Балдызны юксынып
Габтелбәр Каюмов, Яңа Әтнә авылы.
Бер килгәчтен кирәк инде,
Озын гомер үтәргә.
Ә син кыска тормышыңда
Үрнәк булдың күпләргә.
Туганнарны, дусларыңны
Тигез күрде йөрәгең.
Киңәш сорап килгәннәргә
Әйтә белдең кирәген.
Әйшиязда кайгы-сагыш,
Син калдырып киткәнгә.
Яңгыр булып явып торды,
Елап болыт күкләрдә.
Зиратта хәзер синең
Әниең булды күршең.
Ирең һәм дә балаларга
Ходай сабырлык бирсен.
Калганнарга бир сабырлык,
Үтәргә гомерләрен.
Вакыт кына төзәтә бит,
Ярасын күңелләрнең.
Иртә киттең, дия алмыйм,
Ходай, шулай язгандыр.
Синдәй йолдыз,
нык яктырта,
Шуңа анда алгандыр.
Абынмадың тормышыңда,
Гел булды туры юлың.
Бакыйлыкта да ышанам,
Оҗмахта булыр урның.
Оҗмах бакчасы матур дип,
Шунда чыгып йөргәлә.
Сагындырып син көттермә,
Төшләргә дә кергәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев