Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Аллаһ йорты

Гаптелбәр КАЮМОВ, Яңа Әтнә авылы

Зурмы-кечкенәме мәчет,
Әллә каян күренә.
Иман нурлары сибә ул
Һәркемнең күңеленә.
Мәчет очында торган ай
Күкләргә ашар сыман.
Шушы мәчет эченә
Изгелек кенә тулган.
Ишеге ачык һәркемгә,
Эчендә – изге Коръән.
Чакырып тора үзенә
Азан тавышы белән.
Ислам динен хөрмәт итеп
Мәчет ишеген ачсалар.
Шунда укыр намазларын
Дин юлына басканнар.
Раббыңнан сора, белмәсәң,
Күтәреп ике кулны.
Үзеңнең кыйблаң тапмасаң
Күрсәтер туры юлны.
“Ләә иләәһә иләллаһ”ны
Күп тапкырлар кабатлыйк.
Уйлаган һәр изге эшне
Мәчет юлыннан башлыйк.
Биш вакыт намазны укып
Гомер азагын җиткер.
Сират күперен кичәрсең,
Кылдан булса да күпер.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев