Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Барча эштә дә өстен!

Газинур Нигъмәтҗанов, Югары Шашы авылы.

Бу дөньяда барча кешеләргә
Рәхимле һәм шәфкатле булган,
Бик куатле һәм акыл иясе
Бөек Аллаһ исеме белән!
Дин белән дин арасында 
Куймакчылар тигезлек. 
Тигез була аламы соң 
Хак дин белән динсезлек? 
Галимнәрнең залимнәре 
Аңлатмакчы дөньяны, 
Алар әйткәнчә, бу бары 
Табигать законнары.
Аллаһудан иңдерелгән 
Синең изге Коръәнең, 
Алар өчен — әкияте 
Борынгы кешеләрнең! 
Имеш, тереклек бу Җирдә 
Күптән барлыкка килгән, 
Төрләрнең килеп чыгышын 
Дарвин аңлатып биргән: 
Бервакытны, Җир өстендә 
Уңай шартлар булуга, 
Матдәләр барлыкка килгән- 
Гадидән-катлаулыга. 
Соңрак бер күзәнәклеләр
Яшәү өчен көрәшкән -
Бары тик яраклашканнар 
Нәсел калдыралганнар. 
Кыскасы, барсын хәл иткән 
Җирдә эволюция, 
Аның асылында яткан 
«Файдалы» мутация. 
Кешенең килеп чыгышы 
Булган, диләр, шулай ук. 
Алар әйткәнчә, бу эштә 
Аллаһның катнашы юк! 
Булса да кәферләр өчен 
Дарвин төп" кораллары" 
Җавапларга караганда 
Күберәк сораулары! 
Әгәр дөньяга карасак, 
Күзләребезне ачып, 
Аллаһуның барлыгына 
Без дөрестән дә шаһит! 
Камил һәм нинди хикмәтле 
Җир, күкләр төзелеше. 
Хикмәтсез төзелгән, дию 
Бары кәферләр эше! 
Чынлыкта, Аллаһ, галәмне 
Бер кимчелексез корган! 
Киресенчә, Ул дөньяны 
Безгә яраклаштырган! 
Аллаһуга ышанмаучы
Галимнәр аңлатканча, 
Җиргә таба галәмәт зур 
Бер астероид оча! 
Имеш, атом ракетасы 
Һәм күп акча салсалар, 
Җир шарын бу һәлакәттән 
Саклап кала алалар. 
Әгәр дин белемең булса 
Алып кара уеңа, 
Җирне кем саклады икән 
Миллион еллар буена! 
Коръәннән укып беләбез, 
Бәхәс монда ник кирәк 
Аллаһның исәп-хисабы 
Безнекеннән көчлерәк! 
Озакламый төшенәбез, 
Диләр, яшәү серенә. 
Аннан кешенең үлеме 
Хәйран артка чигенә. 
Ислам күзлегеннән чыгып 
Әгәр уйлап карасак, 
Аллаһ вәгъдәсендә тора, 
Һәм алда да торачак! 
Безнең гомер озынлыгын 
Билгеләгән, Ул, белеп. 
Беркемгә дә үлем килмәс, 
Аллаһ" язганнан" элек! 
Коръәнне кире кагучы 
Табиблар ышандыра: 
Наркоманнарны дәвалау 
Шәп психологтан тора! 
Мөселман галимнәренә 
Билгеле инде күптән- 
Баш психолог булыр өчен 
Безгә Бер Аллаһ җиткән! 
Кешегә җан биргән Аллаһ 
Аның күңелен белә, 
Барачак юлын билгели 
Ниятләренә күрә! 
Ышанмаучыга Коръәннең 
Көчле дәлилләренә, 
Юлсызлыкны юл итүне 
Беркетә күңеленә! 
Тормыш булдыра алабыз, 
Диләр, теләсә кайда. 
Марста я Венерада, 
Телисез икән, Айда! 
Гади генә сорау бирик: 
Дәлилләрегез кайда? 
Болар бар да утопия 
Һәм өстәвенә, ялган! 
Карасак та Җиргә таба 
Хәтта космик корабтан 
Бу дөньяга хуҗа булу 
Бирелмәгән Аллаһтан! 
Диннәр үзара тигез, дип 
Алдамакчылар һаман. 
Тигез булаламы, әйтик, 
Христиан белән мөселман? 
Алар Гайсә пәйгамбәрне 
Аллаһ белән тиңлиләр. 
Ә Коръәнне, ялган сүз, дип 
Аны кабул итмиләр! 
Аллаһ теләгәнгә, диләр, 
Төрле —төрле диндә без. 
Аллаһ теләге буламы, 
Аңа каршы булган эш!? 
Аллаһ безгә барсын биргән- 
Күзләр, колак, аяклар, 
Бу турыда Коръәндә бит 
Аңлаешлы аять бар! (6-148)
Христианнарның дине- 
Бу чынлыкта -«абыну», 
Дөрес була алмый, чөнки, 
Пәйгамбәргә табыну! 
«Дуслаштыра» алсалар да, 
Бездә дин белән динне 
Чагыштырып карыйк инде 
Яһүд белән мөэминне. 
Коръәнне «иҗат итүче», 
Диләр, Мөхәммәт үзе! 
Нинди бәя биреп була 
Бу оятсызлыкка, түзеп! 
Бу дөньяда яхшы диләр, 
Бары шундый мөселман- 
Ислам диненең йомшагын, 
Толерантлысын тоткан! 
Дөньявины кире кагып, 
Ислам дәүләте тоткан- 
Яһүдләрчә бик радикаль 
Һәм фанатик мөселман! 
Күпләре яратмаса да, 
Болай дип җавап бирәм: 
Ислам дине йөри, бары 
Коръән сүзләре белән! 
Хак мөселманнарны, шулай 
Гаепләмәкче, алар. 
Ә бит Коръәнгә карата 
Үзләре радикаллар! 
Кем булуына карамый, 
Чыгара гадел хөкем. 
Дөрес сүз сөйләүче Аллаһ 
Барча эштә дә өстен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев