Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

2023 елга теләкләр!

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы.

Юлбарыс-ел узып бара, чанада,

Куян елы вакыт көтеп, карана.

Тынычлыкны юлдаш итеп җиремә,

Хуш киләсең, узчы әйдә өемә!

Һәркем тели Яңа елга теләкләр:

Икмәк белән тулып торсын келәтләр.

Кайгы-хәсрәт беркемгә дә килмәсен,

Балалар да ятимлекне күрмәсен.

Үтсә иде иминлектә көнебез,

Чәчәк атсын туган җирем, илебез.

Сәламәтлек юлдаш булсын һәркемгә,

Бәхет хисе ташып торсын күңелдә.

Дуслык җебе тоташтырсын илләрне,

Нәфес корты кимермәсен күпләрне.

Бергә булыйк, бердәм булыйк, нык торыйк

– Раббыбыздан ярдәм, уңышлар сорыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев