Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Тиң түгел... (хикәя 9)

9 өзек

Шул көннән бирле автосалон ачу уе белән яна башлады ул...

Рафаэль вакыт табып, Язиләне театрга алып барды. Аннан кайткач, сөйләшеп тә утырдылар. Бала хакында сүз чыкты.

-Мин бала булуга категорически
каршы. Фәнни карьерама комачаулый ул. Шуңа балалы хатын алдым да, - диде Рафаэль.
-Син мине яратмыйсыңмы? Шул хатын булыр өчен генә алдыңмы? - диде Язилә.
-Нәрсә соң ул ярату? Ул хисле хатыннар уйлап чыгарган уйдырма. Андый кешеләрнең шулай уйлыйсылары килә. Син миңа ошыйсың, чибәр, сүземне тыңлыйсың. Тик һәрвакыт минем өчен беренче урында фән, фәнни үзәк булачак. Мин ул үзәкне үзем бертекләп җыеп торгыздым, - диде дә бүлмәгә кереп китте.
Язилә катып калды. Ничек инде ул аны яратмый? Алайса ник кияүгә чыкты? Яратмагач, ничек яши? Ул бит яратуга ияләшкән. Бала да кирәкми, ди. Ә нәрсә хакына яшәргә, шул китап, кәгазьләргә язылган фәнни эшләргә карапмы?
Язилә елап җибәрде. Кайнар күз яшьләре битен көйдерде. Ирнең туры сүзлелеге шок хәлендә калдырды. Ә үзе яратамы соң аны? Ул интеллигентный, акыллы, белемле, үз-үзен тота белә, акчасы бар...ә калганы кая? Кайда соң җылылык, кайнар кочак, колакка "яратам" дип пышылдаулар. Язилә бит шуларга ияләште. Ә болай матур боз сараенда яшәгән кебек, барысы да яхшы, тик күңелдә кулны җылытырлык булса да җылылык юк...

·        Автосалон уен Илнурга да әйтеп күрсәтте Илшат.

-Яхшы идея конечно, тик аның кадәргә безнең акча җитмәс, - диде туганы.

-Кредит алырбыз. Автосалон ачсак, алдан тотылган машиналар, аннан аякка баскач, яңаларын кайтартып эшләячәкбез. Таһир Юнысович сатылучы бина бар дип әйтте, димәк яңадан төзәргә туры килмәячәк, шуны үзгәртеп ремонтлаячакбыз, - диде Илшат.

Икенче көнне үк сатылучы бинаны барып карадылар, ошады. Бер атна дигәндә кредит акчасына сатып алып ремонт эшләрен башладылар. Җитмәгәнгә автомастерскойларны саттылар. Кибет калып торды.

-Автосалон эшләп китсә, акча китерә башласа, мин яңадан йорт салмакчы булам. Зур һәм заманча итеп. Искерде йорт, әллә кайчаннан бирле кирәк иде. Әни картайды, исән вакытта матур өйдә яшәп калсын иде, - диде Илшат.

-Ә мин машина алам, кара ялт-йолт килеп торганны. Матур кызлар утыртырга. Синдәме? - диде Илнур.

Кара машина... Үзәкләргә үткән кара машина бит ул. Шомырт күз артыннан йөргәндә шәһәр егетенең һәм... Язиләне утырып киткән машина...

-Белмим әле вакыт күрсәтер өй дә салмаган, салон ачасы бар, эш күп әле. Ә син ул кызлар белән буталуыңны туктат, тормышыңны җимерә күрмә, - диде Илшат.

- Сиңа да хатын-кызларга карарга вакыт, күпме шулай йөрергә була, - дип ачуланды туганы...

Гимназиядә укулар беткәч, Язиләнең диңгезгә барып ял итәсе килде. Рафаэльга ничә тапкыр әйтеп карады, анысы һаман да шул бетмәс-төкәнмәс фәнни эшләре белән мавыккан. Ачуы чыкты Язиләнең, ирен битәрли башлады:

-Нәрсә генә әйтсәм дә һаман шул фәнни эш тә эш. Туйдым, беркая барган юк синең, - диде тавыш күтәреп.

-Тагын бер тавыш чыгарасың икән, ишекнең икенче ягында буласың. Я яхшы итеп авызыңны ябам. Көн-төн эшләп сиңа кычкыртып торыйммы? Акчаның каян килгәнен белмисеңмени? Чык моннан, кәефемне бозма, бүген әнә әниеңнәрдә кун, тынычлангач кайтырсың, - диде Рафаэль.

Язилә улын алды да чыгып китте. Юл буе елады. Әниләренә килеп кергәндә квартирада кеше юк иде. Дачага киткәннәр күрәсең. Улын йоклаткач, Язилә балконга чыкты. Иренең игътибарын юнәлтә алмаганга йөрәге әрнеп күз яшен түкте.
"Яратмый ул мине. Яратмагач, менә ничек авыр икән, хатыныңны кычкырып та, эшкә алыштырып та барысын да эшләп була икән. Иркәләгән сүзләрне, күзләр тутырып караган карашны, кайнар кочакны, назлы иреннәрне күптән тойганы юк. Ә алар бик кирәк, бу матур тормыштан да мең өлеш артыграк кирәк икән. Кирәкмәгән, тансык булмаган җан булып яшәү авыр, бик авыр бит...
Шунда хатын күңеленә Илшат килде. Гарык туйдырган Илшат...Ул бит аңа беркайчан да кычкырмады, ачуланмады. Аны күрсә, йөзе яктыра, дөньясы үзгәрә иде. Көн-төн кочаклап-үбеп торырга әзер иде. Ә Язиләне ирнең һәр кагылуы ачуын гына китерде...
"Буласы булган, күперләр яндырылган...алга карап яшәргә кирәк...- диде Язилә.
Икенче көнне Рафаэль гафу үтенеп, хатынын кире килеп алды...

Ике ай дигәндә ремонт эшләре төгәлләнде. Зур заманча автомобиль кибете булды бу. Шундый зур эш майтарганнарына гади авыл егетләре шатланып туймадылар. Илшат документлар артыннан йөрде, ә Илнур эчтәге соңгы эшләрне тәмамлый торды.
-Беренче партия товарны кайтарыр өчен кибетне сатмый булмас, - диде Илшат. Шулай эшләделәр дә, бер ай дигәндә сатып алучы табылды, ул акчага берничә тотылган автомобиль кайтарттылар. Шулай итеп районда, яңа автомобиль салоны эшли башлады. Тантаналы ачу булмаса да Илшат беренче эш көнендә үк Таһир Юнысовичны чакырды.

-Чын күңелемнән рәхмәт әйтәм Сезгә. Сез булмасагыз, мондый идея башка килмәгән булыр иде. Әтием кебек зур поддержка биргән өчен рәхмәт , - диде Илшат.

-Менә нинди яхшы булган, молодец. Ә миңа рәхмәтеңне беләсеңме нәрсә белән түлә: иртәгә кич ишегалдында гөрләтеп юбилей уздырмакчы булам. Пенсиягә китәм, җитте, булды. Хатының белән кунакка килегез, - диде милиция начальнигы.

-Мин аерылган. Киләм, обязательно киләм Таһир Юнысович, - дип көлеп кулын кысты Илшат.

-Син аерылган дип кәефеңне төшереп торма, кунаклар арасында чибәр хатын-кызлар да була анда, - дип күз кысты начальник...

Язиләнең дә теге хәлдән соң тормышы җайланып китте. Рафаэль алай дорфа кыланмады, һәрвакыттагыча үз эшендә булды. Менә Язиләнең әнисе генә соңгы арада хәл юклыкка зарланды, ябыкты, азрак ашый башлады. Язилә үгетләп әнисен врачка алып барды. Анализлар бирделәр, икенче көнне нәтиҗәләр килде, әнисендә ...соңгы стадия рак диделәр. Әй елады Язилә, әй елады. Әтисе дә ашау-эчүдән калды. Ярдәм итеп тә булмый. Химиотерапия алды әнисе, тик ул да әллә ни файда бирмәде. Көннән-көн сула барган әнисен күреп җаны үрсәләнде Язиләнен. Рафаэльга әйтеп, әнисен карый башлады....

Илшат бәйрәмгә килде. Туган көндә кеше күп, барысы да җитәкчеләр, парлылар. Таһир Юнысовичны күреп сөйләште дә аерым бер өстәлгә китеп утырды. "Бераз утырам да китәм" - диде ир. Гомер буе күңелендә гади тракторист булган Илшатка мондый компания ят иде шул. Тик әтисе кебек якын күргән кешене үпкәләтмәскә. Ә аннары ул бит хәзер бизнесмен, мондый даирә кешеләре белән аралашу комачау итмәс.

Шунда янына янына 25-30 яшьләрдәге хатын-кыз килде.

-Сезгә күңелсезме әллә? Үзегез генә, - дип өстәлгә утыра башлады.

-Мин Таһир Юнысовичның племянницасы Гөлүсә булам, - диде яңа таныш.

-Мин Илшат, Таһир Юнысовичның дусты - диде ир.

Күп сөйли торган хатын-кыз булып чыкты ул. Үзенең мэриядә эшләвен, тиздән машина сатып алырга теләвен һәм бу эштә Илшаттан ярдәм сорады.

-Мин әлегә тотылган машиналар белән генә сәүдә итәм. Әгәр дә теләсәгез, каталогтан модельны сайлап яңаны заказга кайтарттыра алам, - диде Илшат.

-Килештек. Иртәгә Сезнең янга киләм, - диде Гөлүсә.

Шунда Салават Фәтхетдиновның җырын куйдылар.

...Шомырт чәчкәм диеп, иркәләп һәм сөеп
йөрәгемнән урын алдында
ятларны яр иттең, еракларга киттең
янган утка мине салдында...

-Нигә уйга калдыгыз Илшат? - диде Гөлүсә.

-Юк улымны бик сагындым. Ике елдан бирле әтисен дә яхшылап күрми яши ул. Берәр атнага алып кайтырга кирәк аны, - диде Илшат.

-Ә әнисен? Миңа Таһир абый сине аерылган диде. Син дип дәшсәм, ярыймы? - дип сорады Гөлүсә.

-Ярый. Әнисе турында ишетәсем дә күрәсем дә килми. Ә улымны яратам...

Ярар, алдан сиңа машина сайларбыз, аннан Илфатны алып кайтам, - диде Илшат.

Алар кич буе сөйләштеләр, биеделәр...

Икенче көнне Гөлүсә автосалонга килде. Машинага заказ бирделәр.

Ул киткәч, Илнур килде.

-Ничье хатын-кыз, только синең стиль түгел бу. Сиңа бит янып торган чибәрләр ошый, - диде Илнур.

-Син хатын-кызлар буенча эксперт инде. Таһир Юнысовичның племянницасы ул. Яхшы кешеләргә булышасым килә, - диде Илшат.

Улымны алып кайтам, дип хыялланып йөрде иде, Ходай үзе вакытын җиткерде. Язиләнең әтисе Фәрит абый телефоннан хатынының үлү хәбәрен әйтте. Күмгән урынга дәште.

"Бармыйча булмый, алар мине гомер буе санга сугып яшәделәр, улымны да алып кайтырмын" - диде Илшат...

·        Шәһәргә зиратка турыдан-туры китте Илшат. Ул килгәндә җирләп бетерәләр иде инде. Илфат әтисен күрүгә килеп кочаклады. Илшат та сагынган. Кысып-кысып кочаклады сабыен. Язилә дә күрде. Карашлар бер секундка булса да очрашып алдылар. Илшат башка якка борылды. Йөрәген катырган хатыннан күзләрен алды.

-Фәрит абый кайгыгызны уртаклашам. Мин барысы өчен дә рәхмәтле сезгә. Берәр атнага Илфатны, алып китәсе иде. Биреп җибәрегез әле, - диде Илшат бабасына.

-Аны Язилә белән сөйләшергә кирәк, - диде Фәрит.

-Ачуланмасагыз үзегез барып сөйләшеп килегез әле. Минем барасым килми, - диде Илшат.

-Алай ярамый, Язиләнең дә әнисе бит ул Илшат. Кайгысын уртаклаш. Шулкадәр үтереш булмаган бит. Бар баланы үзең сорап кил, - диде Фәрит.

Илшат теләмәсә дә китте. Язилә янына килеп:
-Кайгыңны уртаклашам. Илфатны бер атнага алып китәм, - диде Илшат.

-Тукта киемнәрне җыеп бирәм, - диде Язилә.

-Кирәкми, кирәк булса алырбыз, - диде дә Илшат улын күтәреп китеп барды.

Язилә аның артыннан карап калды. "Чын ир-атка әверелгән Илшат, тартылган, матурланган. Киемнәре дә килешле. Тик һаман шул иске машинада. Күрәсең әллә ни алга китә алмый. Өй өлгертәм, дип хыяллана иде, булганмы? - дип уйлап куйды Язилә.

Язиләнең үзәге өзелгән вакыты иде. Рафаэль чираттагы семинарын калдырасы килмичә әнисен дә күмәргә дә килмәде. "Санга сукмый" дип өзгәләнде хатын. Әнисе бит ул аның... кадерләп үстергән ике бертек җанның берсе мәңгелеккә китте бит. Ничек килмәскә кирәк? Авыр вакытта кирәкмәгәч, нәрсәгә соң ул? Ир статусын йөртергәме?
Илшат белән бер утырып сөйләшәсе килде Язиләнең. Ни дисәң дә өч ел бергә яшәгән ир бит ул. Хәлләрен сорашасы, Ләйләнең сәламәтлеген беләсе килде. Ә ир борылып та карамады. Йөзе дә боз кебек иде, Язилә ягына таба керфеге дә селкенмәде. Шулкадәр бәгыренә төштеммени? Яратмыйм, дип алдан да кисәтте дә бит югыйсә. "Илфатны китерергә килә, сөйләшермен", дип уйлады хатын.

Илшат белән әнисе Гөлфизә йортын бәхет басты. Ике ел яхшылап күрмәгән баланы сөеп туймадылар. Әбисе нинди генә тәмле күчтәнәч пешермәде. Ә Илшат улын үзе белән эшкә автосалонга алып йөрде. Машина рольләрен рәхәтләнеп әйләндерде сабый. Шулай, татлы бер атна үтеп тә китте.

-Илнур Илфатны әнисенә илтеп кайт әле пожалуйста. Вакытым да, аны күрергә теләгем дә юк, - диде ир. Сабыен кысып кочаклады да машинага утыртты.
Язилә бүген иртән үк әтисе янына килде. Илшат улын китерергә тиеш. Матур күлмәген киде, шомырт кара чәчләрен тарады. Ниһаять, ишектә кыңгырау шалтырады. Шатланып ишекне ачса, улы белән Илнур басып тора.
-Илфатны китердем Язилә. Пока, чемпион,- дип малай белән саубуллашты.
-Ник Илшат килмәдемени? - диде Язилә.
-Аның вакыты юк, - диде Илнур...

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев