Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Якташ шагыйрәбездән шигьри мизгел

Шагыйрә Гөлфия Шиһапованың исеме райондашларыбызга яхшы таныш.Әйдагез, аның тагын бер шигырен укып узыйк.

Мин ятларга ялгышып та хәтта
Сиңа карагандай карамам...
Күзләреңдә янган очкыннардан
Дөм караңгы төндә баралам.
Синең күкрәгеңә башым куеп,
Гомерем буе сөеп туялмам!
Син маягым булып яктыртканда
Югалмам мин җирдә...югалмам!
Ачуымнан үпкәләгән чакта
Мин җилләрне сиңа җибәрәм.
Күзләреңдә җылы тоялганда
Мәхәббәткә өмет сүнмәгән.
Гөлфия Шиһапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу авыр заманда,кеше шул зэхмэт чир,вакцинация турында баш катырганда шигырьлэр биреп хет халыкны юатуыгыз бик маетаулы эш.Сугыш вакытында халыкка ин зур терэк булып сэнгать-авылда Театр кую,концерт,кичэлэр оештыру,тугэрэк уеннар уйнау булды.Матбугат тормышны беряклы гына яктыртмасын.Тормыш хэрвакыт купкырлы-берэу кайгыда булса, берэу туй итеп ята.