Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Тиң түгел... (хикәя 15)

15 өзек

Аның Илшаты, кочагыннан да чыгармаган, кызышканчы иреннәреннән үпкән Илшаты иде. Әлеге караш икесен дә алдый алмый. Бу минутларда әйтерсең лә туйда беркем дә юк, бары тик алар гына. Бергә буласы, аның кочагына атыласы, "гомер буе мин сине генә яратканмын, яшьлегем белән аңламаганмын" дип кычкырасы килде хатынның. "Башка беркайчан да бер ир дә кирәкми, балабызны бергә үстерик" дип колагына пышылдыйсы иде. Юк, теге сары чәчле хатын аның колакларына сөйләмәсен, аның сөйлисе килде, бозланып кайткан йөрәкне эретеп, аннан көчле мәхәббәтне тартып чыгарганчы сөйлисе килде. Сүзләр дә табар иде әле, йөрәк үзе әйтеп торыр иде. Их, ник бу ике өстәл аерып тора икән...

Илшат та тиз генә Язиләдән күзен ала алмады. Табигать матурлыкны жәлләмәгән, әнә ничек ак күлмәге чем-кара чәченә килешә. Гадилек тә күбәйгән, басылган, чыркылдап көлми дә. Әгәр дә Илшатның үзенә генә көлсә, чыркылдап көлүне дә тыңлар иде әле ир. Алар коенган чишмә суы челтерәп ага бит әле, әнә шундый яңгыравыклы көлү. Ул көнне бигрәк яратып туймады бит ул Язиләсен. Тәненә ябышкан күлмәгенә карагач, чак кына үзен тыйган иде егет. Йөзә белмәгән сөйгәне батмасын дип бөтен көченә тотты. Сагындырылган... рәнҗү, көнләшү, ышанмау хисләре таптады бу көчле хисне.

Тәнәфес ясадылар. Авылда аны "перекур" дип әйтәләр. Талгын көй уйнады.

Илшат читлектән ычкынган җанвар кебек бәргәләнде. Еракка, бик еракка яшергән ярату хисенең ургып өскә чыгуын бастырырга теләде. Андый хисне тиз генә бастырырсың әле, әнә клуб проекторы кино күрсәткән кебек кадрлар алмашынып кына бара: ябык кына чем кара чәчле кыз янгырдан юешләнеп авылга килүе, чөгендер басуында эшләве, беренче свидание, беренче үбүе, кочуы, туй күлмәгеннән очып биюләре, роддомнан улын күтәреп Илшатка алып бирүе. Онытып буламыни, юк шул. Тирләп-пешеп шомыртны төбеннән үк чабып аткан көнне Язиләне дә йөрәгеннән төбе тамыры белән каерырга теләде иде. Булмаган икән. Бүген әнә аңа текәлеп карап торган шомырт күзне күрде дә шуны аңлады.

Илшат йөрәк әрнүен басарга теләп, әллә нигә бер кәефләнә торган коньягын алды. Бүген кирәк әле ул, менә шул кадрларны юк итәр өчен кирәк. Туйдан да шуның өчен китте бит, тагын бераз торса шомырт күз кочакка керә иде, аннан чыгарасы авыр булган булыр иде. Качты Илшат, үзен җиңә алмаганыннан куркып качты...

Иртәгәсен иртүк Илшат капка төбенә зур машина килеп туктады. Дилә ир янына очып кергәндәй керде. Илшат бер шешә коньяктан башын да күтәрә алмады.

-Аңлыйм туйдан соң. Эчми торган идең бит, әллә авыл туйларында шулай эчәләрме сездә? - диде Дилә көлеп.
Илшат башын да күтәрә алмый елмайды...

Әсма апа иртән торгач, Язиләдән туй хәлләрен сорашты.
-Миннән Илшат күзен дә алмады Әсма апа, тик үзе килеп исәнләшмәде дә, сөйләшмәде дә, - диде аптырап Язилә.

-Димәк безнең план чынга аша башлаган кызым. Ул ир сыный сине, тагын ялгышырмын, дип курка. Их, сезгә теге сары баштан башка гел очрашып торасы иде дә бит. Тик син теләп түгел, ә тормыштагы хәлләр белән, - диде Әсма апа...

Ә тормышта хәл булды, ачы хәл.. Ләйлә чираттагы приступтан айный алмаган, диделәр....

Ләйлә үлгән, дигән хәбәрне ишеткәч, катып-катып елады Язилә. Ничек инде аның Ләйләсе? Туйда матур күлмәктән балкып утырды бит. Ул бит аның юанычы, башкалар хурлаганда да яктылыкны, дөреслекне күрүче сабый иде бит.

-Кызым елама әле шулкадәр, кыз авыру иде бит. Ул әле дә шушы көнгә кадәр яшәде. Врачлар тугачтын ук үлә, дигәннәр. Приступлары ешайган бит. Әнисе кызганыч инде. Күпме тырышты, - диде сыкрап карчык.

-Яшәргә тиеш иде ул Әсма апа. Мин аңа матур күлмәкләрне тагын алып биргән булыр идем, - диде өзгәләнде хатын...

Ул барганда капканы ачып куйганнар иде. Кешеләр дә җыелган. Язилә сәдака өләште. Ләйләгә карамады. Юк, кирәкми, күз алдында матур булып калсын Ләйләсе. Ишегалдына чыккач, кызның әнисе елый-елый рәхмәт әйтте.
-Кайтканнан бирле шатландырдыгыз. Шәһәргә киткәч тә посылкалар салдыгыз. Ә бу туйга алган күлмәккә шатланганны күрсәгез, өстенә киде дә, барганчы салмады. Үз яхшылыгыгыз үзегезгә кайтсын, - диде әнисе.

Язилә аннан соң да китмәде, соңгы авыр юлга озатмыйча ничек китә алсын ди ул?
Тиз тоттылар, җеназасын күтәреп, зиратка таба юл алдылар.
-Хуш Ләйләм, хуш бәгърем, минем беркатлы яклаучым. Син мине бервакытта да гаепләмәдең, - диде Язилә югала барган кешеләрне бакча артыннан карап. Ачы хистән берүзе бакча артында озак карап басып елап торганын да сизмәде. Шунда җилкәсенә берсе кулын куйды... Илшат икән. Үзләренең дә күзләре яшьләнгән. Язилә ирнең кочагына атылды. Менә кем кирәк аңа хәзерге минутларда! Ничә еллар буе кермәгән кочак кирәк! Ләйләнең Илшат абыйсы кирәк.

-Рәхмәт сиңа Ләйлә өчен. Мин шәһәргә киткәндә дә аны ташламадың. Мине дә ташлама Илшат! Әлләкемем юк минем. Ышанасыңмы, юкмы мин сине бик яратам. Илфат та ярата. Безнең сине теге бай хатынга бирәсебез килми. Син безнеке бит, безнеке! Бизнесныкы да, Диләнеке дә түгел, безнеке. Ник дәшмисең? - диде хатын.

Илшат аптырап калды. Бугазга төер тыгылган, сүз чыкмый.
-Язилә җибәр, эшкә барасым бар, - диде әкрен генә, - диде ир.

Язилә үзе ярсып елый, үзе куллары белән Илшатның күкрәген кыйный. Сорау туу белән курку хисе тагын алга калыкты. Шомырт күз тагын алдаса? Монысын ничек кичерер соң? Узган юлы да бик авыр булды. Юк әлегә бирешмә, вакыт күрсәтер...Шундый карарга килеп Илшат өенә кайтып китте...

Елап шешенеп беткән хатынны Әсма апа да юатты.
-Бер сүз әйтергә түгел иде кызым. Ирләр бит алар өйләнергә дисәң куркып калалар. Синекенең бер тапкыр авызы пеште. Горур гына чыгып китәргә иде. Үзе ялынып килмичә, син аның белән бергә була алмыйсың, - диде карчык.

-Әйе мин бүгенге көннән бирле горур булам! Теләсә нишләсен. Инде ничек кенә ялынмадым бит. Мин дә кеше, минем дә горурлыгым бар, - дип ныклы карар кылды Язилә.

Иртән эшкә ашыкмады Илшат. Авырайган күңел тәнне дә бастымы, урыныннан селкенәсе дә килмәде. Илнур керде.

-Син эшкә барырга җыенасыңмы? - диде туганы.
Илшат кичәге хәлләрне сөйләп бирде.
-Бер-берегезне яратасыз. Горурлык көчле. Диләне алдап йөрмә Илшат син дөресен әйтмәсәң, мин әйтәм, - диде Илнур.

-Син кысылма. Мин үзем разбираться итәм. Вакыт күрсәтер. Әлегә төгәл җавапны үзем дә белмим, - диде ир.

Ләйләнең өчесен, җидесен уздырырга булышты Язилә. Әллә ни аш-суга осталыгы булмаса да, калганын йөгереп эшли. Тиздән кырыгы кызның. Районнан продуктлар, пироглар заказ бирәсе бар. Илшат та керде бүген, өстәлләр кертте, урындыклар куйды. Икесе дә сөйләшмәделәр. Язиләдә горурлык уянды, ир хискә бирешүдән куркып калган. Ят кешеләр кебек ләм-мим.

Ләйләнең әнисе Зөлфия апа:
-Язилә районга барып кайта алмассызмы? Продуктларны алырга бит инде. Кайберләрен авыл кибетеннән алдым, җитми әле, - диде ул.

-Ярар берәрсен ялларбыз әле барып кайтырга Зөлфия апа, борчылмагыз, - диде Язилә.

Бу сүзне ишеткәч Илшат:
-Теләсә нинди иргә утырып чыгып китмәкче буласыңмы? - диде усал карап.
Бу сүзләргә рәнҗегән хатын:
-Ишетәсезме Зөлфия апа, мин шундый хатын бит, теләсә нинди иргә утырам да чыгып китәм. Ирем, баламның әтисе нинди зур фикердә! Нәрсә генә эшләсәм дә бу фикер калачак. Миңа тагылган ярлык кебек, - диде ул.

Илшат дәшмәде, киткәндә генә ишекне ачып:
-Үземнең вакыт юк, Илнурны җибәрәм, барып кайтырсыз, - диде ир.

"Сары чәчле мадам көтәдер" дип эченнән уйлап куйды Язилә.

Ике ел ярым вакыт узды. Әрнеп, елап кавыша алмый торган еллар... Ара да якын, тик үткәннәр тынгылык бирми.

Илшат бүген дә Әсма апаның капка төбеннән узып китте. Язилә белән улы капка төбен кардан чистарталар.Икесе дә тирләп пешкәннәр, әй тырышалар инде! Илшат яратып карап, елмаеп куйды...

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев