Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Тиң түгел... (хикәя 13)

13 өзек

Илшат та, Дилә дә алгы рәткә килеп утырдылар. Язиләнең йөрәге "жу" итте, күңеленә кара күмер ташлыйлармыни, авырайганнан-авырайды. Шул авырлыкны җиңә алмый, күзләргә яшь тулды. Ә сары чәчле хатын Илшатның колагына елмая-елмая сөйли дә сөйли. Үзе кулларын болгый. Нинди ак, матур куллары, тырнакларын ясаткан. Язилә үзенең кулларына карады. Алар бакча, йорт эшеннән яргаланып беткән.

-Син кеше алдында елап җибәрә күрмә тагы, - диде Гөлнур.

-Нинди чибәр хатын, минем ирем белән үзен королева кебек тота, әйтерсең лә Илшатка гына түгел, бөтен авылга да хакы бар, - диде Язилә мөлдерәп.

-Чибәр анысы, аның кебек бай, офиста гына утырып торсаң син дә матур буласың. Үзен тота да белә. Тик барыбер аның матурлыгы зур акчаларга ясаткан гына, чәчен дә буяган бит. Ә синең табигатьтән килгән матурлык. Шомырт кара күзләрең, чәчләрең. Илшат вакытында тикмәгә генә гашыйк булмады. Зинһар түз инде, - диде юатып Гөлнур.

Юл салдыруга спонсор булгач, икесенә сүз бирсәләр дә чыгыш ясамадылар, "вакытыбыз тар" дип чыгып киттеләр...

Өйгә кайткач, юләрләнгән кебек кычкырып елады Язилә. Эче тулган иде, күз алдында матур хатынның Илшат колагына пышылдап сөйләүләре китмәде.

-Тилебәрән орлыгы ашаган кебек үкермә. Баланы куркытасың. Авыр була, дип әйтеп тордым, - диде Әсма апа.

-Син аның үз-үзен тотышын күрсәң Әсма апа, елмая-елмая Илшатның колагына сөйли дә сөйли. Кешене дә күрми. Гомер буе яшәгән иремени? Минем ирем ул! Мин аңа бала таптым! - дип йөрәге әрнеп кычкырды.

-Менә шулай элек яшәргә иде, болай мендәргә капланып еламаган да булыр идең. Чибәрлектә эш түгел монда, Илшат җаена бара белә ул хатын. Әйтәсең бит әле колагына елмая-елмая пышылдый дип. Менә шулай әкренләп үзенә караттыра белә. Ирләр бит алар җайда торганны ярата. Ә син һәркөнне Илшатка каршы эшләдең. Сизәсеңме, аерманы? - диде Әсма апа.

Елаудан сулкылдап утырган Язиләгә карагач:
-Алай кыен булса, син шәһәреңә кит кызым, Илшатны да теге сары чәчле хатынны да күрмәссең. Эшлә, балаңны үстер. Болай түзә алмассың, я минеке кебек инсульт булыр, - дип киңәш итте.

Язилә барып битен юды, чәй кайнатып кайнар чәй агызды.

§  Әлеге вакыйгадан соң шактый вакыт узды. Баланы Илшат Илнурдан алып килдертә, илтеп куйдыра.

Язга чыкканда Илфат гел авырый, әллә иммунитеты бетә, әллә организм шулай гадәтләнгән. Менә бүген дә температурасы югары. Авыл фельдшеры карап китте, даруларын бирде, тик температура бирешергә уйламый әле. Борчылды инде Язилә, аппетиты да юк сабыйның, кибеттән тәмле әйберләр дә алып кайтты, тән кызуыннан янган бала орынып та карамады.

-Больницага алып барып кайтасыңмы әллә? Күрше Гөлнурның әтисенә әйтеп кара. Аның машинасы бар, - диде Әсма апа.

-Аның үз әтисе дә бар бит. Өй кадәр машинада йөри. Алып барыр әле. Хәзер Гөлнурларга кереп шалтыратып карыйм әле, - дип. хатын пәлтәсен элеп күршегә кереп китте. Үзе телефон номерын җыя, үзе трубканы теге сары чәчле хатын алмасын диеп йөрәге чыгып төшеп тибә.

Берничә гудок баргач, телефонны Илшат алды.

-Илшат мин бу Язилә, Илфат авырый, больницага алып барып кайт әле. Врачка күрсәтеп, температура белән яна, - диде Язилә.

-Ярар, - диде Илшат. Ун минутлар узгандыр килеп тә җитте. Язилә Илфатны киендереп алып чыкты.

-Ник син бармыйсыңмы? - диде ир.

-Алып барасыңмы соң? - диде куркып Язилә.

-Син аның әниседер бит. Көтәбез, - дип баланы машинага утыртты. Язилә кош тоткан кебек матур киенде, йөзенә елмаю чыкты. Өметләнде ул.

Арткы утыргычка чыгып утырды. Баланы юл буе кочаклап барды хатын. Маңгаен үбеп ала, һаман кызу. Врачка алып керделәр, тикшерделәр.
-Салкын тигән, алай үпкәсендә берни юк, дарулар язып бирдем, эчерегез җайлана, - диде педиатр.

Кайтканда Илшат аптекадан даруларны алып чыкты. Тынычланды Язилә, юл буе Илшатына карап кайтты. Олыгаеп киткән, җилкәләре киңәйгән. Ир берсүз дә дәшми. Их шушы аерып торган берничә елны алып ташлыйсы иде, Илшаты аны Әсма апа өенә түгел, ә үзенә алып кайтсын иде. Ник алай без теләгәнчә дөнья бармый икән?

Капка төбенә җиткәч, Илшат баласын күтәреп алып, өйгә кертеп куйды да, саубуллашып китеп барды.

-Син матур күлмәк киеп, аңардан җылы сүз көттеңме балакай? Юк, шул, юк, - диде уфылдап карчык.

Яз җитте Бакча эшләре башланды. Язиләнең җир казудан башы чыкмады. Әле бер яшелчәне утырта, әле икенчесен. Мәктәпкә дә йөгерә, бала да тиктормас, аның артыннан да күз-колак булырга кирәк. Кыскасы тиен кебек бетерелде хатын. Әсма апаның да аяклары элеккеге кебек җитез атламый ичмасам.

Менә шулай тормыш нужасын куа-куа укулар да бетте, Сабантуй җитте. Илфатның Сабантуйга бик барасы килде. Әнисе киемнәрен хәзерләде, үзенекен дә карап куйды...

Иртән иртүк Илшат килеп керде, Язилә ишегалдында тавыклар ашатып йөри иде.

-Илфатны Сабантуйга алып барасы иде. Киендереп алып чыгып бир әле, - диде ир.

-Син үзең генәме? Илнур беләнме? Әллә бай хатын беләнме? - дип сорады Язилә.

-Илнур хатыны, балалары белән диңгезгә китте. Чыгарасыңмы Илфатны? - диде.
Язилә барды да капканы зур итеп ачып карады. Илшат машинасының алгы утыргычында сары чәчле хатын утыра иде. Карашлар очрашты. Язилә ачуына чыдый алмыйча бар көченә капканы япты.

-Әнә матур кызың яныңа утырган бит булган. Әллә кемнәр белән йөртмә улымны. Мин аны үзем алып чыгам. Үзең генә булсаң, алып чыккан булыр идең, - диде кырт кисеп Язилә.

-Ник тавыш чыгарасың? Илфат үги әти белән яшәде, берсүз әйтмәдем. Минем дә бала бит ул. Синең авылдан качып китеп, бай иргә кияүгә чыкканына бала гаепле түгел. Аңардан үч алма Язилә, - диде Илшат.

-Ә син үзең кайсы җирең белән артык? Бизнесыңны, дәрәҗәңне күтәрер өчен бай хатынга ябышкансың. Ник авылда гади эшче хатын-кыз түгел ул?

Мин дә кеше Илшат, яшьлектә кем ялгышмаган? Үзәгемә үттең, монда кайтканнан бирле эткә бар сан, миңа юк. Сөяркәңне капка төбенә утыртып килгәнсең, ничек оялмадың, икегез дә күземнән югалыгыз! - дип кычкырды Язилә елап.

Илшат чыгып китте. Ачуланып кабинага утырды.

-Синең бывший хатыныңмы ул? Бик, явызга охшаган. Миңа шундый итеп карады, - диде Дилә.

Илшат аның сүзләрен ишетмәде дә. Ачуланып Сабантуй мәйданына китте...

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев