Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Балаларын ашатыр өчен ефәк шәле белән читеген сата

Гөлҗиһан Шәрипова, Түбән Бәрәскә авылы

Әниемнең җитезлеге, тырышлыгына карыйм да исем китә. Әле дә ару-талуны белми, тынгысыз кеше ул.
Әнием – Шә­рә­фет­ди­но­ва Нурҗиһан тыл ветераны. Сугыш башланганда аңа нибары 9 яшь була. Әтисе – Галәветдин бабаем 1938 елда 45 яшендә вафат була. Әнисе – Зиннәтбану әбием – 5 бала белән тол кала. Үлем ачысы онытылырга да өлгерми, сугыш чыга. Әбием көндез амбарда, ә төнлә сушилкада ашлык киптерә. Балаларын ашатырга кирәк. Шулар өчен ул ефәк шәле белән читеген кибетче Мәрфугага сатарга мәҗбүр була. «Аның аягындагы читекләремне күргән саен үзәгем өзелә иде», – дип әйтә торган була ул. Әнием дә кечкенәдән тормышның авырлык­ларын күреп, эшләп үсә. Сугыш чорында солдатларга оекбаш, бияләй бәйли. Артель начальнигыннан йон, мамык алып, шуларны эшкәртеп бәйлиләр. Бәйләгән әйберләрнең исәбе-хисабы юк. Аннары танкларны каплар өчен 100әр метрлы ятьмә үрәләр. Буш итеп бәйләсәң, шуа, андыйны кабул итеп алмыйлар, тыгыз итеп төйнәргә кирәк була. Тартып төйни-төйни, әниемнең кечкенә бармаклары сөягенә кадәр җәрәхәтләнеп бетә.
«Түләүләр бик зур иде. Йорттагы бөтен әйберне тапшырып, кечкенә бозауны ит түләве өчен, Мәңгәргә кадәр куалап илтеп бирдек», – дип сөйли әнием. Абыйсы сука сукалаганда апрель бәрәңгесе җыеп кайта, шуны төеп, тоз кушып, күмәч итеп пешереп ашыйлар. Әбием  сыердан аерылмый. Көтүчегә бирер өчен, үзенә бирелгән 1 стакан онны мич башындагы кувшинга җыеп барган. 7 йомарлам майны 2 чиләк бәрәңгегә алмаштырганнарын да сөйли әнием. Әбием, бераз бәрәңге булыр дип, кешегә бакча казыша. Көне буе бакча казыган өчен, алъяпкычына салып, үрә башлаган бәрәңге алып кайта. Ашка кузгалак, кычыткан турап пешерәләр.
Әнием мәктәптә 7 класс укыган. Урман кисәргә дә йөри әнием, Лаеш, Мари урманнарында була. «Бер марида тордык, кечкенә генә өй, идәнне пумала белән сыпыра да мата җәеп безгә урын хәстәрли, өскә – бишмәт. Шунда бөтенебез тезелешеп ятып йоклыйбыз. Эштән кайтканда, киемнәрне киптерү өчен, ботаклар өстерәп кайта идек», – дип искә ала ул чакларны.
Яшүсмер чагын­да колхозның яшел­чә­легендә дә эшли әни­ем. Яшелчәләргә суны инештән көянтә-чиләкләр белән ташып сибәләр. Әле дә бакчада эшләргә, яшелчәләр үстерергә бик ярата. Яз көне бакчада кар тарата, көз көне кар төшкәч кенә бакчадан керә. Яшелчәчелектә эш­ләгәндә әтием Гыйль­мет­дингә тормышка чыга. Әтием өч йорт аша гына күрше була. Әнием сигезенче кеше булып килә бу йортка. 6 елдан соң башка чыгып йорт җиткерәләр. Әтием гомер буе бик оста балта остасы иде, белмәгән эше юк иде, «Алтын куллы» иде. Әнием колхозның төрле эшләрендә эшли, 1,5-2шәр гектар бәрәңгене көрәк белән алу, чөгендер чүбе, аны йолку, чистарту... Барысы да кул хезмәте. Бер вакыт бәрәңге алу уразага туры килде. Әнием гомер буе уразасын калдырмады. Без мәктәптән соң бәрәңге чүпләшергә барабыз, утырып ял итеп, тамак ялгап алабыз, ул һаман эшли. «Әни ничек синең билең авыртмый соң?» – дип сорый идек. Ул көлеп: «Минем билем корыч ул», – дия иде.
Әни белән әти мәктәп төзелешендә дә эшләделәр. 6 ел буена аның ташыган измәсен, күтәргән кирпечен санап бетерерлек түгелдер.
Алар, 5 баланы үстереп, укытып баш­лы-күзле иттеләр. Әти генә арабыздан иртә китте. Әни бүгенге көндә энебез Хәмит белән киленебез Ләйлә тәрбиясендә яши. Намазын, уразасын калдырмый, барыбызга да носки-чәпәләйләр бәйләп тора, төпле киңәшләрен бирә. Хәзерге вакытта 3 улы, 3 килене, 2 кызы, 2 кияве, 9 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Шуларга куанып, исән-сау, бәхетле булып яшәргә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев