Тиң түгел... (хикәя 16)
16 өзек
Быел кечкенә класслар җитәкчесе булгач, директор Язиләне балалар чыршысы бәйрәме өчен җаваплы итеп куйды. Язилә балалар өчен бәйрәм программасын әзерләде, балаларны җырлар өйрәтте, Кыш бабай белән Кар кызының кем икәнен билгеләде.
Чыршының гына уенчыклары ватылып беткән. Директор акча бирде дә:
-Районга барып алып кайт Язилә. Мин Иреккә әйттем, алып барып, алып кайтыр, - диде Зөбәйдә.
Күңеле тартмады хатынның. Башка машиналарга утырып йөрүдән курыккан йөрәк сагаеп калды. Күреп, Илшатка әллә нәрсәләр сөйләсәләр? Тик тыңламыйча булмый. Директор кушкач. Ә Ирек шатланды. Үзенә игътибар итмәгән хатын аның янында утырып барачак. Мәктәптән кәгазь коробкалар тутырып, районга киттеләр. Бөтен чыршыны киендерерлек уенчыклар, гирляндалар алдылар. Кайтыр юлга чыкканда тукталышта басып торган авылдашларны да алдылар. Менә шулар авылга сүз тараттылар да инде. Имеш, икесе дә укытучы, бер-берсенә карап көлешеп кенә кайталар, күптән йөриләр, өйләнешмәкчеләр дә икән, дип авылны яңгыраттылар.
Бу хәбәр Гөлфизә улы Илшатка да килеп иреште....
Илшат бу хәбәрне белгәч, тиле җанвар кебек кыланды. Кабинетындагы өстәлдән әйберләр очты, бер кеше дә берсүз әйтә алмады. Ышана гына башлаган иде бит. Тагын шул ук хәл, ике ел ярым гына чыдады, тагын үз тәртәсенә керде. Бөкерне кабер генә төзәтә диюләре дөрес икән. Әле үзе яратам, тормышны яңадан башлыйк дигән була. Юк, булмады, тагын укытучы белән типтереп кайтты. Көнләшүдән чигә тамырлары тартып типте ирнең. Илнур килеп керде:
-Охо, монда ничәнче Бөтендөнья сугышы башланды? Нәрсә булды? - диде туганы.
-Язиләнең бергә эшли торган укытучы белән шәһәрдән кайтканын күргәннәр. Хәер үзгәрмәс тә икән адәм баласы! - диде Илшат.
-Син авыл гайбәтчеләре сүзен тыңлаганчы Язиләнең үзеннән барып сора. Гөнаһлы булма. Бәлки мәктәп эше белән генә баргандыр, - диде Илнур.
-Ник Язилә генә ирләр белән мәктәп эше буенча китә соң ул? Башка укытучылар юкмы? - диде ир.
- Шулай туры килгәндер. Бөтен эшкә яшь кешене җигәләр бит, үзең беләсең, - диде Илнур.
Илшат тыңламады да...
Илнур кич эштән кайтканда баласын ияртеп кибеткә баручы Язиләне күрде.
Илфат белән исәнләште.
-Язилә анда эшең булса да әлегә Илшатка берсүз әйтмә әле. Котырган ул, бөтен кабинетын ишкән анда. Сине укытучы белән районда типтереп кайткан, ди. Шуңа якын килмә пока, - диде Илнур.
-Директор Зөбәйдә апа мәктәп чыршысына уенчыклар алырга җибәрде. Минем Ирек белән бернинди мөнәсәбәт тә юк, - диде еларга җитешеп хатын.
-Менә син аңарга әйт. Тыңламый да. Ник Язилә генә мәктәп эшенә ирләр белән утырып чыгып китә, ди. Үз туксаны туксан, - диде ир.
-Ант дип әйтәм бер гаебем дә юк. Директор кушкач ничек бармыйсың? Быелгы уку елын бетерәм дә китәм мин Илнур. Китәм. Туйдым мин аның гаепләүләреннән, боз кебек мөнәсәбәтеннән. Валлаһи туйдым. Гаепсезлегемне раслап ардым, - диде елап Язилә.
Кап-кара күзләреннән яшьләр акты. Туганының хатыны булмаса, Илнур кочагына алып юатасы иде. Матур тулышкан иреннәр дерелдәп, сулкылдадылар. Алсу, матур битеннән эре яшьләр тәгәрәде...
Илшат уяна башлаган хисләрен кырыйга куеп, Дилә янына китте...
Илнур сүзләреннән соң ачуы килде Язиләнең. Ник гаепсездән гаепле булып яшәсен соң әле ул? Бакча башына чыкты, Илшатның эштән кайтканын көтте. Әнә машинасы белән дулаган. Язилә нәкъ юл уртасына килеп басты. Көчкә туктап өлгерде Илшат.
-Нишлисең, юләрләндеңме әллә? - диде ир.
-Таптат, ник таптатмыйсың? Йөремсәк хатынны таптатсаң да ярый. Нахак сүзләр белән авыл халкы таптый, син шуларга кушыласың. Монда инде шул машина белән таптап кына башыма җитәсең калды. Башкача җанымны үтереп бетердең. Укытучы белән районга барып кайткан дип әйткән ил сүзенә ышанганчы, ник миннән сорамадың?
- диде Язилә кычкырып.
-Нәрсә телисең? - диде Илшат.
-Утырт әйдә мине өеңә алып кайт! Монда юл уртасында сөйләшеп булмый. Курыкма утырт! - дип кычкырды Язилә.
Хатын ярсыган иде. Нахак сүз кушып җанына тиделәр, йөремсәк билгесен башка йөртәсе килми аның. Арды, бик арды. Бүген катгый итеп сөйләшер дә уку елы беткәнен дә көтмәс, китәр. Булмаган икән бернишләтеп тә булмый. Кире яраттырып та булмый. Елап та арды. Әрнеп тә арды. Ул да кеше бит! Бүген менә шушы очрашуда нокта куяр, яхшы яккамы, начарга табамы? Илшатның ярату-яратмавын да аңлар, ирне сынар. Элеккеге хисләр кайтырмы? Әллә җылылык, наз шул бай хатынга китеп беткәнме?
Бай хатын! Мин сиңа бирешмим әле, соңгы омтылышны ясап карыйм, минем моңа хакым бар. Шул хакны яулар өчен ике ел ярым яндым, көйдем. Сынамыйча китмим! Әнә бүген Илшат күзләренә карап "яратмыйм" дип әйтсен! Башка сине үбәсем дә кочасым да килми, дисен. Сүзләре дөрес икән әйтсен!
Ник ул йорт бусагасын сары чәчле хатын рәхәтләнеп атлап керергә тиеш соң? Бала әнисенә ярамыймы?
-Мин сине өйгә алып кайтмыйм, - диде ир.
- Куркасыңмы, элеккеге хисләр әйләнеп кайтыр дисеңме? Шушы авылга баламны ияртеп кайтканнан бирле минем бер гаебем дә юк. Шул хатыннан ваз кичәсеңме? Киттек Илшат! - диде Язилә, үзе машина ишеген ачып утырды.
-Белмим нәрсә кыланасыңдыр, ярар әйдә синеңчә булсын, бәлки аннан соң тынычланырсың, - диде Илшат машинасын кабызып.
Илшат капканы ачты да, Язилә эчкә узды. Беренче тапкыр кергән кеше кебек. Җылы кышның кары да аз бит аның, бакча юлларында да батмый атлап була. Язилә бакчага күзен салды. Шомырт... үзе генә шомырт. Ник алай?
-Син бит икене утырттың? Ник бер генә калды соң ул? - дип сорады хатын.
-Син теге иргә утырып киткәч, берсен төбе тамыры белән чаптым, - диде ир.
-Димәк, мине юк итмәкче булдың. Юк итә алдыңмы соң Илшат? - дип сорады Язилә.
Ир дәшмәде.
-Юк шул юк итә алмадың. Әгәр дә мине йөрәгеңнән төбе тамыры белән чабып аткан булсаң, син кешедән сүз ишетеп, кабинетыңны астын-өскә китермәгән булыр идең, - диде хатын.
-Ну бу Илнурга радиода гына эшләргә кирәк. Әйтеп тә биргән. Син киткәндәге күренеш минем йөрәгемә төште. Шуңа ир кешегә машинага утыруыңны җенем сөйми, - диде ир...
-Туңдым, өеңә кертеп бер чәшкә чәй эчерәсеңме? - диде Язилә.
Ир агарынып китте, ялгыз өйдә икәү калу уеннан курыкты, үз-үзен җиңдерәсе килми иде әле аның.
-Кирәкми Язилә, - диде ир.
-Бай хатыны өйгә керә, ә ник миңа ярамый? Ач Илшат, - диде хатын.
-Син бүген юләрләндеңме әллә Язилә? - диде ир.
- Үз хисләреңнән үзең куркасыңмы? - диде Язилә.
Илшатның ачуы килде, ярсый-ярсый өй ишекләрен ачты, өйгә керделәр.
-Сиңа булган ярату артта калды. Мин бернидән дә курыкмыйм, - диде ир.
-Син моны чынлап сөйлисеңме? Әгәр дә мин сине үпсәм? - диде Язилә якынлашып. Илшат "юк барыбер берни дә барып чыкмаячак" дип башын чайкады.
Язилә иренең иреннәренә үрелде. Ничә еллардан бирле тәмен тоймаган иреннәр бит алар. Бик сагынды ул аларны. Ир дә кисәк кенә аны үзенә тартты, кысып кочагына алды. Сулыш та алмаслык итеп кочаклады, үпте. Иреннәр иреннәрдән аерыла алмадылар, икесенең дә күзләрендә яшь иде. Бер-берсеннән аерылырга теләк тә, хәл дә юк иде. Ир Язиләнең муеннарыннан үпте, үзе "Синнән әле дә шомырт исе килә" дип берөзлексез пышылдады.
Шунда нидер шакылдады, ишекне ачкыч белән ачып ап-ак шубадан Дилә килеп керде.
-Син аңа хәтта өй ачкычын да биргәнсең, ә мин бүген монда үзем ялынып, таләп итеп килдем. Ишек тә ачарга теләмәдең, - дип Язилә бар көченә ирне этеп җибәрде дә атылып чыгып китте.
-Язилә тукта әле, - дип ялынып калды ир...
Дилә барысын да аңлады, әкрен генә диванга китеп утырды.
-Мин бер өйләнгән ир белән очрашып тәүбә иткән идем инде, ул да хатынын, балаларын ташлый алмады. Син дә улыңны, ул хатынны яратасыңмы? - дип сорады Дилә.
-Әйе Дилә, күпме генә ул яратуны тирәнрәк күмәсем килсә дә, булмады. Мин ансыз яши алмый идем. Улымны да бик яратам. Син дә минем өчен бик якын кеше, бизнеста булышмаган булсаң, автосалон да эшләп китмәгән булыр иде. Бик рәхмәтле мин сиңа. Яхшы дустым булып кал, ярдәм кирәксә, һәрвакыт булышырга әзер, - диде Илшат башын иеп.
-Аңлашылды, ярар мин авыл хатыннары кебек чәчләремне йолкып еламыйм, холкым көчле, ни булса да шул булган. Бәхетле бул Илшат, тормышымда булганын өчен рәхмәт, - дип ирне кочаклады. Аннан ачкычларны өстәлгә куеп акрын гына чыгып китте
Машинага утыргач, рульгә башын куеп, үксеп алды, юлга кузгалды.
Өйгә тагын елап кайтты Язилә Әсма апага бүгенге хәл турында сөйләде.
-Молодец кызым, бу бит бик, яхшы ике куянны бергә тоткансың. Беренчедән Дилә күргән, икенчедән Илшат үзе сиңа ялынып калган. Вәт минем мәктәп яхшы эшли ә! - дип сөйләнде Әсма апа.
-Ярата ул мине Әсма апа элеккеге Илшатны уята алдым бит. Күпме ялгышлардан, нужалардан, күз яшьләреннән соң. Бик авырлык белән бирелде бу миңа кичерү. Мин аны гомердә дә югалтмыйм. Ул бәхетне тотып торырга кулларым җитмәсә, тешем тырнагым белән ябышырмын. Үзеңне яраткан ирле булуы чиксез бәхет икән ул. Минем Илшат ул, мин аны бик яратам, аңардан алма кебек улым бар, бергә булсак, тагын бәби алып кайтасым килә, - диде Язилә.
-Менә кызым акыл, үз бәхетеңне аңлау шулай киләдер инде ул. Рәхәтлек белән аңламасаң, михнәт белән аңладың, - диде карчык.
-Сиңа рәхмәт Әсма апа. Син шул юләрлек эшләргә чакырган шәһәрдән арындырып кайтартмасаң, мин шунда елап ята идем әле, - диде аны кочаклап хатын.
Аннан Язилә улы янына керде.
-Улым әти безнеке була бит хәзер, аның белән бергә яшибез бит, - диде шатланып ул.
Иртәгәсен үк Илшат килеп җитте. Аны тәрәзәдән күргәч, хатынның йөрәге җилфердәде. Кичә бит әле ачулы китте иде. Сары чәч белән нәрсә булып беткән? Ишегалдына чыгуга Язилә кулына ачкыч тоттырды.
-Эштән кайтканда кереп алам. Бергә булабызмы? - диде Илшат.
-Әйе гомергә бергә Илшатым" - диде Язилә.
Кичен ир вәгъдәсендә торды. Улын, Язиләне өйгә алып кайтты. Язилә кайчандыр кире эткән ирен яратып туймады...
Еллар узды. Әсма әби дөнья куйды. Язилә аның һәм Ләйлә каберенә эзне суытмады. Язилә икенчегә кыз бала тапты. Ул бәхетле хатын һәм әни иде.
Әсәр тәмам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев