрде иде. Илфат укырга барганчы бер атна миндә торсын әле, ди. Аннары китереп бирермен, диде. Борчылып ятма, - диде Илнур.

Язилә "ярар" диде.

Илшат улы белән рәхәтләнеп ял итте. Күптән шулай күңелле булганы юк иде аңа. Шәһәргә дә берничә тапкыр барып кайттылар. Автосалонга да кереп чыктылар. Әтисе кебек техника яраткан малай салондагы барлык машиналарга утырып чыкты.

-Зур үскәч улым мин сиңа үзең теләгән машинаны алып бирәм, - дип баланы иркәләде. Укырга барырга да товарлар күп алдылар. Чишмәгә төштеләр, елгага барып балык тоттылар. Кыскасы, бер атна сизелмәде дә. Китерәм, дигән көнне малай арып йоклап китте. "Ярар йокыдан торсын инде, аннары китерәм, - диде Илшат.

Ә Язилә үз-үзенә урын таба алмады.

-Иртәгә укырга, малайны мунча да юындырып чыгарасы бар. Ник китерми инде. Үзем барып алырга инде, - дип борсаланды.

Әсма апа да борчылды.
-Мунча узып бетә бит инде. Бар барып алып кайт. Бәлки Илфатның иртәгә мәктәпкә барасын оныткандыр Илшат. Артыгын сөйләмә, баланы ал да кайт, - диде Әсма апа.

Язилә таныш сукмаклардан китте. Ничә ел алардан атламаган. Аяклар авыр атлый. Бугазда төер. Җан яралы кош кебек.... Әкрен генә ачык капкадан керде...

Илшат залда үзе генә утыра иде. Язиләне күргәч, бүлмәгә таба бара башлады.

-Илфат йоклап китте иде. Хәзер уятам, - диде ир.

-Илшат, бер биш кенә минут булса да мине тыңла әле. Бар яклап гаепле булып йөрисем килми. Дөресен сөйлисе иде. Без очрашканда сине яратмавым, Рәфил белән йөрүем хакында яшермәдем. Син минем тормышымда беренче ир Рәфил дип уйлыйсыңдыр. Юк. Мине мәктәп янындагы куаклыкка алып кереп участковый Әнсар көчләде. Мәктәпкә дәштеләр, дип алдап утыртып китте. Беркатлы идем, чит авыл, белеп тә бетермим, ышандым. Хәтерлисеңме, синең янга битләрем тырналган килеш чыктым. Шул көнне иде ул, - диде елап Язилә.

-Чөнки син көлеп-елмаеп аның машинасына утырып йөрдең. Башка кызларга ябышмады бит. Ник сиңа гына? Ә ник миңа әйтмәдең бу хакта? - дип сорады Илшат.

-Мине куркытты ул вәхши, синең турында начар сүзләр сөйлим, эшеңнән кудыртам, диде. Аннары шәһәргә киттем. Рәфилнең дә башка кыз белүен йөрүен белдем, - дип сөйләвен дәвам итте кыз.

-Шунда бер гади тракторист ярады, әйеме? - диде ир ачынып.

-Әйе, син минем арттан бик яратып йөри идең. Мин теләгән кеше түгеллегеңне гел әйтә килдем. Ризалаштың бит, үзең. Мин синең белән яшәгән вакытта беркем белән дә хыянәт итмәдем. Ә башка ирләргә күз төшерү уены ул син миннән ваз кичсен өчен генә кирәк иде. Шәһәргә китәсем килде. Туйган идем бу авылдан, - диде.

-Ә ник хәзер әйләнеп кайттың? - дип сорады Илшат.

-Балабыз хакына булса да кичерүеңне үтенеп, - диде хатын.

-Хәзер Илфатны уятып җибәрәм, бар чыгып кит, күземә күренмә, - диде кырыс ир.

Тиз арада баланы күтәреп чыкты, битләреннән үбеп, әнисенә тоттырды.

Язилә баласын җитәкләп урамнан атлады. Сабый тыпыр-тыпыр килеп атлый да әнисенә карый:

-Әни ник елыйсың? - дип сорый. Язилә аны тынычландырып башыннан сыйпый.

Әсма апа да Язиләнең елаудан кызарган йөзен күрде.
-Әйттем мин сиңа авыр булачак, диеп. Берсүз әйтмәскә иде аңа, баланы алып чыгып китәргә иде, - диде Әсма апа.

-Дөресен генә сөйлисем килде. Башка бер сүз әйтмим, - диде Язилә.

-Аның өчен ул дөреслек, син башка ир машинасына утырып китеп бардың, менә шул, - диде авыр сулап карчык.

Иртәгәсен Язилә белән Илфат беренче сентябрь бәйрәменә киттеләр. Ак күлмәктән, коеп куйган Илшатка охшаган улы белән горурланды Язилә. Бәйрәмнән кайтып ашап-эчкәннәр иде ишек шакылдады. Илнур Язиләне чакырды. Чоланда берничә коробка әйбер.

-Илшат Илфатка уку кирәк-яраклары алган. Шуларны китердем, - диде Илнур.

-Үзе кая соң? - дип сорады хатын.

-Бүген Диләсе кайта, аэропортка каршы алырга китте, - диде Илнур.

Язилә дәшмәде. Димәк теге сары чәчле, чибәр хатын Дилә исемле. Көнләшү хисе телем-телем кисте йөрәген. Язилә сагынган, зарыккан кочакка ул керә бүген димәк, назлы сүзләрне дә ул ишетә.... Кәефе китте, эче янды Язиләнең.

-Нәрсә булды, кәефең төшкән? - диде Әсма апа.

-Син авыр булачак дип әйткән идең бит Әсма апа, менә шул авырлык инде ул. Теге сары чәчле хатын Дилә исемле икән. Илшат аэропорттан каршы алырга киткән, - диде кабатлап Язилә.

-Бер вакыйга искә төште. Яшь вакытыгыз. Синең янга кара машина белән Рафил кайткан иде, ул көнне Илшат та килде. Рәфил турында белгәч, йөзе нәкъ синеке кебек иде. Бу тормыш ничек әйләнеп кайта ә? Хәзер син янасың. Ярар ни булса да шул була кызым, яшәп кара әле бераз. Урыслар әйтмешли достойно яшә! - диде Әсма апа...

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев