Әтнә таңы

Бер очрашу – үзе бер гомер... (парча)

Әтинең архивын барлап утырганда аның Балтач районыннан Зөфәр дигән кеше белән язышкан хатлары кызыклы тоелды.

Реклама

Әти авыл мәктәбе укытучысы, агитатор да буларак, район газетына да актив яза иде. Аның дару үләннәрен куллану киңәшләрен аеруча бирелеп укыйлар, шул уңайдан үзенә дә хат язалар иде. Ә менә Зөфәр абзыйның газетта язылганнар белән, хат алышу белән генә канәгатьләнмичә, үзен күреп сөйләшәсе килгән. Бу теләгенә  ул менә ничек ирешмәкче булган.
   “Егерме сигезенче сентябрь көнне малай белән барырга чыктым. Үз мотом бар. Арчаның авторотасы (автобазаны шулай атыйлар иде – И.Н.) янына кадәр ун кешедән сорадым, Ключи Сапны (ягъни безнең авыл Чишмәле Сапны) белүче булмады. Урысы, татары – бар да очрады, белмәделәр.
Авторота капка төбендә каравыл торучы бер олы ападан сорадым. Ул күрше капкада торучы бер абзыйга җибәрде. Абзый да төгәл әйтә алмады, “Әтнәдән соң булса кирәк ул”, диде. Чыгып килә идем. теге апа чакырып алды да диспетчердан барып белгәнен әйтте – моннан 69 километрда икән.
Ул да булмады, элек автоинспектор булып эшләгән ат кадәрле  М. Г. (исемен кыскарттым – И.Н.) килеп чыкты. Бер кеше белән. Алар әзрәк капкан  иде. Мине төрлечә кыерсытыбрак тордылар да М.Г. абый сорады: «Кемгә барасыз, ни йомыш төште анда?» – дип. Мин Сезгә барганны аңлаттым... Алар миңа йөз белән борылдылар. М.Г. ага иптәшенә: «Ә-ә-ә. беләм, бик яхшы пропагандист, элек укытучы иде, аннан колхозга комиссар итеп алдылар, өйләре кәнсәләр янында гына. Әтнәгә 50 километр, аннан 25 километр», – диде. Төрле җирдән... Кенәрдән... башка җирләрдән юл өйрәттеләр. Үзем барып ирештерә алмасам да хат аша М.Г.ның сәләмен җибәрәм.
Арчага килеп җиткәнче дә бик арылган иде. Алар әйткән аның хәтле км.ны ишеткәч. минем барлы-юклы кикрик тә шиңде. Әле ярый борылып кайтканбыз, авылга җитәргә 5 км. калгач, мотоцикл ватылды. Малай белән икәү аны этеп кайтып егылдык...”
Бу сәфәре шушылай уңышсыз килеп чыкса да Зөфәр абыйның аралашу теләге сүрелмәгән – арада хатлар  йөри биргән. Алар күбрәк табигать хәзинәләре белән савыгу турында киңәшкән. Төрле юллар, чаралар белән шулай аралашып яшәүнең сихәтен дә тойганнардыр – Зөфәр абый да, әти кебек үк, озын гомерле булгандыр. Фани дөньядагы урыны да, шаять, җәннәттәдер. Алар аралашу – татарның төп  уңай сыйфатларыннан икәнен тоеп, шул гадәткә тугры булып яшәгән. Әти еш кына “Бер сөйләшү – үзе бер гомер”, дия торган иде. Шундый акыллы бабайларыбыздан үрнәк алып, гомерне телефон, комьпютерга төртелеп заяга уздырудан туктыйсы иде дә бит...
Илдар Низамов,
Чишмәле Сап авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: