Әтнә таңы

ҖАЕ ЧЫКТЫ

Рифат Габидуллин, Яңа Кенәр авылы

Реклама

Икмәк кабул итү оешмасына җитәкче итеп билгеләнгәч, ул иң элек хезмәт коллективы, эш шартлары белән яхшылап танышырга тотынды.
Эшчеләрнең яшәү шартлары да кызыксындырды яңа җитәкчене. Инженерлар, техник хезмәткәрләр һәм гомумән барлык хезмәт коллективы эшкә сәләтле булуына ышанды. Җитештерүдәге кайбер проблемаларны хәл итәсе күренеп тора. Катнаш азык җитештерү заводы нык искергән. Ашыгыч рәвештә ныклап төзекләндерүне таләп итә. Төяү һәм бушату эшләрендә шактый уңайсызлыклар бар. Ашлык кабул итү башлангач, аны киптерү механизмнары җитәрлек булмавы күренеп тора. Югыйсә югары дымлылыклы ашлыкны кабул итмәскә яки кабул итеп алып аның бозылуына китерергә мөмкин. Рес­публикадагы икмәк кабул итү предприятиеләрендә эшнең торышы, мөмкинлекләре белән танышкач  алга бурычлар билгеләргә мөмкин була.
Коллектив белән киңәшкәч, кичекмәстән гамәлдәге сәгатенә 32 тонна ашлык киптерүгә сәләтле корылма проек­ты белән яңа сушилка төзергә керешергә кирәк дип табылды. Заказ алдан бирелмәгәнлектән, җиһазларны җитештерүчеләр белән туры элемтәгә чыгып юнәтергә туры килер. Апрель аенда  төзелеш эшләре башланды. Казандагы порт элеваторыннан гамәлдән чыгарылган телескопик транспортер алып кайтылды. Аны төзәтеп, капчык­лы продукцияне вагон эчендә үк транспортерга салып бушатырга мөмкин булачак. Вагонга төягәндә капчыклар тиешле урынга кадәр китерелеп, эшне шактый җиңеләйтергә тиеш.
Колхоз рәисе булып эшләгәндә ашлык тапшыру чорында икмәк продуктла­ры элеваторының җитди кимчелекләренә игътибар ителә иде. Бигрәк тә иген яхшы уңган елларда. Югары дымлылыклы ашлыкны күпләп кабул итә алмыйлар. Чөнки киптерү җиһазлары җитешми. Соңгы олауларны ачык һавага, хәтта күлдәвекләр өс­тенә бушаттыралар. 1968 елда Азин исемендәге колхоз икмәк тапшыру планнарын һәм күтәренке йөкләмәләрен үтәгәч, җитәкче ашлык чыгаруны туктатырга була. Район башлыгы Габдрахмановка яңадан илле тонна ашлык тапшырырга куша. Хуҗалык җитәкчесе моның мөмкин булмавын аңлата. Харис рәисне чираттагы бюрога чакыртып, кабул итү бүлмәсендә утырырга мәҗбүр итә. Шул вакыт эчендә районның милиция җитәкчесенә кораллы отряд белән «Райсельхозтехника»дан машиналар алып, Азин исемендәге колхоз амбарыннан алып, элеваторга 50 тонна ашлыгын тапшырырга әмер бирә. Колхозда зур машиналарны үлчәү мөмкин булмагач, ким булмасын дип, алтмыш тоннага якын югары репродукция­ле чәчүлек орлыгын, амбар мөдиренең семенаны алмауларын сорап ялваруларына карамастан, алып китәләр. Икмәк кабул итү оешмасының барлык складлары шыплап тулган.
Биләмәдә ашлык салырдай коры урын калмаган. Кораллы отряд башлыгы суы кибеп җитмәгән  иңкүлеккә бушатырга әмер бирә.
Аптырап торган машина йөртүчеләрне, хокук саклау органына буйсынмаган өчен җавапка тару белән куркытып, бушатырга мәҗбүр итә. Район башлыгына әмер үтәлүе, 59 тонна ашлыкның колхоз амбарыннан алып, элеватор биләмәсенә тапшырылуы турында рапорт бирелә. Партия райкомының беренче сәркатибы җиңел сулап, ”Башка карулашучы булмас” дип, зур канәгатьләнү белән бюро әгъзаларын үзенең ”тапкырлыгы” белән таныштыра. Унсигез ел районда хуҗа булып торганда колхоз җитәкчеләренең күбесе үз фикерләрен әйтергә куркып тордылар. Элеваторда ашлык бозылгалап торды. Хәзерләүләр компаниясе тәмамлангач, аны шул ук хуҗалыкларга “ярдәм йөзеннән” комбиазык бәясеннән бирәләр иде.
Зәки Арча икмәк продуктлары элеваторын җитәкләргә килгән көннән күптән үзен борчыган сорауларга җавап эзләде. Иген уңган елны Татарстанда хәзерләүләр өчен сыешлыклар  кирәклек белән фактта булганын чагыштырды. Аерма бер миллион тоннага якын. Шундый күләмле икмәк продуктларын кабул итү, эшкәртү элеваторы кирәклекне аңлады. Бу фикерен нигезләп Казандагы җитәкчесенә тәфсилләп аңлатты. Вәли Фәттахов зур кызыксыну белән тыңлады. Әгәр андый комбинат барлыкка килсә, зур проблемалардан арынып буласын таныды. Әмма эшкә керешү турында  ашыгырга кирәкмәслегенә басым ясады. Янәсе, Харискә ошармы. Бик зур күләмле эш бит. Обкомдагылар каршы килмәсме? Әгәр бу эшне өскә алсак, аны башкарып чыкканчы төн йокыларыннан мәхрүм булырга туры килүе бар. Ә инде дәүләт планына кертеп, өстән мәҗбүр итсәләр отышлырак булыр иде. Һәрхәлдә, уйларга, хәрәкәтләнергә кирәк.
Оешма җитәкчесе шушы ук сорау белән район башлыгы янына керде. Харис елмаеп тыңлап торды да: ”Син мөгез чыгарырга яратасың инде. Моңарчы аннан башка яшәлгән. Моннан соң да яшәү тукталмая­чак. Кычытмаган җирне кашып, үземә шундый мәшәкать  алырга мин әле акылдан язмаган! Башыңнан чыгарып ат ул турыдагы уйларны. Сушилка төзи башлагансың икән. Дәвам ит шуны. Уңышлы чыкса тагын берне төзерсең. Коры ашлыкны урнаштыру җиңелрәк. Тагын бер тапкыр кисәтәм: юкка чыгасың килмәсә, яңа элеватор  турында оныт!”– диде.
Усманов Гомәр Исмагилович Татарстан хөкүмәте башлыгы, обком бюросы әгъзасы. Ул, Вәли Ибрагимович әйткәнчә, дәүләт планына кертүне дә, өстән кушуны да хәл итәргә вәкәләтле бит! Габидуллин колхоз рәисе булып эшләгәндә Усманов янына кергәләде. Аның белән төрле темаларга сөйләшкәне булды. Шулар арасыннан икмәк кадере, ит һәм сөт җитештерүне арттыру проблемалары турында була иде. Элекке гадәте буенча, ул хөкүмәт башлыгын үзе эшкә килгәнче аның кабинетында каршы алды. (Постта торучы эчке эшләр вәкилләре аны тоткарлыксыз үткәрәләр иде). Усманов Зәкине яңа эшкә күчүе белән котлады. Бу юлы нинди эшләр башкарып йөрүе белән кызыксынды. Әңгәмәдәше: ”Хәтерлисезме, Гомәр Исмагилович, без бер очрашуыбызда икмәк кадере турында сөйләшкән идек. Менә хәзер мин шул кадерсезләнгән икмәкне кадерләргә җаваплы вазыйфаны башкаручы хез­мәттә. Республикада иген уңган елны ашлыкны ышанычлы урнаштыру өчен миллион тоннага якын сыешлык җитми. Фәттахов бу проблеманың барлыгын таный. Әмма аны хәл итү юлларын эзләргә кирәклеккә басым ясый. Дөрестән дә, ул әйткәнчә, дәүләт планына кертелсә, алдагы бишьеллыкта андый зур икмәк кабул итү предприятиесе сафка баса алыр иде”, – дип бер тында әйтеп салды.
– Син, дус кеше, бик дөрес уйлыйсың. Әмма бу бик күп хезмәт һәм чыгымнар сорый. Үзәк Комитет рөхсәтеннән башка аны дәүләт планына кертмәсләрдер.
– Сорамыйчы, аңлатмыйчы гына рөхсәт була  алмый бит инде...
– Син хаклы. Минем уйлавымча, иң элек объектның проекты һәм смета документлары булырга тиеш. Проектка заказ биргәнче, белгечләргә төгәлрәк итеп исәпләтергә, урынын тәгаенләргә кирәк булыр. Ә проектка заказны Фәттахов бирсә дөрес булыр. Килешәсеңдер бит?
– Әлбәттә. Иң  мөһиме соңгы нәтиҗә. Рәхмәт Сезгә, Гомәр Исмагилович, һәрвакыттагыча, мине дөрес аңлаганыгыз өчен.
– Сине ничек аңламаска мөмкин? Син бит һаман, гел алга карап, уйлап эш итәсең.
Әгәр барлык җитәкчеләр дә синең кебек уйлап эшләсәләр, безнең илдә яшәү күпкә яхшырыр иде.
Шулай да, яңа икмәк кабул итү-эшкәртү комбинаты тиз генә оешмаслыгын аңларга кирәк. Әлегә булган предприятиеләрдә эшне мөмкин кадәр камилләштерү мөһим. Бәлки кабул итү урыннары тулгач, икмәкне колхозларда саклауны рөхсәт итү зарурдыр.
Хөкүмәт җитәкчесе Фәт­таховка проект төзү өчен заказ бирергә, проект институтына 1981 ел планына кертә торырга, кушарга ышандырды. Әңгәмәдәшенә яңа эшендә уңышлар теләде.
1980 елның июль  аенда Арчада Фәттахов белән Зәйнуллин очрашалар. Вәли хөкүмәт баш­лыгының зур икмәк комбинаты төзү өчен проектка заказ бирергә кушуын әйтә.
– Зәкинең анда барып җиткәнен ишеткән идем. Ул аның белән элек тә очрашкалаган икән. Аның башына бер уй керсә, үз дигәненә ирешмичә туктый белми, – ди Харис. – Ул кешечә генә эшли белми. Аңа һәрвакыт буй җитмәслек эшләргә тотыну хас.
– Нәрсәдән чыгып әйтәсең?
– Ул колхозда эшләгәндә аңа җиткерелгән планнан  артык икмәк тапшырттырып булмады. Ашлык өлгереп җиткәнче чокырга тутырып куя. Бик теләсәң  дә, алырга икмәге булмый. Дәүләттән күп  акча алу өчен,  ит белән сөтне отышлы итеп җитештерә. Сугару системасы белән җенләнде. Өч буа ясап, 800 гектар басуын сугарулыга әйләндерде.
–Ничек аңа андый мөмкинлек бирдегез соң?
– Бөтен хикмәт тә  шунда шул. Ул эшне Арча ПМКсы белән түгел, Казан оешмалары белән башкара. Алары безгә буйсынмый. Трест җитәкчеләренең башларын әйләндереп, аларның кадерле заказчысына әйләнә.  Әле тагын Мари иленнән агучы Шура елгасы суын файдаланып, зур көчәнешле электр насослары ярдәмендә 600 гектар сугарырга  проект төзеткән булган. Анысын тормышка ашырганчы без аны эшеннән алдык.
(Ахыры бар).
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: