Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Берәү килә, берәү китеп бара...

Рүзиянең яңа шигыре

Белеп яшик

Берәү килә, берәү китеп бара, 
Дөнья бит ул, шулай корылган. 
Кавышканда икәү бергә булып, 
Бергә китәр кебек тоелган. 

Алай гына булмый, бар кешегә 
Бер үк төрле язмыш бирелми. 
Тормыш юллары да төрле- төрле, 
Охшаш итеп гомер сөрелми. 

Килә- китә кеше. Кемдер иртә, 
Кайберебез соңрак юл ала. 
Ни дисәк тә, беребез дә калмый, 
Соңгы юлга барыбер кузгала. 

Ә шулай да нидер кала бездән. 
Күпләребез бала үстергән, 
Йорт төзегән, агач утырткандыр, 
Оныкларга җанын "күчергән". 

Кемдер зур дәрәҗә яулагандыр, 
Берәү тыйнак еллар кичергән... 
Без бу җирдә бары орлык кебек, 
Бер гомер яшәргә тишелгән. 

Хөрмәтләшеп яшик, аңлап барыбер 
Берең алдан дөнья куйганын. 
Яши белеп яши алсак иде, 
Ямен, тәмен тоеп дөньяның. 
Рүзия Камаева 17.09.19

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев