Балачак иленә сәяхәт
Надия Вәлиева, Казан-Мокшы, 162нче балалар бакчасы тәрбиячесе
(Дәвамы. Башы 13 санда)
Авылга бер Нургали абыйда сепарат, көтү кайтып, сыерлар савылгач, кызлар-апалар, сөтле чиләкләрен көянтәгә асып, сөт аерырга йөгерәбез.
Каймаклы банкаларыбызны чайкалдырмаска тырышып, башны горур тотып, кайтабыз, чөнки әниләребезгә булышабыз, һәр эшкә кул арасына керәбез! Көндезләрен без капка төбендә. Әле беребездә, әле икенчебездә. Кул эшләребезне эшлибез, “лапта”, “качышлы”, “курчаклы”, “патша башын”, туп уйныйбыз, скакалка сикерәбез. Авылда җәй көне Казан кызлары, кунак егетләре күп... Кызык, күңелле!
Тау киртләчләре язгы кардан әз генә ачыла башлауга, яшел чирәм баш калкытуга, без тау өстендә “сызыклы” уйныйбыз. Уенчыкларыбыз – агач курчаклар, атлар, матур ташлар, төсле ялтыравык кәнфит кәгазьләре – фантиклар, фарфор чынаяк кисәкләре. Тауда “карга боткасы” пешерер өчен абыйларыбыз белән өй буенча йөреп, ярма, йомырка, май җыйныйбыз, аннары абыйлар казан асып, тәмле майлы ботка пешерә... Ә сабан туйлары? Иң матур бәйрәм! Сөлге, кулъяулык чигәбез, кемгә эләгер икән дип дулкынланып, ул көнне көчкә көтеп алабыз...
Яңгыр яумаган елны яңгыр чакырабыз. Кешегә күренмичә качып торабыз да, ул кеше килеп җиткәч, өстенә бер чиләк су коябыз. Безгә берәү дә кычкырмый, йоласы шундый – һәркемгә дә яңгыр кирәк. Ә яңгыр ява башласа, “Яңгыр яу, яу”, – дип кычкыра-кычкыра, яңгыр астында йөрибез, чөнки яңгыр суы безне тизрәк үстерә...
Кышын-көзен аулак өйләргә йөрүләр... Төрле уеннар уйнап, табышмаклар әйтешеп, җылы өйдә кич утырулар... Такмаклар җырлаган көйгә, кемдер кулъяулык чигә, кемдер шәл, носки бәйли. Каз өмәләрендә әбиләребез белән бергә казлар йолкып, каурыйларын сыдырып, кичен каз бәлешләре, каз көлчәләре ашау... Яраткан уеннарыбыз: “бармак төртеш”, “йөзек салыш”... Җырлап, биеп, шаян-шук сүзләр ишетеп, иркенлектә үстек без, илленче елларның кыз-малайлары!
Җәйләрен, әтиләребезнең рөхсәте белән, маллар япкач, яшелчәләргә сулар сипкәч, зур кызлар янына “вечерга” чыгабыз... Түгәрәк уеннары, “Наза”, “таклы” уйнарга, вальс, “краковяк”, “сигезле” биергә – барысын булдырабыз. Гармунчылар – Шамил, Камил абыйлар безнең авылда йөзек кашлары санала...
И газиз туган өй,
ишетелә моңлы көй...
Безнең өйгә бигрәк инде кеше күп килә. Әби янына дус әбиләре кул эшләре белән килергә ярата... Сөйләшә- сөйләшә, озак кына чәйләр эчеп утыралар.
Әти янына йомыш-фәлән, киңәшкә киләләр, чөнки безнең әти – бригадир. Әниебез врач булгач, аның янына авырый башлаган кешеләр килә, өч авылдан киләләр.
Безнең өйдән кеше өзелми! Шуңа күрә абыем, сеңелем һәм минем изге бурычыбыз – өйне, каралты-кура, ишегалдын чиста-пөхтә тоту. Мал карау, өй эшләренә булышу, яшелчә- бәрәңге бакчасында чүп утау, бәрәңге төбенә өю, урак белән сабакларын уру, җыеп алу... Бу эшләрне без эшкә дә санамыйбыз. Йөгереп кенә сыерга сөтен сауганда ашар өчен көн саен берәр чиләк әрекмән, эт эчәгесе җыеп алып кайтабыз. Безгә кеше кебек печәнгә “уфалла” арбасы белән йөрергә ярамый, чөнки әти кушмый. Бозауга су эчерәбез. Кичен көтү каршылау да безнең өстә: биләмче тәкәләребез бар...
Урыс капкабызның келәсенә әкрен генә баскач та, капка ачылып китә. Ишек алды сөзәк булганга, таеп егылмас өчен, әти, веранда беткәнче лапаска бару юлына киң “плавай” такталар җәйгән. Лапас кырыендагы тимер сетка-койма янында- яшелчә бакчасына чыга торган ишек. Өстә – утын сарае, кар базы, мунчабыз. Бакчада алмагачлар, ике төп шомырт, балан куагы, карлыганнар, чияләр. Ике оя умарта...
Кечкенә капкадан бәрәңге бакчасына чыгасың. Ялт итеп балкып, нурлар сибеп, бәрәңге бакчабыз артында айлы-манаралы биек мәчет-мәктәбебез тора. Бакчабызда зур шомырт агачы үсеп утырганын, кара мунчабызны хәтерлим әле. Ишек алдында каз бәпкәләре, тавык чебиләре, үрдәкләр өчен җәйге корылма бар. Лапаста Симка – сыерыбыз, аның бозавы Йолдыз, бөтенесе унлап баш сарык, бәрәннәре белән... Менә ул безнең бөтен байлыгыбыз. Тагын песиебез Мырауҗан бар .
Әбием – намаз карчыгы
Веранда ишеген ача да, уң як күршебез Кәшифә апай кычкыра:
– Һәдия апай, син өйдәме?
Әби өйдә, билгеле:
– Әйдә, Кәшифә, кер, кер, мин өйдә, – ди.
Безнең әби уртача буйлы, чандыр гәүдәле, ачык чырайлы. Озынча йөзендә туры борыны килешеп кенә тора үзенә. Озын күлмәктән, алъяпкыч бәйләгән, киң ситсы ыштаны өстеннән оек, аннары йон оекбаш киеп куйган. Озын чәчләрен талир тәңкәле чәчүргеч белән үрә, миңа да тарап үрдертә әле. Киң күңелле, сөйләшергә яратучан, күршеләребез Сара апа, Гаффә апа, адаш апай, Оркыя, Мәфтуха, Мәлиха апайлар бездән бер дә чыкмый кебек. Әби янына күрше авылдан кызы Асия апай төшә, Казаннан сеңлесе, башка туганнары, балалары кайтып тора.
Иң күңелле вакыт – әби белән аның туган авылы Мәңгәргә бару. Безне анда ат белән әти илтеп куя. Мәңгәр – урман артында, ә урманда кем генә булмас...
Әби белән хуҗалыктагы бөтен эшләрне эшлибез
– Эшләгәнегез минем өчен булса, өйрәнгәнегез – үзегез өчен, – ди әби. Зур, сай ләгәнгә җылы су салабыз. Шуңа каз астындагы җылымса йомыркаларны әкрен генә куябыз. Бәбкәле йомыркалар селкенәләр. Без шатланышабыз. Чәберчек йомыркаларны әби каз астына салмый, чөнки алардан бәбкә чыкмаячак икән. Кичен ата казны таудан өйгә алып кайту эшен әби миңа тапшыра, син җиңел, ди.
(Дәвамы бар).
Барыбер бутый эчләренә карлы су тула, аяк бата, алай да казны алып кайтам. Әй ул ата казның, бәпкәләрен күргәч, сөенүләре, очына-очына биюләре, безне якын китермичә, усал ысылдаулары... Шатлыгына чик-чама юк, Кремльне алганмыни...
Кыртлый тавыкның сап- сары чебиләрен, чыккан берен җыеп алып, бабайның иске бүрегенә салабыз, аннары аларны яшел чирәм өстендә мәче-күсе, тилгән-каргалардан хәтәр саклыйбыз.
... Без йокыдан тормыйчарак яткан якшәмбе иртәләрендә әби безне, такмаклап, йокыбыздан уята:
– Әйдә, кызым, тор инде, йокың туйгандыр инде, биш ямаулы ыштаныңа бетләр тулгандыр инде, – ди.
Әби үзенең күргәннәрен- белгәннәрен сөйли:
– Апам үлеп киткәч, унсигез яшемдә җизнәмә – шушында килен булып төштем. Бабагыз Гыймадига кырык алты яшь булган ул вакытта. Биш бала таптым... Әтиегез генә авылда калды, барысы да Казанга киттеләр. Кечкенә Рәисемә өч яшьтә бабагыз үлде... Берүзем балаларны кеше иттем, Аллаһыма мең шөкер. Әтиегезгә унөч, абыйсы Мәликкә – унсигез иде. Балалар тормыш йөген тартырга булышты, рәхмәт...
Аннары – каһәр төшкән сугыш еллары... Әтиең, унсигезе тулгач, ут эченә барып керде. ...Кайтүы кырык җиденче елның апрелендә булды.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев