Әтнә таңы

Җае чыкты - дәвамы

Чын хикәянең дәвамын укыгыз

– Шуннан безгә бирдегез...
– Сезгә дә көчле җитәкче кирәк иде бит. Мин аңа күршедәге колхозны кушарга теләгән идем. Ул үзенчә бу эшнең кирәксез гамәл булуын исбатлап, каршы килде. Өч елда җитештерүне арттыру хисабына ул колхоз дәүләткә тапшырасы продукцияне өстәп бирәсен ышандырып маташты. Үз колхозында сигез елда җитештерүне  дүрт тапкыр арттыруын да әйтергә онытмады. Андый үзсүзле кешене анда калдырып булмый иде.
– Бик гаҗәп кеше икән! Монда килгәч тә, җитештерү планнарын күпкә арттырып үти башлады. Ничә еллар предприятие җиткерелгән заданиеләрне үти алмый азап­ланды. Шул ук коллектив бит, югыйсә.
– Шулайдыр. Әмма яңа эле­ватор дип саташуы без­нең икебезнең дә тынычлык­ны алачак. Әнә бит хөкүмәт башлыгының башын әй­ләндерергә өлгергән. Әгәр ашыгыч чарасын күрмәсәк, ул безне тынычлыкта калдырмаячак.
– Нәрсә эшләп була соң? Ул нигездә хаклы бит! Замнары биләмәдә генә утырмавыннан зарланалар. Тик кабинет саклап утырып кына, эзләнмичә алга барып булмый бит.
– Колхозда да күп вакытын эзләнүдә үткәрә иде. Терлекчелектән зур табыш алса да, икмәк тапшыру  буенча, әйткәнемчә, аз гына да үсеш бирмәде.
– Син аны, нишләптер, яратмыйсың шикелле.
– Кул астымдагыларның киреләнүен яратмыйм. Бигрәк тә аның шикелле мөгез чыгаручыларны. Моннан дүрт ел элек авылларына табигый газ кертергә хыялланып йөрде. Үзе минем янда вакытта ОКС­тагыларны катгый кисәттем: Зәкинең газлаштыру турындагы проектын эшләргә бер генә институт та алынмаска тиеш. Аннан Борхановның йомшаклыгыннан файдаланып, үзләренә кадәр Әтнәгә килүче берәр Арча һәм Казан автобусларын китертергә обкомны  күндерә язганнар. Партия райкомы хат белән мөрәҗәгать итсә, агымдагы бишьеллыкта хат  нигезендә йөртә башларга, аннан соң планга кертергә ышандырганнар.
– Начар гамәл түгел шикелле.
– Хатны Борханов яздырып куярга ышандырган. Ә Зәки илтеп бирергә килешкәннәр. Мин Тимерханны вакытын әрәм итеп, кирәкмәгән эш артыннан йөргәне өчен шелтәләгәч, хатны сорарга Зәки үзе керде.  Көнгә ике автобус килсә, колхозында эшләргә кеше калмаячагын искәртеп, автобусларның Чишмәле Сапка йөрмәячәген әйттем. Колхозда торып, эш оештыруын таләп иттем. Аның башка чарасы калмады.
– Яңа төзелешнең  мәшәкате күп буласын аңлыйм. Аңа тимичә генә аңлашып булмасмы икән дип уйлыйм. Ихластан тырышып, эшләп йөргән җитәкчене эшеннән алу килешеп бетми бит инде.. Башка эшкә күчерсәң дә, ул икмәк кабул итү предприятиесен төзү кирәклегеннән ваз кичмәскә мөмкин.
– Хәзер иң уңай вакыт, Вәли Ибрагимович. Ике көн элек ул Арча хастаханәсенә кереп яткан. Бер атна элек  Гайнетдинов җибәргән рәссамнар белән очрашкан булган. Сүз урамдагы күргәзмә агитация материалларын яңарту турында барган. Директор егетләргә гамәлдәге материалларның  начар булмавын, тик аларның искерүен әйткән. Булганнарын истә тотып, һәрберсенә үзенең фантазиясен өстәп, эскизлар ясап килергә  киңәш иткән. Шуларны алып килгәч, бергәләп уртак фикергә килеп, килешү төзергә ризалашканнар. Кичә егетләр больницага директор янына килеп, үз иҗат җимешләрен күрсәткәннәр. Һәрберсен карап, тиешле хезмәтләр сайлап алынган. Рәссамнарның дүртесе дә иң күренекле урында зур итеп Брежнев рәсемен куйганнар. Ә директор ул урынга Ленин рәсемен куярга кушкан. Егетләр бик тырышсалар да, Брежнев рәсемен куярга күндерә алмаганнар. Берсе соңыннан үзе генә калып, шыпырт кына әңгәмәне дәвам итәргә булган. Аның  шәхсән үзенең ни өчен директорның алар белән килешмәвен беләсе килүен әйтә. Зәки, ул хөрмәтле кеше үлсә яки яңа срокка сайланмаса, икенче көнне үк аның рәсемнәре алыначак. Ә Ленин рәсеме бераз торачагын әйткән. Шыпыпт кына әйтелсә дә, диктофонга бик ачык язылган. Хәйләкәр рәссам Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты хезмәткәре.  Директорга ике атналык дәвалау курсы билгеләгән булганнар. Ә хәзер ул курсны үзгәртү белән КГБ шогыльләнәчәк.
– Моны син оештырдыңмы?
– ТАССРның алтмыш еллыгына багышланган район активы җыелышында,  Фазылҗанов ясаган докладның “Бөек урыс татарның күзен ачты” дигән сүзләренә Зәкинең ачуы чыкты. Утырган җиреннән “дөрес түгел!” дип кычкыргач, Гайнетдинов аның сәяси тотрыксызлыгын гаепләгән иде. Шул вакыттан бирле ул аны гел күзәтеп тора. Бу юлы зур ачыш ясады. Әйтергә кирәк, бик вакытлы һәм бик урынлы килеп чыкты.
– Детектив фильмдагы кебек килеп чыккан. Ис китмәле.
– Яңа элеватор турында онытмаса, юкка чыгачагын кисәткән идем. Үзен юкка чыгарырга үзе булышты.
– Усманов белән элемтәгә чыкса, үзебез уңайсыз хәлдә калабыз дип уйламыйсыңмы?
– КГБ кулына эләккәч, аның андый мөмкинлеге булмаячак. Махсус ысул белән “дәвалагач”, аның дөньяда гаме булмый. Сырхауханәдә озак яткач, предприятиегә яңа җитәкче билгеләү канун бозу булып саналмый.
– Шулай да,Харис, без дөрес эшлибез дип уйлыйсыңмы? Хаксызга рәнҗетү булмасмы дип уйлыйм.
– Юк. Дус кеше, мин аны кисәткән идем бит инде. Ә хәзер машина үз эшен эшли. Аны хәзер туктатып булмый.  Бүген аны “дәвалау” өчен махсус врач тәгаенләнгән. Дәвалау курсы өч айга хисапланган. Ул үзенең нинди хәлдә икәнен тиз генә аңламаячак.
– Дөресен генә әйткәндә, минем аны югалтасым килмәс иде. Аңлавымча, син инде үзгәртеп булмаслык карарга килгәнсең. Ул барыбер бөтенләй үк юкка чыкмас дип ышаныйк.
Арча үзәк сырхауханәсендә өч ай ятканнан соң, табиб аңа: ”Зәки абый, безнең дәвалау курсы тәмамланды.  Син бүген өеңгә кайта аласың”, – диде. Сырхау үзен начар хис итүен, РКБга тикшеренү өчен юллама бирүләрен сорады. Табиб андый юллама бирергә кушмауларын әйтә. Дәвалау курсы узган авыру: “Ярар алайса, Кувиннан үзем сорармын” – ди. Сырхауханәнең  баш табибына мондый авыруны җибәрергә ярамаганын белгән махсус врач: “Абзый, син бераз көтеп тор. Мин сиңа юллама алып килермен” – дип чыгып китә. Шактый вакыттан кулына юллама тотып, килеп керә. РКБга баргач, юлламада язылган табибка туры барып күренергә куша. Зәки авылга кайтып, мунчада юынып чыккач барырга теләвен әйтә. Табиб исә бик ашыгыч рәвештә, бүген үк барырга кирәклеген әйтә. Андагы табибның Мәскәүгә китәсе бар икән.
 Казандагы югары категория­ле табиб, үз эшенең остасы, бик яхшылап тикшергәннән соң, авыруның кискенләшүен һәм кичекмәстән яңача дәваларга кирәклеген әйтә. Волков урамындагы сиксәненче йортта урнашкан сырхауханәгә бүген үк кереп яту өчен юллама тоттыра. Барып җитүгә үзенә телефоннан хәбәр итүләре кирәклекне әйтә. Зәки дәвалануны дәвам иткәнче өйгә кайтып килергә теләсә дә, андый мөмкинлек калдырылмады. Профессор авыру өчен һәр минутның кадерле булуын әйтә. Сырхауханәнең кабул итү бүлмәсендә авыруның килүен көтеп торганнар. Тиз генә кабул итеп, дәвалау курсын башлыйлар. Машина йөртүче Нурислам өйдәгеләргә хәбәр итәргә ышандырды. Егерме сигез көнлек дәвалау курсын узгач, Зәки инде медицинаның үзенә ярдәм итә аласына ышанмый иде. Алырга  килгән Нурислам машинасына кеше ярдәменнән башка чыгып утыра алмады.
 Өйдә ике атна хәл алгач,ул Фәттәхов янына килде. Шундый ябыккан, йөзе саргайган элекке хезмәттәшен Вәли башта танымыйча торды. Зәкинең мондый хәлгә җитүенә Хариснең һәм өлешчә үзенең дә гаебе барлыгын уйлап алды. Элекке директорны терелеп чыгуы белән котлады. Бераз уңайсызланып, врачларның тиз генә терелә алмаслыгыңны әйткәч, урынына икенче кеше куярга туры килүен әйтә. Зәкигә вакытлыча Коркачык ашлык кабул итү предприятиесенлә директор урынбасары вазыйфасын башкарырга тәкъдим итә. ”Ныгып җиткәч Биектау предприятие­се базасында үзгәртеп корулар белән шөгыльләнерсең.  Син бит төзергә яратасың. Аннан сине шунда оешманың җитәкчесе итеп күчерербез”, – диде республиканың икмәк продуктлары башлыгы.–Килешәсеңдер бит, Зәки Барие­вич?
– Сезнең белән эшләү ошый миңа.
– Алайса мин хәзер юллама яздырып керәм. Син соңгы мәгълүматлар белән таныша тор, – дип чыгып китте. Кадр­лар бүлегендә җитәкчегә махсус күрсәтмә нигезендә Зәкине җитәкче урынга куярга ярамавын әйтәләр. Ул күрсәтмәнең барын Вәли исенә төшереп, кабинетына кергәч: ”Коркачыкның директоры сине яхшы белә. Ул сине юлламасыз да кабул итәчәк”, – ди. Үзе тиз генә очына чыга алмауларын теләде. Әгәр җитәкче урынга эшкә алганны белсәләр, язмача юллама гаепләргә дәлил буласын яхшы аңлый. Никадәр теләсә дә, Зәки өчен шуннан артык яхшылык эшли алмый. Харис янында калдыруга караганда, уңайлырак булыр дип үзен ышандырырга теләде Вәли.
Яңа урында эшнең җаена тө­шенеп килгәндә, Зәкигә ашы­гыч рәвештә партия рай­комының икенче сәркатибе янына килергә кушалар. Бүл­мәсенә кергәч, түрә өстәлдә яткан личное делоны алып:  “Син үзеңнең кем икәнеңне беләсеңме? Менә монда “Сәяси ышанычсыз. Җитәкче урыннарга якын китермәскә” дип язылган. Ә син һаман үрмәлисең. Безнең районда эзең булмасын. Аңладыңмы?” – диде.
 Фәттахов белән иптәшләрчә сөйләшкәч, Зәки барысын да бик яхшы аңлады. 1981 елның март башында үзе яшәгән җирлеккә кайтып, машина-трактор паркында техника ремонтына кереште.

Реклама

Хуҗалык җитәкчесенә кар беткәнче үк сугару системасын эшләтә башларга киңәш итте.
Язгы чәчү вакытында колхозга Беренче килә. Хуҗалыкта эш барышы белән танышып чыккач рәискә:  -Болай эшләрегез начар түгел. Шулай да темпны бераз арттырсагыз зыян итмәс. Су сибүне бик иртә башлагансыз. Зәки котырта торгандыр инде.
-Әйе, Зәки абый шулай кирәк дип әйтә.
-Салкын җиргә салкын су сибүнең нинди файдасы булсын? Әле җирнең дымы да бетмәгән.
-Зәки абый эшләгән кеше бит инде. Ул җирнең кибүен көтмәскә, аз-азлап булса да гел сибәргә кирәк дип әйтә.
-Ул үзе хәзер кайда?
-Ремонт остаханәсендә. Техникаларны төзәтә.
- Да, аның кешечә эшләсә, киләчәге бар иде.
-Нишләп алай дисез? Ит белән сөтне бик күпкә арттырды бит.
-Ә кем сораган аннан ул кадәр ит белән сөтне? Аның бит ашлык җитештерүне арттырганы булмады. Кешеләрне ялкаулыкка чыгарып,  аларга йортлар төзеп, төзелмәгән урамнарга су кертеп  йөрде. Әле терлекчеләргә юыну өчен душ бүлмәләре ясарга йөрде. Менә бер колхоз өчен  өч плотина нәрсәгә инде. 800 гектар җирне сугару өчен күпме ягулык, күпме хезмәт кирәк?  Арчага килгәч, яңа зур ашлык кабул итү элеваторы  кирәк дип саташа башлаган иде. Әле ярый, туктатырга җае чыкты. Хәзер бик сикерә алмас инде. Сине дә өйрәтеп йөрмәсен!  
-Сез сугаруны кирәксез дип уйлыйсызмыни?
-Әлбәттә. Кешечә эшләсәң, кешечә яшәрсең.
 1981 елның җәе бик коры килде. Журналист Ильяс Фәттахов язганча, райкомның беренче секретаре Харис район активы җыелышында  иртәдән оешма, предприятиеләрнең ишекләренә йозак эләргә куша. Үзе тикшереп торачагын кисәтә. Нәрсә эшләргә белмәгәннәндер инде, Райком аппаратында эшләүчеләрне Казансу елгасы янәшәсендәге басуга чиләкләр белән бәрәңгегә су сибүне оештыра. Басуларда игеннәр, күп еллык үләннәр сусызлыктан корый башлагач, заманча эшләнгән сугару системаларын тулы көченә  эшләтергә кушыла. Тик инде корыган үсемлеккә күпме генә сипсән дә, тиешле нәтиҗәсе булмый. Терлекләрне югалтмас өчен  чит өлкәләргә салам хәзерләргә иң яхшы техника белән  кадрларны җибәрергә кирәк булды.
Брежнев үлеп, район җитәкчесе алышынгач, Зәкине аклап, таркалу хәленә килгән сельхозтехника бүлекчәсенә җитәкче итеп билгелиләр. Эшләүчеләрнең проблемаларын хәл итеп, эш шартларын уңайлап, җитештерүне җайга салгач, авылда яңа сырхауханә комплексы төзү өчен проект-смета документлары әзерләтә башлады. Чөнки Харис район җитәкчесе булганда предприятиенең эшчеләр өчен төзелеп, уналты гаиләне яңа фатирларга урнаштырыга йөргәндә, өметләрен өзә. Уналты фатирлы йортны сырхауханәнең дәвалау корпусы итеп, колхозлар хисабына үзгәрттергән булган. Оешмага төзелеш чыгымнарын түләүче булмаган. Зәки оешманы кабул итеп алгач, бинаның сырхауханә өчен уңайсыз гына түгел, җылыту системасы бөтенләй яраксыз икәнлеге ачыклана.  Ул ремонт остаханәсендә биш градус җылылык тәэмин итәрлек котельныена тоташтырылган. Оешманың яңа җитәкчесе, ашыгыч рәвештә, дәвалау корпусын яңача, электр җылыткычлары белән эшләүче җайланма төзетергә мәҗбүр булды.
 Зур җитәкче вазыйфасыннан киткәч, үз хуҗалыгына утын кайтарырга машина сорап, Харис Зәки янына килә. Нинди эшләр башкарулары белән кызыксына. Хуҗа башкарган эшләре белән таныштыра. Харис үткәннәрне исенә төшереп: “Зәки Бариевич, без синең белән бик үк дөрес эшләмәдек, Син үпкәлисеңдер дә инде.”-диде әйтергә җае чыкканга сөенеп.
-Үпкәләмим, Харис Зиннәтович. Сез бит башкача булдыра алмый идегез. Ә мин “мөгез чыгарырга “ яратам. Яхшы сырхауханә комплексы булдырырга исәп. Үзенең барлык таләпләргә туры китереп төзелгән корылмалары белән. Барлык төр медицина хезмәтләрен башкару өчен бөтен уңайлыклары булачак.
-Син зур эшләрдән курыкмыйсың. Ә без синнән курыктык. Син барыбер югалмадың. Авылда синең турыда сокланып сөйлиләр. Ярдәмең өчен рәхмәт. Үзең исән-сау, эшләрең уң булсын.
 -Йомышларыгыз булса, тагын килегез. Рәхәтләнеп ярдәм итәргә тырышырбыз.
Рифат Габидуллин .     Яңа Кенәр авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: