Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

   Беренче кар

Башлап язучылар иҗаты

Тәрәзәдән күз салам-
Шаккатып хайран калам.
Агачларның кәүсәләрен
ап-ак итеп кар сарган.

Кичә генә яңгыр яуды
кояш та көлә иде.
минем шуасы килгәнне
Әллә җиһан белгән инде.

Тиз генә чана алдым да
Киттем тауга шуарга.
Аяк басып барган җирдә
Ап-ак карлар карала.

Шул арада кояш чыкты
Тамчы тама башлады.
Ап-ак кар бөртекләрен
Кояш нуры ашады.

Чананы күтәреп кайттым
Кап-кара җир остеннән.
Көтәм әле,кар ятыр ул
Тагын бер,ике,өч көннән.
     
Галиева Алинә,

Иске Өҗем мәктәбенең 5 сыйныф укучысы

Ф.Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев