Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Ана баласын озата

Газета укучыбыз иҗаты.

Ак болытларга уралып
Агылам туган якка.
Кайтам әле йөгерепләр
Әнием көткән чакта.
Әйтми генә кайтып киләм
Куанганын күрергә...
И Әнием! Гүя кояш
Төшкән алсу йөзеңә.
Өйгә узам әкрен генә,
Әти чыга каршыга....
Күзләрендә очкын уйный
Хәл сорарга ашыга.
Сөйләшеп сүз бетәмени
Китәсе бар яңадан,
Алып кайткан ак болытлар
Озатырга торалар.
Ике кулын артка куеп,
Авыл башына кадәр
Әнием озата бара...
Бетмәс күк әйтер сүзләр.
Борылам да артка карыйм:
Кулларын болгый- болгый,
Ана баласын озата
Төрлесен уйлый-уйлый.
Гөлфия Шиһапова,

Олы Әтнә-Үртәм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев